16+

Гаиләләргә ярдәм күләменә карап туучылар саны артамы?

Татарстан Россия төбәкләре арасында туучылар санының гомуми коэффициенты буенча 40нчы урынны яулаган.

Татарстан Россия төбәкләре арасында туучылар санының гомуми коэффициенты буенча 40нчы урынны яулаган.

Күрсәткеч 1,5 дәрәҗәсендә. Туучылар санының иң югары күләме Чечняда, Тывада һәм Алтай Республикасында теркәлгән. Биредә туучылар санының суммар коэффициенты 2дән артып киткән. Аутсайдерлар арасында – Россиянең дүрт яңа төбәге, шулай ук Ленинград өлкәсе. 

Бала тудыруга һәм аны 18 яшькә кадәр тәрбияләүгә дәүләт чыгымнарын алып карасак, республикабыз 53нче урында тора. Лидерларда – Чукотка автономияле округы, иң начар күрсәткеч Карачаево-Черкессиядә.

- Әгәр без бу ике күрсәткечне берләштерсәк, закончалык юклыгын күрербез. Дәүләт тарафыннан сарыф ителгән акча һәм туучылар саны арасында бәйләнеш юк. Бу гаҗәп түгел, чөнки дөньяның башка илләрендә дә мондый бәйләнеш күзәтелми. Димәк, әгәр без финанслауны арттырсак, бу туучылар санын арттыруга китермәячәк. Әмма акчалар бушка сарыф ителгән дигән сүз түгел, бу акчалар гаиләләр өчен бик мөһим – бу аларга ярдәм, - ди Дәүләт Думасында парламентның түбән палатасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Олег Леонов.

Искәртеп узабыз, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда республикада демография проблемаларын хәл итә торган программа эшләргә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, гаиләләрдә беренче бала табулар сизелерлек кимегән. Әйтик, 2015 елда Татарстанда 57,4 мең бала туган, ә 2024 елда - 35,5 мең. Шул ук вакытта беренче балалар саны 23 меңнән 14 меңгә калган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading