Әтисе сугышка киткәндә биш яшендә булган бабам да ил-көнгә тынычлык теләп яшәде .
Минем әнием ягыннан Ярулла бабай, әтием ягыннан Сафиулла бабай сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. 1943 елда Ярулла бабай сугыш кырында контузия алып, бер колагы ишетми торган булып, туган авылына кайта.
Сафиулла бабай Яруллин үзенең улы Әхмәдуллага - минем бабаема - Бөек Ватан сугышы турында, әсирлеккә төшүе, анда күргән михнәтләре турында күп нәрсә сөйләгән булган. Ләкин ул беркайда да теркәлмәгән, аларның күбесе инде онытылган. Шулай да ике очрак Әхмәдулла бабайның хәтеренә нык сеңеп калган.
«Ничек әсирлеккә төштегез?» дигән сорауга: «Безне Сталинград фронтына җибәрделәр һәм әзерләнергә дә вакыт бирмичә, сугышка керергә мәҗбүр иттеләр. Берсендә безне немецлар булмаган бушлыкка (воронка) кертеп җибәрделәр. Бу бер армия генералының сатлыкҗан булуы аркасында шулай эшләнә. Сугыш ноктасына җитәбез генә дигәндә, немец гаскәрләре әлеге бушлыкны чолгап алдылар һәм чигенергә юл калдырмыйча, әсирлеккә төшерделәр.
Без анда адәм баласы берничек тә чыдый алмаслык шартларда тордык. Шулпа кебегрәк су эчеп «яшәдек», һәр көнне 40-50 иптәшебезнең үле гәүдәләрен чыгарып, крематорийда яндырырга алып китәләр иде. Исәннәребез дә кеше дип әйтерлек түгел, хәлсез, ябык, көч-хәл белән селкенеп йөрдек. Безне кешегә дә санамадылар. Кеше эшли алмаслык урыннарга куалар, эшли, булдыра алмасаң яки егылсаң, шул урында ук атып үтерәләр иде», - дип сөйләгән булган ул. «И балалар, ул көннәр бервакытта да кабатланмасын иде. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын. Бик авыр көннәр булды, дип әйтә иде карт бабаегыз», - дип сөйләгән иде исән чагында Әхмәдулла бабам.
«Әсирлектә вакытта бәдрәф янына бәрәңге кабыклары чыгарып түгәләр иде. Без ач бит инде, түзмәслек, ашыйсыбыз килә. Кайвакытта, немецлар күрмәгәндә, шуларны җыеп, тимер мичкә ябыштырып, киптереп ашый идек. Берсендә шул бәрәңге кабыкларын җыярга маташканда, бер немец солдаты күреп алып, мылтык приклады белән җилкә сөягемне сугып сындырды,” – дип сөйләгән булган бабам. Шул ярасы аңа соңгы көннәренәчә тын алырга да ирек бирмәгән.
- Чыннан да, карт бабаегыз, соңгы сулышларын алганда да: «Балалар, әнә шул сөягем сыкрап сызлый, һич түзәрлек түгел», - диде, - дип сөйләгән иде Әхмәдулла бабаем. - Совет гаскәрләре контрһөҗүмгә күчкәч, фашистлар безнекеләрне күпләп юк итәләр - бер урынга җыеп аталар, яндыралар иде. Беркөнне безне дә каядыр алып киттеләр. Шунда Америка гаскәрләре безне коткардылар, әз- әзләп ашарга бирделәр, бетле киемнәребезне яндырдылар.
Сугыштан соң Сафиулла бабай Волгоград өлкәсенең Калач-на-Дону шәһәрчегендә яшәгән. Аны улы Мингабдулла бабай 1980 елда алып кайткан. Ул Аксубай районының Иске Кыязлы авылында гомере буена сугыш ярасы белән әрнеп-сыкрап яшәп, 1984 елда Җиңү көненә ике көн кала, 74 яшендә вафат булган.
Сафиулла бабай дөньяви һәм мәдрәсә белеме алган акыллы, җор телле кеше булган, шигырьләр язгалаган. Фоторәсеменә карыйм да Әхмәдулла бабаемда аның йөз-чалымнарын күрәм. Шул ук уйчан, ягымлы күз карашы, матур төс-кыяфәт. Ә иң мөһиме - аңардагы язу-сызуга осталык улы Әхмәдулла бабаема да күчкән. Гомерен балалар тәрбияләүгә, уку-укытуга багышлаган - рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган Әхмәдулла бабам соңгы көннәренә кадәр шигырьләр яза, гәҗитләр укый, без - балаларына, оныкларына киңәшче иде. Әтисе Сафиулла сугышка киткәндә биш яшендә генә булган бабам ил-көнгә тынычлык, һәркемгә бәрәкәтле, хәерле тормышлар теләп яшәде.
...Без һәр елны 9 Майда Ярулла бабаебызның да, Сафиулла бабаебызның да зур итеп эшләнгән фотоларын алып: «Бәйрәм белән Сезне, бабайлар! Сезгә мәңгелек хөрмәтебез һәм рәхмәтебез!» - дибез. Ә бер елны «Үлемсез полк»та да катнаштык. Бу вакытта безнең күнелләребездә чиксез горурлык хисе иде.
Яңармасын иде сагышлар
һәр ел саен җиргә язлар килә,
Яшелләнә кырда арышлар,
һәр ел саен, матур язлар килгәч,
Ник яңара һаман сагышлар?!
Язын табигать җанлана,
Язда бик күп изге бәйрәмнәр.
Ә бер тантаналы бәйрәмдә
Өзгәләнеп елый адәмнәр.
Бар халыкны ихлас сөендергән
Ул зур бәйрәм - Җиңү бәйрәме.
Рейхстаг өстенә эленде
Җиңү байрагы, шатлык әләме.
Дүрт хәрефтән торган бөек сүзне
Барлык халык сөеп кабатлый.
Тик ул сүзне сөенеп әйтер өчен,
Күргәннәрне халык онытмый.
Анда ачлык, җимереклек,
Асып, атып, ачка үтерү...
Сугыш беткәч, җимереклекне
Төзү, тәртипкә китерү...
Җиңү дигән бөек тантанага
Күп корбаннар аша киленде.
Ятим, тол, ялгыз, гарип калу –
Җиңү хисабына бирелде.
Менә шушы бөек тантананы
Күрми диеп миллион корбаннар
Елый ана, елый әби-бабай,
Сыкрана хәтта курганнар.
И мөселман кардәшләрем,
Сабыр булыйк, түзик сагышка.
Бер бала да дөньяга тумасын,
Бер ана да бала үстермәсен,
Бирер өчен, керер өчен, гарипләнеп
Үләр өчен... канлы сугышта...
Калмыйсы иде тагын сагышта...
...Без һәр елны 9 Майда Ярулла бабаебызның да, Сафиулла бабаебызның да зур итеп эшләнгән фотоларын алып: «Бәйрәм белән Сезне, бабайлар! Сезгә мәңгелек хөрмәтебез һәм рәхмәтебез!» - дибез. Ә бер елны «Үлемсез полк»та да катнаштык. Бу вакытта безнең күнелләребездә чиксез горурлык хисе иде.
Гүзәл Сафиуллина
Казан шәһ.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессмертныйПолк2024
Комментарийлар