16+

Җәмгыять череп бара түгелме?

Быелның 24 мартында Ирек мәйданында «Полицейскийларның башбаштаклыгына каршы» («Против пыток в полиции») дигән шигарь астында митинг узды. Анда Мәскәүдән килгән Дәүләт Думасы депутаты Илья Пономарев, кеше хокукларын яклаучылар лигасыннан Лев Пономарев, журналист Марат Хәйруллин катнашты. Күпчелек ораторлар үзләренең чыгышларын: «Сафарова в отставку, Нургалиева в отставку, Амирова в отставку...» - дип...

Җәмгыять череп бара түгелме?

Быелның 24 мартында Ирек мәйданында «Полицейскийларның башбаштаклыгына каршы» («Против пыток в полиции») дигән шигарь астында митинг узды. Анда Мәскәүдән килгән Дәүләт Думасы депутаты Илья Пономарев, кеше хокукларын яклаучылар лигасыннан Лев Пономарев, журналист Марат Хәйруллин катнашты. Күпчелек ораторлар үзләренең чыгышларын: «Сафарова в отставку, Нургалиева в отставку, Амирова в отставку...» - дип...

Илья Пономарев бу күренешләрнең Татарстанга гына хас түгеллеген әйтеп, төрле төбәкләрдә булган хәлләрдән мисаллар китерде. Мин чыгышымда мондый күренешләрнең күпчелек Европа илләренә хас түгеллеген, гаепне фәкать полиция хезмәткәрләренә генә юнәлдермичә системаны гаепләргә кирәклеген әйттем. Илдәге гаделсезлекне татарлар 460 ел дәвамында, нинди генә формация булмасын, тоеп яши. «Дальний» полиция бүлегендә булган хәлләр турында шау-шу күтәрү - шул гаделсезлекнең бер мисалы.
Чыннан да «Дальний» полиция бүлегендә булган хәлләрне менә инде ничә атналар буена кайдан гына ишетергә туры килмәде. Бигрәк тә «Эхо Москвы» радиоканалы тырышты. «Пусть говорят» тапшыруында Андрей Малахов теманы бик җентекләп анализлады. «Аргументы недели» (15 март санында) газетасында китерелгән берничә мисал: 2013 елның 24 гыйнварында Петербургта 75 нче бүлек участковые Денис Иванов 15 яшьлек Никита Леонтьевны сорау алганда кыйнап үтерә, Саратовта өч оперативник сорау алганда бер ирне (урлауда гаепләп) кыйнап үтерәләр һәм гәүдәсен яндыралар. Пермь шәһәрендә «ласточка» ясап җәзалап үтерәләр, Мәскәүдә милиция майоры ике үзбәкне «сексуаль характердагы гамәлләр кылырга мәҗбүр итә», Томск шәһәрендә журналистны көрәк сабы белән көчләп үтергәннәр һ.б. Чәчләрегезне үрә торгызырга теләсәгез, укымаган булсагыз, Денис Терентьевның күрсәтелгән газетаның 10-11 нче битләрендә басылган мәкаләсен укырга тәкъдим итәм.
28 март көнне НТВ каналының «Сегодня» тапшыруында Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә урнашкан «Южный» полиция бүлегенә 24 яшьлек Артем Кадыровны алып килгәннәр. Кылмаган гамәлен танымагач, полиция хезмәткәрләре П.Власенко һәм Д.Андронов тоткарланганны бер гаражга алып барып кыйнаганнар, аннары дубинка белән көчләп үтергәннәр һәм ике көннән соң юл читенә алып барып ташлаганнар.
Митингтан соң шул ук көнне кичке сәгать биштә «Гранд отель Kazan» бинасында 200ләп кеше катнашында конференция уздырылды. Конференцияне Р.Әхмәтов алып барды. Сорауларга җавапны күбрәк Илья Пономарев бирде. Ул тагын үзенең объективлыгын күрсәтте, Казан полиция хезмәткәрләренә аерым ташланмады. Мәскәү һәм Новосибирск шәһәрләрендә хәлләрнең тагын да куркынычрак икәнен искәртте. Зал буйлап чыгыш ясаучыларга микрофон тоттырып йөргән егет исә миңа аны һич кенә дә бирергә теләмәде. «Здесь национальную тему поднимать не положено», - дип, узып китү ягын карады. Минем митингта ясаган чыгышым ошамаган, күрәсең. Шулай да, кайбер кешеләр таләбе нигезендә, миңа микрофонны бирделәр. Чыгышымда бу илдә беркайчан да тәртип булмаганлыгын, шәхес культы елларын искә төшердем, Чикатило кылган явызлыкларны 13 кешегә сылтап, алардан «признание» алып, 10ысын үлем җәзасына хөкем итеп, атып үтергәннәрен җиткердем. Россиядә мөселманнарга карата җәбер-газаплар көчәйгәннән-көчәя баруын, бүгенге көндә йөзләгән ир-егетләребезне экстремизмда, террор гамәлләре кылуда гаепләп, эшләмәгән җинаятьләрне кыйнап, мыскыллап үз өсләренә алырга мәҗбүр иткәннәрен сөйләдем. Карнеги үзәге эксперты А.Малошенконың: «То что ищут в Татарстане экстремистов, террористов - это как «охота на ведьм», их просто там нет!» - дигән сүзләрен китердем.
Без Россия биләмәләрендә яшибез, төрле фильмнар карыйбыз, шул исәптән яшьләр дә. (Мәсәлән, «Менты», «Ментовские войны» һ.б.) Бу фильмнарда полиция хезмәткәрләренең нинди юллар белән «признание» алганнарын күреп беләбез.
Марат Хәйруллинның «Звезда Поволжья» газетасында «Казань город страшный» (29 март) исемле язмасы бастырылган. Татарстанны ничек кенә пычратмаган ул. Мин аңа шундый сораулар бирер идем: әгәр Татарстан Россия биләмәләрендә булмаса, мондый күренешләр күзәтелерме икән? Шундый хәлләр Норвегия, Швеция, Финляндия өчен хас күренешме? Россия империясенең татарларга позитив мөнәсәбәте булганын хәтерлисеңме? Татарстанда хәлләр шулкадәр начар булгач, «дурной пример заразителен» икәнлеген, Татарстанның суверен дәүләт булуын исәпкә алып, танып, бәйсез яшәргә мөмкинлек бирсеннәр дип, митингта чыгыш ясарга җыенмыйсыңмы?
Ә хәзергә Назаровны «Фәрештә» сыйфатында күрсәтергә тырышу һич тә аңлашылмый. 52 яшьлек С.Назаров 18 елын төрмәдә үткәргән, 6 тапкыр җинаять кылган. Шуларның берсе - кеше үтерү.
Миңа, автобуста барганда: «Татары русских убивают!» - дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Куркуга калдым: бу очрактан соң руслар Татарстанны ташлап, төрле төбәкләргә күчеп китә күрмәсеннәр тагын?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading