16+

Куркып калмагыз! 6-13 мартка йолдызнамә

Күңел күтәренке булгач, эшләр дә җырлап кына бара.

Куркып калмагыз!  6-13 мартка йолдызнамә

Күңел күтәренке булгач, эшләр дә җырлап кына бара.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна кызыклы һәм файдалы очрашуларга бай. Кешеләрдә уңай тәэсир калдырам дип артык тырышырга да кирәкми, үзегез булып калыгыз. Эшлекле даирәдә зур үзгәрешләр көтелә, әзер булыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозаулар эшне нәрсәдән башлыйсын, көчне нәрсәгә сарыф итәсен, кайсы җирдә дилбегәне үз кулыңа аласын, кайсы урында юл куясын яхшы белгәнгә күрә, теләсә нинди ситуациядән дә коры чыгалар. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тынгысыз атна. Бер эшне җәлт кенә эшләп бетерергә өлгермисез, икенчесе килеп чыга. Яңача эшләп карау бушка китмәс. Уңышлар сөендерер. Бәйрәм көннәрендә ял итәргә, көч тупларга тырышыгыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бөтенесе сезне ныклыкка сыный сыман. Атна азагында вәзгыять уңай якка борылыш алыр. Үз көчегез белән уңышка ирешүдән канәгатьлелек хисе кичерерсез.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Катлаулы, җитди мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Дусларыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә читенсенмәгез.  Кыенлыкларны бергәләшеп җиңү җиңелрәк бит!

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Уңышла атна булырга охшаган. Керемнәр арта, һөнәри уңышлар куандыра. Шәхси мөнәсәбәтләр көнләштерерлек. Кыскасы, барысы да ал да гөл, алга, диясе генә кала!

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Эшләр Үлчәүләр теләгәнчә юнәлеш алмаса да, аларның аналитик уйлый белүе  иң четерекле мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итәчәк. Атна ахырына эшнең нәтиҗәсе буларак премия дә елмаячак. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Чаяннарны һәрьяклап киртәләр генә сагалап тора сыман тоела. Алар юктан гына кызып китеп, кеше белән бәхәскә керә, кешене дә үпкәләтә, үзе дә үпкәли. Атна ахырында булачак күңелле сюрприз Чаяннарны “дәвалый”.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчыларга ярдәм уйламаган-көтмәгән яктан килә. Әллә кайчан эшләп оныткан эш өчен хәйран гына суммада акча керә. Акчаларны маяга салып кую отышлырак булыр. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләр, әгәр сабырлык сатсалар, сатып алырлар иде. Эшли башлаган эшләрен тизрәк тәмамлау теләге шундый көчле ки, күзләре акны-караны күрми, колаклары кеше ни әйткәнне ишетми. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Җитәкчелекнең гадәти булмаган, моңарчы “күзгә-күз” очрашмаган бурыч йөкләү ихтималы зур. Куркып калмагыз! Сез аны булдырасыз гына түгел, ә менә дигән итеп башкарып чыгачаксыз. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Балыклар бу атнада әйтерсең лә көчле магнит: бөтен кеше аларга тартыла, алар белән дуслашырга, аралашырга тели. Күңел күтәренке булгач, эшләр дә җырлап кына бара. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading