16+

Йолдызлы атна: 12-19 июльгә йолдызнамә

Уйламаган кешеләрдән ярдәм алырсыз.

Йолдызлы атна: 12-19 июльгә йолдызнамә

Уйламаган кешеләрдән ярдәм алырсыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Гаиләгә кагылышлы шатлыклы мәсьәләләрне хәл итү белән мәшгуль булырсыз. Карьера дип мөкиббән китүчеләр өчен шәп форсат чыгарга тора: яңа вазифа тәкъдим итүләре мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Төрле ситуацияләрдә үзегезне дөрес тоту өстендә эшләгез. Берәр төрле тренингларга да языла аласыз. Ял турында киләсе берничә атнада уйламый торсагыз яхшырак булыр: сезгә үзегезне бик җитди өлкәдә сынап карау тәкъдиме булырга мөмкин. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Сак булыгыз: киләчәккә планнарыгызны, күңелегездәге серләрегезне теләсә кемгә сөйләмәгез, сезнең турында “матур” гына гайбәт таралуы ихтимал. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үзләрен аямыйча, ат кебек җигелеп эшләгән Кыслалар, ниһаять, җиңел сулыш алыр. Атнаны рәхәтләнеп ял итеп, тынычлыкта үткәрсәгез, яхшырак булыр. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Арысланнар атнаны ял итүгә, сәфәргә багышлар, мөгаен. Ул күп акча таләп итә торган, чит илләрдәге ял булмаса да, бик канәгать калырлар. Хатын-кыз Арысланнарны яңа танышулар көтә. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кызлар үзләренә авырлык китереп, бар күңелен биреп эшли-эшли дә, минем эшләгәнемне күрүче, бәяләүче юк, дип авызын турсайта. Үпкәләп йөргәнче,  күңелегез ятмаган эшкә алынмаска гына кирәктер бәлки? 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үлчәүләрнең кәефен сизгән кебек, бәйрәм итәр өчен форсат чыгып кына торачак. Күптән күрешмәгән дуслар белән очрашып күрешер өчен менә дигән вакыт. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Гаиләдәгеләр башы белән эшкә чумган Чаяннарның “уянганын” зарыгып көтә. Вак-төяк эшләргә кул селтәп, гаиләгез белән ял итеп алсагыз, аларга да күңелле булыр, сез дә үзегезне гаепле санаудан туктарсыз. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчыларга бик җаваплы эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Курыкмагыз һәм ерып чыгасыгызга шикләнмәгез. Сез аннан да авыррак эшләрне эшләгән кеше. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Туйдым, димәгез, өстегезгә җаваплылык алудан да курыкмагыз. Романтик мөнәсәбәтләр чоры. Сөйгәнегез көтелмәгән сюрпризлар белән сөендерер. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сукоярларга ял кирәк. Шау-шулы компанияләрдә булмаска тырышыгыз. Кемдер ямьсез сүз әйтеп, кәефегезне җибәрергә мөмкин. Ә менә финанс мәсьәләсендә Сукоярлар өчен бик уңышлы атна – уйламаган җирдән акча керү ихтималы зур.

Балык (19 февраль – 20 март)
Йолдызлы атна. Һәр өлкәдә уңыш көтә. Берьюлы берничә җаваплы һәм зур эшне башкарып чыгарсыз. Уйламаган кешеләрдән ярдәм алырсыз. Тәкъдимгә башта аптырап калган Балыклар ике дә уйламыйча, эш юнәлешен үзгәртергә мөмкин. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading