16+

Яңа елны яңа музей, яңа китап белән

Якташларым, буалыларның кеше кадерен белүләре турында сөенеп тә, горурланып та еш язам, сөйлим. Узган ел Буа шәһәре үзәгендәге туган якны өйрәнү музеенда танылган рәссам, Черки - Килдураз авылы егете Шамил Нигъмәтнең картиналар күргәзмәсен ачканда да мондый хисләрне кабат кичергән идем.

Яңа елны яңа музей, яңа китап белән

Якташларым, буалыларның кеше кадерен белүләре турында сөенеп тә, горурланып та еш язам, сөйлим. Узган ел Буа шәһәре үзәгендәге туган якны өйрәнү музеенда танылган рәссам, Черки - Килдураз авылы егете Шамил Нигъмәтнең картиналар күргәзмәсен ачканда да мондый хисләрне кабат кичергән идем.

Һәрбер рәсеменнән кояш нурлары сизелеп торган бу талантлы рәссамның иҗат җимешләрен  күбрәк халыкка җиткерергә теләп ачылган иде ул   күргәзмә. Анда аның оста пумаласы, күңел матурлыгы,   сәләте, тырышлыгы  ярдәме белән туган  шактый эшләр куелган иде.  Буа якташлар җәмгыяте рәисе  Ирек Закиров авызыннан бик тә сөенечле, күңелләрне өметләндерә торган сүзләр дә  яңгырады ул чакта.  "Рәссамның туган авылында аның музей- галереясын булдырачакбыз!" - диделәр якташлары,  җыелган халыкка вәгъдә биреп. Әйе, взәгъдә  - иман. Биргәч, аны ничек тә булса үтәргә дә кирәк. Әйткәнемчә, буалылар булдыра.

Яңа елның беренче көннәрендә үз сүзләренең эштән аерылмаганын исбатлап, атаклы рәссамның музей бүлмәсе ишегенә эленгән  кызыл тасманы тантаналы  итеп  кистеләр. Ул авыл Мәдәният йортының  икенче катына урнашкан. Анда рәссамның  туган җир кешеләренә багышланган картиналары: чөгендер үстерүчеләр, игенче -механизаторлар  портретлары  эленгән. Өстәлләрдә талантлы  авылдашларының  шәхси әйберләре: күзлеге,  фотоаппараты, пумала -  буяулары.

Шамил Нигъмәтнең биографиясеннән аңлашылганча,  ул Казандагы сәнгать училищесына дүртенче тапкырында гына керә алган. Комиссия талантына сокланса да,  егетнең сәнгать мәктәбен тәмамламаган булуы хыялына киртә куйган.  Гап -гади татар авылына каян килсен инде ул сәнгать мәктәбе ул чакта? Хәзер дә юк әле ул. Шуның аркасында табигтаь ямен  җанына җыеп  үсүче  ничаклы бик малай-кызлар  зур шәхесләр булып,  милләтенә  хезмәт итә алмый кала. Әмма бу бит төзәтеп булырлык .  Черки - Килдуразда да урта мәктәп каршында  авылның сәләтле балаларыннан зур талантлар үстерү өчен  сәнгать мәктәбе оештыру турында да сүз  кузгатылды.  Ә инде  якташларымның әйткән сүзләрендә торуларын белгәнә күрә  кабат кайтуыбызда   әлеге   музей бүлмәсе диварларын балалар ясаган   шәп  рәсемнәр дә баетыр дип тә ышанасы килә.

Ул көнне   бу авылда берьюлы ике бәйрәм булды. Беренчесе музей ачылу булса, икенчесе  шушы авылга багышланган "Килдураз:заман һәм кеше"  китабын тәкъдим итү. 586 битле кирпеч калынлык  әлеге китапта  авылның үткәне дә,  бүгенгесе дә тәфсилләп язылган. Туган авылы турында  мондый китап  эшләү уе "Эдельвейс-  групп"  ачык акционерлык  җәмгыятенең  үсеш буенча директоры, "Җыен" татар мәдәниятен һәм  телен саклау үстерү фонды идарәсе әгъзасы, Татарстан республикасының атказанган икътисадчысы Рәшит Фәсхетдиновның акыллы башында туган булган. Чәчләре чалара башлагач, ул да  бик күпләр кебек  бу дөньяга нигә килдем икән дип яшәү мәгънәсе  турында   уйлана башлаган.  Җавап эзләп  нәселенең үткәненә  мөрәҗәгать иткән һәм шәҗәрә  төзергә булган.  Уен  дусты, "Коммуна" җаваплылыгы  чикләнгән  җәмгыте директоры, Татарстан  Республикасының  Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының  һәм Россия Федерациясенең  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,  авыл хуҗалыгы  фәннәре кандидаты  Җәүдәт Хөсәеновка да әйтеп, хуплау тапкач, тагын да дәртләнеп киткән. Аларның теләген  Буа районы авыллары турында  күп китаплар язып, бу төбәкнең төп белгеченә әйләнгән Илшат Хәлиуллин  матур әдәби тел белән тормышка ашырган.  Ләкин уртак максатлары китапны Җәүдәт әфәнде күызганыч, күрә алмаган. Ул хәзер аның турында якты, җылы  истәлек тә.   Әлеге китап шуның белән кыйммәт. Ул бер Фәсхетдиновлар нәсле турында гына түгел, авылның бик күп асыл затлары хакында. Килдураз йолдызлыгында кемнәр генә юк. Алтын куллы хирург Илдус Гомәров, рәссам Шамил Нигъмәт,  композитор Илһам Байтирәк, җырчы Рафаэль Җаббаров ...

Күп нокталар куюым тикмәгә түгел, туган авылларына багышланган әлеге китапны  бу бәйрәмдә  мәктәпнең барлык укучыларына да бүләк иттеләр. Алар арасында да  авыллырының данын арттырырга теләүчеләр  булмый калмас.  Мондый чаралар нәкъ менә шуны  - киләчәкне уйлап  эшләнелә дә инде. Ә иң мөһиме,  алар бу  фидакарь якташларыннан  туган җирен,   туган халкын, туган телен,  нәселен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнсеннәр иде.


Буа  районы.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading