16+

Куелган максатыгызга туры барыгыз: 25 сентябрь - 2октябрьгә йолдызнамә

Алдан артык сөенеп куймагыз, барысы да үз вакыты белән барсын.

Куелган максатыгызга туры барыгыз: 25 сентябрь - 2октябрьгә йолдызнамә

Алдан артык сөенеп куймагыз, барысы да үз вакыты белән барсын.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Бу атнада бар нәрсәгә күз-колак булыгыз. Ашыгып хата ясарга мөмкинсез. Шуңа күрә беркая да ашыкмагыз, бөтенесе үз вакыты белән барсын. Тиздән моның хәерлегә икәнен аңларсыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Бу көннәрдә эшкә бик бирелмәскә тырышыгыз. Өлгерермен дип күп эш алмагыз. Барысын да әкертен генә үз вакыты белән эшләп баруыгыз хәерлерәк. Бу салкын көннәрне якыннарыгыз янында “җылытыгыз”.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Күпләр турында фикерегез алышыр: иң якын дуслар “ташларга” мөмкин. Ярдәм көтмәгән җирдән килә ала. Шулай да үз эчегезгә йомылмагыз, тормышыгызга яңа кешеләр керүе ихтимал.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Бу атнада тормышыгызга яңа үзгәрешләр кертергә тырышыгыз. Үзегезне гадәти “өй-эш-өй” режимыннан чыгарыгыз. Гадәти эш көннәре сезнең энергиягезне алуы ихтимал. Шуңа яңа эмоцияләр, танышулар өчен яхшы вакыт.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Бу атнада сезгә лидер сыйфатларын кулланырга туры килергә мөмкин. Үз сүзегездә торырга тырышыгыз, аек акыл белән эш итәргә кирәк. Атна ахыры тыныч һәм рәхәт үтәр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Йолдызлар Кызларга игътибарны үзләренә юнәлтергә киңәш итә. Дөньядагы барлык акчаларны эшләп бетереп булмый. Пауза алып, тирә-юньгә карап алыгыз. Кемдер сезне күптән күзәтүе мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Ялгышырга курыкмагыз! Кайвакыт тиз эш итү яхшы нәтиҗәләргә китерә. Эшегездә яңа идеяларыгызны хуплаулары мөмкин. Ә шәхси тормышта беренче адым ясасагыз, күп нәрсә үзгәрүе бар.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Куйган максатыгызга ирешер өчен күп вакыт таләп ителергә мөмкин. Иң мөһиме бирешмәгез. Барысы да үз вакыты белән барсын, ашыгу яхшыга китермәс. Бу көннәрдә бик зур сер белүегез ихтимал.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Кемдер белән аңлашылмаучанлыкларыгыз булса, беренче адым ясар өчен яхшы вакыт. Горурлыгыгызны читкә куеп торыгыз. Шулай үткәндә ясаган хаталарыгызны төзәтергә мөмкинсез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Якын кешеләрегез күп кенә кыенлыкларыгызны чишәргә ярдәм итәргә мөмкин. Үз эчегезгә йомылмагыз гына. Туганнардан яисә дуслардан ярдәм сорауның бер начар ягы юк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Хәлләр сез теләгәнчә бармаска мөмкин. Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Алар, киресенчә, сезнең тормышыгызга яңа сулыш кертеп җибәрә ала. Иң мөһиме аларны дөрес кабул итү һәм кире какмау.

Балык (19 февраль – 20 март)

Куелган максатыгызга туры барыгыз. Чөнки бу атнада йолдызлар сезгә алдан килеп чыкмаган эшләрне дә яхшы якка хәл итәргә булышыр. Алдан артык сөенеп куймагыз, барысы да үз вакыты белән барсын.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading