Атнаны үзегез өчен файдалы итеп уздырырга тырышыгыз.
Кучкар (21 март - 20 апрель)
Кучкарларга мин-минлекләрен йөгәнләргә, кызмаска тырышырга туры киләчәк. Тәртип, дисциплинаны бүтәннәрдән таләп итүе җиңел, менә үзегезне кулга алып карагыз сез.
Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Атна туган-тумача, дус-ишнең гозерләрен үтәп, вак-төяк проблемаларын хәл итеп үтеп китәчәк. Булышу – яхшы нәрсә, ләкин үзегез турында да онытып җибәрмәгез.
Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Игезәкләргә кайда гына булмасыннар, гел мактау сүзләре генә ишетергә туры килер. Бу көнчеләрне арттырырга сәбәп булуы ихтимал. Шуңа күрә бөтен кешегә эчегезне ачмагыз.
Кысла (22 июнь - 22 июль)
Мирас белән бәйле мәсьәләләргә җитди карагыз. Кирәкле документларны үз вакытында тапшырып бетерергә тырышыгыз. Эш урынын, кайберәүләргә хәтта һөнәрләрен дә алыштырырга туры килмәгәе. Курыкмагыз: шул рәвешле финанс хәлегезне яхшырта алырсыз.
Арыслан (23 июль - 23 август)
Керемле эш тәкъдим итүләре ихтимал, форсатны кулдан ычкындырмагыз. Ләкин яңа эш урынында тиз генә ачылып китәргә ашыкмагыз. Башта коллегаларыгызны читтән генә күзәтеп, кемнең-кем икәнлеген аңлагыз.
Кыз 24 август - 23 сентябрь
Тәкәбберлекнең яхшыга илтмәгәнлеген Кызлар ниһаять аңларга мәҗбүр булырлар. Үзләрен башкалардан өстен куеп дорфа сөйләшүнең дә яхшыга илтмәвен колакларына киртләүче табылачак.
Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Вакыйгалар үз җаена аксын, атларны куаламагыз. Сабырсызланып кулга керергә торган уңышны ычкындыра күрмәгез тагын. Бу эшкә дә, гаиләгә дә кагыла.
Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Кирәкле урында, кирәкле кешеләр белән танышу нәтиҗәсендә йолдыз сәгатегез сукмагае әле. Чаяннарны карьера үсеше көтә. Күперләрне яндыргансыз икән, артка борылып карамагыз.
Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Йолдызлар Укчыларга активрак булырга куша. Эштә дә, шәхси тормышыгызда да бөтенесе ал да гөл булачак. Ялгыз Укчылар бу атнада мәхәббәтен очратыр, аның никах белән тәмамлану ихтималы зур.
Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Кәҗәмөгезләрнең эштән бәхете мулдан бу атнада. Тәвәккәл - таш яра, ди. Яңа эшкә алынырга курыкмагыз. Бөтенләй эшләп карамаган, яңа өлкә булса да, ерып чыгачаксыз.
Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Сукоярлар кызыклы шөгыль табып кына торалар. Үзләре генә тик тору җитмәгән, башкаларны да тынычлыкта калдырмыйлар. Эшләренең нәтиҗәсеннән үзләре дә бик мәмнүн булырлар.
Балык (19 февраль - 20 март)
Атнаны үзегез өчен файдалы итеп уздырырга тырышыгыз. Яңа тәкъдимнәргә ризалашыр алдыннан бик яхшылап уйлагыз. Тормышыгызда сезгә сиздерми генә ярдәм итәргә теләүче кеше барлыкка киләчәк.
Фото: https://freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар