16+

Күктә дә тынгы юк

Яңа елны ничек каршы алсаң, аны шулай үткәрерсең, ди халык гыйбарәсе. Ел башыннан дөньяда булырга өлгергән авиаһәлакәтләрнең санына күз салсаң, бу сүзләрдә хаклык барлыгына инанмыйча хәлең юк. 2013 елның әле ун гына көнен яшәдек, шул арада кеше гомерләрен алып киткән биш авиаһәлакәт булды. Яңа елның шулай башланып китүен 2012 ел...

Күктә дә тынгы юк

Яңа елны ничек каршы алсаң, аны шулай үткәрерсең, ди халык гыйбарәсе. Ел башыннан дөньяда булырга өлгергән авиаһәлакәтләрнең санына күз салсаң, бу сүзләрдә хаклык барлыгына инанмыйча хәлең юк. 2013 елның әле ун гына көнен яшәдек, шул арада кеше гомерләрен алып киткән биш авиаһәлакәт булды. Яңа елның шулай башланып китүен 2012 ел...

«Хыял лайнеры» да яна башлаганны
Рәсми булмаган, бары тик сынамышлар юрамаларына буйсынган канун буенча, быелгы авиаһәлакәтләрнең ихтимал сәбәпчесе - узган елның 29 декабрендәге Мәскәүнең «Внуково» аэропортындагы күңелсез вакыйга. Ул көнне очуын тәмамлап, аэропортка утырырга җыенган Ту-204 самолеты полосада туктап бетә алмыйча, киртәләрне җимереп, читкә шуган иде, 5 кеше һәлак булды.
Быелгы авиаафәтләр сериясе исә 1 гыйнвар көнне АКШның Алабама штатындагы җиңел моторлы очкычның җиргә бәрелүеннән башланып китте. Өч үсмер егет үз башларына маҗара эзләп, очуга рөхсәт сорамыйча гына, самолетны күккә күтәрәләр, күңел ачарга теләүләре аларның өчесенең дә гомерләрен өзә. 2 гыйнвар көнне Израильдә аздан гына куркыныч авиаһәлакәт булмый кала. Полосага утырырга җыенган хәрби очкычның очучысы белән штурманы вакытында төзексезлекне сизеп алып, катапульта төймәсенә басарга өлгерәләр, нәтиҗәдә машина гына зыян күрә. 4 гыйнвар иртәсендәге авиаһәлакәткә бәйле күңелсез очрак үзәгендә янә АКШ, янә шәхси очкыч һәм янә өч корбан. Бу юлы Флорида штаты күге буенча очкан зур булмаган аппарат яна башлап, шәхси йорт өстенә ава. Самолет бортындагы өч кеше дә һәлак була, йорт хуҗасы могҗиза белән генә исән кала. Чираттагы авиаһәлакәт 5 гыйнвар көнне Францияне яңгыратты. Шулай ук зур булмаган самолет әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, кинәттән биеклеген югалта һәм тау сыртына килеп бәрелә, анда очкан 5 кеше дә һәлак була. 7 гыйнвар төнендә Перуда вертолет катнашындагы авиаһәлакәт 7 кешенең гомерен өзде.
Бу авиаһәлакәтләрдән тыш, яңа елның һәр көнендә диярлек төрле илләрдә самолетлар белән зур бәлаләргә китереп җиткермәгән хәлләр дә булып торды. Очу барышында ниндидер төзексезлекләрне сизеп алып, дистәләгән пассажирлы очкычлар Казан, Лондон, Тольятти, Судан, Самара, Түбән Новгород аэропортларына кичектергесез туктарга мәҗбүр булдылар, Кариб диңгезендә 6 кешелек самолет эзсез югалды, Саранскида бортында хоккей командасы булган очкыч полоса читенә тәгәрәде, АКШның Бостон шәһәрендә «Хыял лайнеры» дигән атама алган боинг янды.
Күкләребез тыныч булсын иде
Бүгенге заманда күпчелек халык сәяхәт өчен һава юлларын сайлый. Бу карарда хәлиткеч рольне уңайлылык, юл газаплары булмау, тизлек факторлары уйный. Бер яктан караганда, һавада һәлакәткә юлыгу ихтималы җирдәгегә караганда күпкә азрак. Очып барган самолет каршына көтмәгәндә каяндыр кеше йөгереп чыга алмый, аңа башка самолет килеп бәрелү мөмкинлеге минималь, ниндидер киртәләр, агачлар, биналар, күперләр, тайгак юллар да юк. Тик шул ук вакытта бер әйбер самолетта очуны җир транспорты белән чагыштырганда күпкә хәтәррәк итә - һәлакәт була калган очракта, исән калуга шанслар 1 проценттан да азрак.
Авиаафәтләрне гадәттә төп өч фактор китереп чыгара - аппаратның төзексезлеге, очучының игътибарсызлыгы һәм һава торышы шартлары. Иң тиз һәм уңайлы сәяхәт ысулы иң куркынычсызына да әйләнсен өчен, очкычны күккә очырыр алдыннан, аны аннан-моннан гына түгел, җентекләп тикшерү, штурвал артына өйрәнү дәверендә тиешле очу сәгатьләрен алган очучыларны гына утырту, һава торышлары белән дөрес исәпләшү кагыйдәләрен генә намуслы үтәргә өйрәнәсе калды.
Гомуми исәп ясасак, яңа ел башыннан 5 авиаһәлакәт теркәлеп, 18 кеше һәлак булган, 8 авиаафәт аздан гына булмыйча калып, 1000гә якын кешене Ходай саклаган, 6 кешелек бер очкыч югалган. 10 көн өчен күп бит инде бу. Теләсәң-теләмәсәң, ирексездән башта әйткән гыйбарә турында уйлап куясың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading