16+

Казанда Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган фәнни эзләнү конференциясе узды

Миннән балалар язучысы буларак, укытучылар еш кына: «Замана баласы китап укымый, укырга яратмый. Беренчедән, сәбәбе ни?  Икенчедән,  моны ничек яхшы якка  үзгәртергә?» - дип сорыйлар. Әйе, дөнья бик тиз, танымаслык булып кайный.

Казанда Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган фәнни эзләнү конференциясе узды

Миннән балалар язучысы буларак, укытучылар еш кына: «Замана баласы китап укымый, укырга яратмый. Беренчедән, сәбәбе ни?  Икенчедән,  моны ничек яхшы якка  үзгәртергә?» - дип сорыйлар. Әйе, дөнья бик тиз, танымаслык булып кайный.

Әле кайчан гына без  иң  күп укучы ил дип мактанып-горурланып йөргән идек.  Инде менә яшерен-батырын түгел, иң укымаучы илгә әйләнеп калдык бугай. Бугай гына да түгел, кызганыч, чыны шулай. Мөгаллимнәрнең борчылулары бик урынлы. Мәгълүмат кырында бер китап  кына түгел бит хәзер. Эреле-ваклы экраннар да бар.  Менә шулар китапны  күз уңыннан, укучы кулыннан кысрыклап чыгарды да инде.  Бәлки, бу хәл төзәтелер-үзгәрер әле дип көтеп утыру - ахмаклык.  Без көннән көн күбрәк электроннар колына әйләнәбез. Бүгеннән үк нәрсәдер бергәләп эшләргә кирәк.

Дөрес, кайбер җирләрдә эшләнелә дә ул. Язучылар белән очрашулар уздыру шуларның иң нәтиҗәлеседер. Авторның үзе белән күрешеп, күзгә-күз карашып сөйләшкән, сораулар биреп аларга җаваплар алганнан соң,  язучы синең иң  якын кешеңә әйләнә. Аның китапларын өстәл китабы итәсең, бигрәк тә, аларда әдипнең култамгасы да куелган  булса... Шуңа күрә каләмдәшләр  колагына әйтер сүзем бар. Нәни укучыларыбыз янында,  мәктәптә, балалар бакчаларында  ешрак булыйк. Алар да җавапсыз калмас. Әсәрләребезне яратып укыр, яттан сөйләр. конкурсларда җиңәр. Шулай әдәбиятыбызга мәхәббәт иңәр.  

Тагын бер юлы бар: анысы мәктәпләр, укытучылар өчен. Әдипнең әсәре буенча фәнни-гамәли конференцияләр уздыру. Аларның  да инде укучылар укытучылар тарафыннан да  көтеп, традиция буенча ел да үткәрелә торганнары да шактый: "Тукай укулары",  "Алиш  эзләреннән", Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимовлар конференциясе  янына әле күптән түгел генә Зиннур Хөсниярнеке дә  дә өстәлде. "Очар кошлар юлын  эзләр" дип исемләнгән иде ул һәм башкалабызның Совет районының 171 нче мәктәбендә матур бер бәйрәм булып үтте. Әдәбият, әдәп бәйрәме булып. Монысының да сәбәбе бар: талантлы һәм тормышны киң  колачлап язучы әдип узган ел 60 яшен тутырды.  Менә шул юбилейның кайтавазы кебек булды ул. Укучының олысына да, кечесенә дә язучыга иҗаты өчен рәхмәт әйтергә җай чыкты. Конференция 5 секциядә онлайн эшләде.

 Ләкин бу жюрига аеруча нык тырышларны һәм эзләнгәннәрне билгеләргә комачауламады. Зиннур Хөснияр белән бергә, Тукай, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәким, Аяз Гыйләҗев, Фәнис Яруллин иҗатлары буенча да шактый кызыклы эшләр килгән иде. Бу үзе генә дә  замана укучысының әдәбият белән кызыксынуын, аны эзләнүче галим булып, анализлап өйрәнүе турында сөйли. Ә моның өчен әсәрне бик җентекләп укып чыгарга һәм геройлары тормышы белән "яшәргә" дә   кирәк. Бары тик шул очракта гына уңышларның зурысына  ирешергә мөмкин.

Әдипнең  якташлары Биектаудагы 4нче мәктәпнең  башлангыч сыйныф укучылары кебек. Укытучылары Люция Лотфуллина белән алар, Баруди ФМ радиосы иҗат төркеме булып, әдип туган якларга сәяхәт итеп, аның укытучылары, сыйныфташлары белән кызыклы әңгәмәләр үткәргәннәр, аларны видеога төшергәннәр. 

Конференция әдипнең гомер йомгагын да  күпмедер сүтте. Шуңа да истәлекләргә бай булды. Зиннур Хөсниярың кызы "Сабантуй"һәм "Салават күпере" журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина үзенең әтисе белән үткән күңелле балачагы аның юлын дәвам итеп, балалар өчен журналлар нәшер  итүе турында сөйләде. Рафис Корбанның да бергә эшләгән еллар хатирәсе кичәне җылытып җибәрде. 

Конференция азагында җиңүчеләр авторның үз кулынннан  грамота һәм дипломнар,  китаплар алдылар. 

Фото Буздалов Кирилл
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading