16+

“Булса, хәзер үк булсын”: 22-29 февральгә йолдызнамә

Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

“Булса, хәзер үк булсын”: 22-29 февральгә йолдызнамә

Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарларны бу атнада перспективалы очрашулар көтә. Берьюлы берничә куян ату мөмкинлеге туарга тора, файдаланып калыгыз. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Имиджыгызны үзгәртү теләге туар. Гардероб алыштыру, матурлык салонына бару кебек күңелле мәшәкатьләр белән атнаның узганын сизми дә калырсыз. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Үҗәтлегегез аркасында күп кенә уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне көйләрсез. Мәхәббәт өлкәсендә дә хәлләр зарланырлык түгел. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Интуициягез буталчык мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәр. Гел эш турында гына уйлап торырга димәгән, азрак ял итеп алсагыз да була. 

Арыслан  (23 июль - 23 август)

Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз, оттырмассыз. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Кызлар бу атнада, кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен ачыклап “мәшәкатьләнмичә” генә мөһим карарлар кабул итәр. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
 “Булса, хәзер үк булсын” дигән теләкләргә таянып эш итүегез бик үк күңелле тәмамланмаска мөмкин. Алдыгызны артыгызны карап йөрегез, алданмагыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Шәхси тормышыгызга үзгәрешләр кертәсе килү теләге туар. Әле күптән түгел генә буй җитмәстәй тоелган хыялларны тормышка ашырырсыз.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның уенда гел эш тә, эш, шуңа күрә мәхәббәт өлкәсендә эшләр тукталып тора. Сөйгәнегезгә игътибарлырак булыгыз, ди йолдызлар.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең тормыш иптәшләре белән аралары суынып китәргә мөмкин. Төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер уртак кызыклы шөгыль табарга киңәш ителә. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 

Сукоярлар өчен бу атна шактый күп үзгәрешләр әзерли. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән тора. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыклар бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачак. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading