16+

Арчадагы игелек «утравы»

Җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне күзәтеп, шундый кызганыч нәтиҗә ясарга була: эчкерсез ярдәм дәрәҗә-ихтирамга ия түгел бүген. Күп кеше, әйләнә-тирәсендәгеләргә игътибар итмичә, үзе өчен генә яшәргә омтыла. Әмма арабызда кеше хәсрәтенә битараф кала белмәүче, башканың кайгысын уртаклашырга ашкынып торучылар да бар. Бу бик куандыра.

Арчадагы игелек «утравы»

Җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне күзәтеп, шундый кызганыч нәтиҗә ясарга була: эчкерсез ярдәм дәрәҗә-ихтирамга ия түгел бүген. Күп кеше, әйләнә-тирәсендәгеләргә игътибар итмичә, үзе өчен генә яшәргә омтыла. Әмма арабызда кеше хәсрәтенә битараф кала белмәүче, башканың кайгысын уртаклашырга ашкынып торучылар да бар. Бу бик куандыра.

Күп шәһәрләрдә андый киң күңелле кешеләр волонтерлар төркемнәренә берләшә. Волонтерлар - тормышта кыен хәлдә калган, бәлагә тарыган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ниндидер файда исәбенә түгел, ә үзләре теләп, риясыз, ихлас күңелдән булышып йөрүчеләр.
Быелның язында туган Арча шәһәремдә дә волонтерлар төркеме оешкач, зур шатлык һәм канәгатьлек хисләре кичердем. Арчаның халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмасы «Мәрхәмәтлек үзәге» нигезендә, апрель аенда «Волонтер» ирекле теләктәшлек үзәге эшли башлады. Ул - республиканың күп өлкә һәм төбәкләрендә эшләп килүче «Волонтер» ирекле теләктәшлек хәрәкәтенең чираттагы бер баласы. Арча «Волонтер»ы эшчәнлегенә шәһәрнең Арча педагогия көллиятенең студентлары бик теләп катнаша башладылар.
Кешене эше бизи
Рәсми рәвештә 4 апрельдә эшли башлап, Арча волонтерлары, озын-озак уйлап, сузып тормыйча, шундук игелек кылырга тотындылар. Ярдәмгә һәм җылы сүзгә аеруча да мохтаҗ кешеләр кемнәр? Әлбәттә, картлар йортларының «тоткынлыгында» көн күрүче әби-бабайларыбыз һәм тумыштан язмыш тарафыннан ачы сыналучы гарип балалар. Шуны күз уңында тотып, волонтерларның беренче изге адымнары Арчаның картлар йортына һәм «Өмет чыганагы» тернәкләндерү үзәгенә булды. 13 апрельдә интернатта үткәрелгән «Яшьлекне искә алыйк» дип аталган, үз эченә спектакльдән өзек һәм концерт программаларын сыйдырган чара әби-бабайларның соры тормышларына күз яшьләре аша елмаерга көч биргән яктылык нурлары алып кергәндер. Бер атна да үтми, 18 апрель көнне волонтерлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нәүрүз бәйрәме оештырып, сабыйларга да куаныч-шатлыклар бүләк итәләр.
Җәй - студентлар өчен рәсми билгеләнгән ял вакыты. Әмма волонтер эшчәнлеге өчен бу чор - җиң сызганып эшләр чак. Балаларны да табигатькә алып чыгарга өлгерергә, көннәр матур торган мәлдә аларга бәйрәмнәр дә оештырырга кирәк, әби-бабайларның да җәен эшләре тулып ята. Шуңа күрә, төркемдәшләре җәйге кояш нурлары астында назланып, ял итеп яткан арада, педагогия көллиятенең волонтерлык хәрәкәтенә кушылган студентлары укудан буш вакытларын да тулаем иганәчелеккә, эчкерсез ярдәм күрсәтүгә багышлыйлар.
27 июль көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырыла. 9 августта волонтерлар балаларны «Казан арты» тарихи-этнографик музеена алып баралар, 17 августта Биектау районында урнашкан Иске Казан табигый музей-тыюлыгына сәфәргә алып чыгалар. Балалар, тыюлык белән танышып кына калмый, изге чишмәдән су эчеп, күңелләрендәге теләкләрен дә телиләр. Сәяхәтнең бу өлеше таза-сау булу турында хыялланучы балалар өчен аеруча да файдалы булгандыр, сабыйларның күңелләренә тизрәк сәламәтләнергә өмет өстәгәндер. Шулай итеп, волонтерлар үзләренең җәйләрен игелекләр кылып, бик нәтиҗәле үткәрәләр.
Кемнәр соң бу мәрхәмәтле җаннар?
Хәзерге вакытта Арчаның волонтерлар хәрәкәтенә 15кә якын кыз һәм егет керә. Бу сан әле кимеп, әле артып, гел үзгәреп тора. Алар барысы да - шәһәрнең педагогия көллияте студентлары. Ирекле теләктәшлек төркеменең җитәкчесе Җәмилә Яруллина, аның ярдәмчеләре Рамилә Диярова белән Гөлгенә Ибениева көллиятнең 3 нче курсында белем алалар. Алар волонтерлар рәтенә беренчеләрдән булып язылганнар. Кызларның тырышлыгына сокланырлык, укуда да өлгереп бару, уңга һәм сулга эчкерсез ярдәм чаткылары таратуны да булдыру зур көч-энергия, корыч ихтыяр, киң күңеллелек таләп итә бит. Аларга нәкъ менә шушы сыйфатлар да хас.
Хәзер волонтерлар укудан буш вакытларын изге хезмәтләрен чынга ашыруга багышлыйлар. Алар әле ялгызы гына яшәүче пенсионерларга йорт эшләрендә булышып кайталар, әле булышуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм җыю белән шөгыльләнәләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен, волонтерларның җыеннарына да баргалап кайтырга өлгерәләр. Ноябрьдә кызлар һәм егетләр картлар йортында яшәүче әби-бабайлар өчен тагын бер чара уздырганнар. Декабрь ахырында исә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәмен оештырырга җыеналар. Алар булышуга, таяныч-терәккә мохтаҗ һәркемгә хәлләреннән килгәнчә ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер.
Әйләнә-тирәгә күпчелек очракта битараф җәмгыятьтә яшәгәнгә, ул җимергеч дулкынга бирешмичә, аерым, уңай кыйммәтләр кануны буенча гына яшәүче утрау хасил итүе бик кыен. Бу корыч ихтыярлы, җәмгыять басымы астында һәрберебезгә кечкенәдән сеңдерелгән кешеләргә начарлык кылмау, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, тирә-ягыңдагыларны хөрмәт итү кебек сыйфатларны югалтмаган, киң күңелле кешеләрнең генә көченнән килә. Җәмгыятьне алдау-йолдаулар, бер-береңә тозак корулар, кеше хәленә керә белмәүләр, җинаять кылулар тулы пычрак сулы диңгез итеп күзалланганда, волонтерлар җыеннарын ул агымга каршы тора алган ярдәмләшеп яшәү, кеше кайгысына ваемсыз булмау, игелек кылу утраулары итеп кабул итәргә буладыр.
Билгеләп үткәнемчә, Арчада әлеге утрау педагогия көллияте студентлары көче һәм теләге белән калкып чыкты. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе һәм эшләрендә зур уңышлар телисе килә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading