16+

Чыгу юлларын эзләгез: 8-15 ноябрьгә йолдызнамә

Сезнең хата - кешене идеал итеп куеп, соңыннан аның шул идеалга туры килмәвенә үпкәләү.

Чыгу юлларын эзләгез: 8-15 ноябрьгә йолдызнамә

Сезнең хата - кешене идеал итеп куеп, соңыннан аның шул идеалга туры килмәвенә үпкәләү.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Дөнья түгәрәк диләр, шуңа уйламыйча кешеләрне үпкәләтмәгез. Иртәгә шул кешенең ярдәме кирәк чыгарга мөмкин. Түземлерәк булыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) 
Бу атнага сезнең максат - бөтен җирдә өлгерергә. Өстегезгә бик күп эш килеп төшәргә мөмкин. Югалып калганчы, чыгу юлларын эзләгез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Соңгы арада үзегездә яңа сәләтләр барлыкка килгәнен сизәсезме? Бу юкка гына түгел, аларны игътибарсыз калдыра күрмәгез. Киресенчә, аны үстереп карагыз, җимешләре бик “тәмле” булыр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Акча-акча диеп дөнья куасыз, сәламәтлек турына кем уйлар? Кайбер нәрсәләрнең бәясе акчалардан да кыйммәтрәк бит.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Эштән ләззәт, рәхәтлек алмагач, баш бәреп эшләүнең ни файдасы бар. Яшь чагында тоелмаса, картайгач вакытның юкка узганын аңларга мөмкинсез, ләкин соң булыр.  

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Соңга калу - сезнең гадәттә түгел. Ләкин бу көннәрдә сәгатьне алыштырганнар мәллә диярсез. Бөтен җирдә өлгерер өчен, иртәрәк чыгыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үз - үзеңне ярату эгоизм түгел, ә уңай сыйфат. Көзгедәге бу матур йөзне ничек яратмыйсың инде? Әйеме?

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үз кәефегезнең хуҗасы бары тик сез үзегез генә. Бернинди салкынга да, кешеләргә дә аны бозарга рөхсәт итмәгез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Әти-әниләрегезгә шалтыратып хәлләрен белегез. Алар сезнең өчен борчыла, вакытыгызны алырбыз дип кынсыналар гына.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Ялгыз калып, уйларыгызны һәм хисләрегезне тәртипкә китерегез әле. Дөрес юлга чыгарга бары шул гына булышыр. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезнең хата - кешене идеал итеп куеп, соңыннан аның шул идеалга туры килмәвенә үпкәләү. Уйлагыз әле, нигә кеше сезнең өчен яраклашырга тиеш?

Балык (19 февраль – 20 март)
Бүгенге сүзләр, уйлар, иртәгә булачак чынбарлык. Шуңа күрә тормышка зарланмыйбыз, барысын мактап, рәхмәт әйтеп яшәргә өйрәнәбез.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading