Шәһәрләрне таксилар басты хәзер. Файдаланучылар күп булмаса, шәһәр берничә такси паркы белән генә чикләнер иде дә бит. Бүгенге заманда Казанда да торган саен күбрәк халык, маршрут транспортына караганда, аларны өстенрәк күрә.
Юл бәясе кыйбаткарак чыга, әлбәттә, тик: а) уңайлы (автобусны көтәсе, өйдән - тукталышка, тукталыштан кирәкле урынга кадәр җәяү атлыйсы юк); б) тиз; в) иркен һәм рәхәт; г) сәламәтлек өчен файдалырак (маршрут автобусындагы этеш-төртеш, кысанлык, исләр бәйләме, дорфа кондуктор, итагатьсез шофер белән әйткәләшү организм өчен бер дә файдалы түгел).
Болардан тыш, башка факторлар да таксиларга ихтыяҗны арттыра. Шәһәр читендә урнашкан бистә-авылларга, гадәттә, берәр генә автобус йөрүе, алай гына да түгел, хәтта каланың юллардан эчтәрәк булган урамнарына да «маршрутка»ларның барып җитмәве, иртән һәм кичен аларны көтеп җиткерә алмау, килсә дә, ул «консерв банкасы»на сыймау куркынычы - болар барысы да сайлау угын такси файдасына авыштыра. Берәр багаж күчерәсе булса да, мәсәлән, аэропорт яки вокзалга барганда, яисә кибеттән товар алып кайтканда, такси- алыштыргысыз ярдәмче.
«Көндәшлек» дигән бәла
Тик бөтен эшне көндәшлек харап итә. Инде мегаполиска - халкы миллионнан артып киткән шәһәргә әйләнгән Казаныбызда такси хезмәтләре торган саен арта. Халык ташуның керемле кәсеп икәнен аңлаган уяу һәм сизгер эшкуарларның тырышлыгы белән алар хәзер яңгырдан соңгы гөмбәләрдәй баш калкытып кына тора. Шушы «бихисаплык» конкуренцияне үзенә ияртеп алып килә дә инде, ә анысы бер дә файдага түгел. Кыскасы, халыкка хезмәт күрсәтүнең теләсә кайсы өлкәсенә тиз арада «борынын тыгарга» өлгерүче көндәшлек шул ук халыкның үзенә зыян гына ясый.
Такси бизнесында да шул ук хәл. Күбрәк заказлар кабул итү, халыкны үзләренеке итү өчен, такси фирмалары бердәнбер кызыксындыру чарасы - арзан бәя тәкъдим итә. Бу «җим»гә күпләр каба. Тик бәяләрне төшерү иске, хәерче, «менә-менә дөньяга соңгы авазымны салам да, сүнәм, үләм», дип торган машиналарны эшкә җигү; тәҗрибәсез, шәһәрне начар белү өстенә, халык белән дә эшли, аралаша белмәүче хезмәткәрләр яллау, начар ягулык файдалану, хезмәт сыйфатын киметүләр хисабына эшләнә.
Бу өлкәдә көндәшлек нинди нәтиҗәләргә китергәнен такси фирмаларының сайтларында күрергә була. Берәүләр машина йөртүчеләрнең, икенчеләр заказларны кабул итеп телефон төбендә утыручы операторларның дорфалыгыннан, кешечә сөйләшә белмәүләреннән зарлана. Тиешенчә хезмәт күрсәтүне таләп итеп, үз хокукларын яклый башлаган пассажирны машиналарыннан төшереп калдыручылар белән беррәттән, адресларны бутап, башка җиргә китүчеләр, өй каршына кереп азапланмас өчен, юл кырыенда гына туктаучылар да байтак икән. Ә күп очракта халык такси шоферларының, хәзерге заказын тәмамламый торып, икенче заказга өлгерү өчен җилдереп, очып йөрүләреннән һәм шуның аркасында юлларда һәрдаим һәлакәтләр яки аварияле ситуацияләр тудырып торуларыннан зарлана.
Күпчелегебезнең шундый хәлгә шаһит булганы бардыр: таксист машиналарның тоташ агымында, ярык-ерыклар таба-таба, «тимер ат»ын һушларны язарлык тизлек белән алга куа, ул арада юл хәрәкәтенең башка катнашучылары белән әйткәләшергә-кычкырышырга, операторы белән смс алышырга, киләсе заказ клиентлары белән телефоннан сөйләшеп алырга да өлгерә. Юл буе ишеккә ныклап ябышып, догаларыңны укып барасың да, ниһаять, төшкәч, иркен сулап куясың һәм үзеңнең исән-сау барып җитүеңә шатланасың. Операторга шалтыратып, зарлануның да файдасы юк, йә ул зарны бөтенләй кабул итмәячәк, йә «чарасын күрербез» дигән кыяфәт кенә чыгарачак. Андый такси фирмаларының девизы: «шундый арзан бәягә сез нәрсә теләгән идегез соң?», күрәсең. Менә шундый күңелсез нәтиҗәләргә китерә эшчәнлекнең бу төрендә көндәшлек дигән нәрсә.
Тирәнгәрәк китә күрмәсен
Ярый, көндәшлекне тынычлыкта калдырып, таксилардан янаган тагын бер куркыныч хәлгә күчик. Беркөнне бер дустым үзенең юл маҗараларын сөйләп шаккатырды. Моның, такси яллап, төнлә өенә кайтып барышы булган. Юлда барганда, шоферның телефонына бер сигнал килеп төшкән һәм бу дустымнан: «Сез ашыкмыйсызмы? Каршы булмасагыз, бер җиргә генә сугылып китик әле», - дип сораган. Дустым ризалыгын белдергәч, тизлеген арттырып, кайтасы юлдан бөтенләй читкә юл алган. Болар тиешле урынга килеп җиткәндә, анда инде бишләп такси машинасы җыелган булган. Эш шунда булып чыккан: бер таксист клиентларын кирәкле урыннарына китереп җиткергәч, тегеләр түләүдән баш тартканнар. Талаш купкач, пассажирларның берсе таксистны буа ук башлаган, ярый әле егет шом төймәсенә басарга өлгергән. Таксист малайның күз ачып йомганчы килеп җиткән хезмәттәшләре тегеләрне кыйнап, типкәләп атканнар.
Такси машиналары шом төймәләре белән җиһазландырылган булуы, берәр хезмәттәшләре бәлага юлыкса, калганнары шунда ук ярдәмгә ашыгулары турында моңа кадәр ишеткәнем юк иде. Мәгълүмат эзләп, интернетта актарынгач, Казанда, дөрестән дә, берничә такси оешмасы шундый төймәләрдән файдаланганын белдем. Тик шунысы кызык: ул төймәгә басуга, сигнал полициягә китәргә тиеш, ә монда никтер шул такси оешмасының башка шоферларына барып ирешкән.
Интернеттагы форумнарда барган язышуларга караганда, мондый практика инде байтак шәһәрләрдә күптән гамәлгә кертелгән. Шом төймәләре булмаган таксилар исә, башка хезмәттәшләренә телефоннары аша билгеле берәр сүз әйтеп, ярдәм сорау сөрәнен салалар икән. Бер яктан караганда, бу файдалы эш. Таксист һөнәре - куркыныч эшчәнлекләрнең берсе. Хулиганнар җитәрлек хәзер, таксистларны талап, үтереп китүләре турында еш ишетергә туры килә, юл өчен акча түләргә теләмәүчеләр дә гел табылып тора. Шуңа күрә андый хезмәтнең булуы - такси оешмаларының иминияте. Әмма, икенче яктан караганда, бу бик хаклы әйбер дә түгел. Таксист, пассажир акча түләмәде, дип алдалап яки үзенең берәр шәхси проблемасын чишү өчен дә хезмәттәшләрен чакырта ала, дигән сүз бит бу.
Берничә атна элек Казанда бер таксист булып эшләүче хатын бәрелеп үлгәч, ул эшләгән оешманың егермеләп машинасы аны зиратка озата бардылар. Бу хәл юлда «бөке» дә тудырды. Машиналарның такси билгеләре булмаса, аларны иптәшләрен соңгы юлга озатучы берәр банда дип тә уйларга мөмкин иде. Әйтәсе килгәнем шул: бер социаль проблема - хулиганнар белән көрәшү өчен уйлап табылган система икенче социаль проблеманы - таксистлардан торучы җинаяти төркемнәр тудыра күрмәсен иде берүк.
Комментарийлар