16+

Алла сакласын! Юлбарыс елларында сугышлар башланган... (тарихка күзәтү)

Киләсе ел нинди булыр, нәрсә көтәргә безгә Юлбарыс елыннан? Гел яхшыга гына өметләнәсең инде, башкача нишләргә, өметсез шайтан булып булмый. Үткән Юлбарыс елларына күз төшерсәк, кайбер сорауларга бәлки җавапларын табып, сабагын да алып буладыр?

Алла сакласын! Юлбарыс елларында сугышлар башланган... (тарихка күзәтү)

Киләсе ел нинди булыр, нәрсә көтәргә безгә Юлбарыс елыннан? Гел яхшыга гына өметләнәсең инде, башкача нишләргә, өметсез шайтан булып булмый. Үткән Юлбарыс елларына күз төшерсәк, кайбер сорауларга бәлки җавапларын табып, сабагын да алып буладыр?

Беренче Бөтендөнья сугышы башлану Юлбарыс елына туры килә. Тарихчылар Россияне 1914 елда әлеге сугышка тартып кертүче дип Британияне атый. Бу дәүләт әлегә хәтле аяк чалырга омтылудан туктамый.

Икенче Бөтендөнья сугышы 1939 елда башланып киткән дип исәпләнелә. Ләкин күпләр аны 1938 елда Чехословакиягә һөҗүмнән соң башланган дип исәпли. Германия, Польша, Венгрия бу дәүләтне тарката. СССР аңа ярдәм итәргә тели, ләкин фашистлар белән әшнә булып киткән Польша совет гаскәрләрен үз территорисе аша уздырмый. Ә менә Париж белән Лондонның үз-үзләрен җилбәзәк хатын-кыздай тотышлары тарихка хурлыклы “Мюнхен килешүе” белән кереп кала. Бу хәлләр шулай ук Юлбарыс елында булган. Җиде елдан соң Советлар Союзы Праганы азат итә, ләкин Чехия бүген безгә карата дустанә мөнәсәбәттә түгел. Яхшлык җирдә ятмый, диләр, ләкин аның Чехия тарафыннан үрмәләгәне дә күренми әлегә. Андыйлар Европада аз түгел.

Тагын унике елдан (1950) Корея сугышы башлана. Анда икегә бүленеп кореялылар гына сугышмаганын күптән беләбез инде, бер ягында – АКШ булса, икенчесендә – СССР белән Кытай. АКШның Көньяк Кореяда күпләгән хәрби базалар булдыруын исәпкә алмаганда, әлеге сугышның җиңүчесе юк. Ә җиңелүчеләр, бәлки, корея халкыдыр, алар әле һаман көньяк белән төньякка бүленгән килеш гомер кичерә.

Киләсе Юлбарыс елы (1962) сугышларсыз гына уза, әмма иң куркынычы – атом-төш сугышы чак кына булмый кала. Бу – Кариб кризисы елы. АКШның ракеталары Төркиядә пәйда була, Советларныкы – Кубада. Ике держава берничә атна Җир йөзендә кешелекне себереп түгә алырлык куркыныч сугышка әзер килеш тора. Ике дәүләт башлыгының аек акылы бу хәлне булдырмый кала (киресенчә булганда, без башка Юлбарыс елларын күрә алмган булыр идек). Бүген дөнья күләмендә барган хәлләрне шул чор белән чагыштыручылар бар. Хәзер Төркия территориясен Украинаныкы алыштырырга мөмикн, ул җаны-тәне белән НАТОга ыргыла. Нәрсә булып бетәчәген фаразларга гына кала, дәүләт башлыкларының аек акыллылыгына ышанасы килә.  

Аннан соңгы Юлбарыс елы (1974) Вьетнамдагы бәрелеш белән истә калса,  1986 елгысы – Чернобыль фаҗигасе белән тарихка керде. 2010 елда, шөкер, сугышлар, низаглар булмады. АКШ белән Россия арасында хәрби өлкәдә килешүләр төзелде.

Хәзер менә чираттагы Юлбарысны көтәбез. Күргәнебезчә, аңа хәтле килгәннәре бик үк тыныч булмаган, хәтта фаҗигаләр белән тарихка кереп калган. Бөтен нәрсәне дә йолдызларга карап кына фаразлап, хәл итеп бетереп булмый. Дәүләтнең – көчле, башлыкларның зирәк булуы кирәк. Ул чагында юлбарысның ырылдавы куркыныч булмаячак. Бәхет көчлеләргә елмаючан бит, тарих шуны исбатлый...

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading