16+

2012гә нәтиҗә яки сынамыштан узмыш бар

2012 ел узып бара, аның тагын дүрт көне генә калды. Елга йомгак ясарга кирәклеген аңлата бу. Халык арасында кәбисә елга бәйле күп начар сынамышлар яшәп килә - янәсе, андый елда өйләнешергә, зур планнар корырга, яңа эшләр башларга ярамый; имеш, андый ел табигать бәла-казаларына, үлемнәргә бай чор һ.б. Аек акыл йөртә...

2012гә нәтиҗә  яки сынамыштан  узмыш бар

2012 ел узып бара, аның тагын дүрт көне генә калды. Елга йомгак ясарга кирәклеген аңлата бу. Халык арасында кәбисә елга бәйле күп начар сынамышлар яшәп килә - янәсе, андый елда өйләнешергә, зур планнар корырга, яңа эшләр башларга ярамый; имеш, андый ел табигать бәла-казаларына, үлемнәргә бай чор һ.б. Аек акыл йөртә...

2012 ел узып бара, аның тагын дүрт көне генә калды. Елга йомгак ясарга кирәклеген аңлата бу.
Халык арасында кәбисә елга бәйле күп начар сынамышлар яшәп килә - янәсе, андый елда өйләнешергә, зур планнар корырга, яңа эшләр башларга ярамый; имеш, андый ел табигать бәла-казаларына, үлемнәргә бай чор һ.б. Аек акыл йөртә белүче кеше бу имеш-мимешләрнең сафсата икәнен аңлый, тик арабызда андый хорафатларны күңеленә якын кабул итүчеләр дә байтак. Безнең белән хушлаша баручы кәбисә елга нәтиҗә ясау белән беррәттән бу «мескен» «ышанмыш»ларның да язмышларын җир белән тигезлик.
Украинада кайнар, АКШта давыл
2012 ел төрле илләрдә төрле байрак күтәреп узды. Мисал өчен, Украина өчен узып баручы ел соңгы гасырда иң җылысы булды, белорусларны киләсе елга бөлгенлеккә төшерү куркынычы астына куйды, мисырлыларны 30 елдан артык гамәлдә булган гадәттән тыш хәл тоткынлыгыннан азат итте, Россия өчен урман янгыннары мәсьәләсендә, АКШ өчен давыллар ягыннан иң һәлакәтлеләренең берсе булды һ.б. Әмма барлык илләрне берләштергән бер вакыйга да көтелгән, бөтен дөнья җәмгыятен тетрәндереп торган иде. Бу - 21 декабрьгә билгеләнгән ахырзаман. Аллага шөкер, башка елларны Җиргә янаган бүтән ахырзаманнар кебек үк, анысы да сиздермичә генә үтеп китте. Әмма бүтәннәреннән аермалы буларак, быелгы дөнья бетү ихтималлыгы халыклар арасында моңа кадәр күзәтелмәгән шау-шу, тынычсызлык тудырырга өлгерде. Россиядә генә дә ахырзаманга әзерләнеп - кыйбат бәядән шәмнәр, шырпы, ипи, консерва, спирт, ярмалар, бункерларда урыннар, үз рәхәтебезгә яшәп калыйк, дип җылы якларга юлламалар сатып алып, халык 30 миллиард сумнан артык акчасын җилгә очырган.
Россия БСОга керде
Россиядәге башка үзгәрешләргә килгәндә, бу ел ил үсеше өчен тотрыклы булды, дип әйтергә мөмкиндер, әллә нинди югары үрләрне яулауларны да, упкыннарга очуларны да күзәтмәдек. Сәяси мөнбәрдән караганда, илнең иң зур казанышы Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе булды. Путинның хакимиятне яңадан җитәкләвен мөһимлеге буенча икенче дәрәҗәдәге үзгәреш дип атарга була. Президент белән Премьер-министрның кәнәфиләрен алмашынуларын хуплаучылар да, ошатып бетермәүчеләр дә байтак. Тагын нәрсә? Хокук саклау өлкәсендә милициянең тулысынча полициягә үзгәртелүенең әллә ни нәтиҗәлелеген сизмәдек, дип әйтергә була. Исемнең европалашуы гына аңнарны төзәтмәде - бу өлкәдә тәртипсезлекләр, ришвәт алулар һаман саклана. Ришвәт дигәннән, дәүләт быел, ниһаять, ул «соры корт»ка чын көрәш игълан итте. Хакимият дәрәҗәсендәге ришвәтчеләрне коры суга чыгара башлау зур казаныш булды.
Бер ел да зур бәла-казаларсыз гына үтми . Быел да бу канун безне читләтеп узмады. Ел дәвамында ил өчен иң җитди тетрәнү булган Краснодар төбәгендәге су басу 171 кешенең гомерен өзде.
Казанда җинаять артты
Татарстанга килгәндә, куанырлык мизгелләр дә, кайгырырлыклары да булганын искәртергә кирәк. Иң зур борчу - республикада ел дәвамында җинаятьчелекнең артуы. 2011 елга йомгак ясап, Дәүләт Советы утырышында Татарстанның элеккеге Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров республиканы җинаятьчелек мәсьәләсендә Россия регионнары арасында иң тынычларының берсе, дип белдергән иде. Быел Сәфәровның үзен дә постыннан очырган «Дальний» полиция бүлеге вакыйгасы, җәен мөфтигә һөҗүм, элеккеге мөфти урынбасарын атып үтерүләр, күптән түгел террорчылар белән бәрелеш Казанның исеменә ил һәм дөнья күләмендә пычрак тап ясады.
Калган мәсьәләләргә тукталганда, республикада барысы да тәртиптә төсле. Күптән түгел журналистлар белән очрашканда, Президент Миңнеханов та үтеп баручы елны тулаем алганда уңай бәяләде: республикада ришвәт белән көрәш бара, Универсиадага әзерләнеп бетеп киләбез, Казан мегаполиска әверелә бара һ.б. Быелгы иң зур казанышлар дип исә Президент икенче «ИТ-парк» төзелүен һәм аэропортта яңа пассажирлар терминалы ачылуын атады.
Күргәнебезчә, быел уңышлар да, проблемалар да башка еллардагы белән бер чамарак булды. Бу дәлилләрне күреп, кәбисә ел сынамышларына артык ышанучылар да тынычлана ала. Сынамыш язмыш түгел ул, аннан узмыш бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading