16+

Тырышлык бушка китмәс : 15-22 мартка йолдызнамә

Эштән берничә көнгә ял алсагыз да начар булмас.

Тырышлык бушка китмәс : 15-22 мартка йолдызнамә

Эштән берничә көнгә ял алсагыз да начар булмас.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Бу атна күчемсез милек мәсьәләләрен хәл итү өчен кулай. Курыкмыйча зур акча белән эш итә торган эшләрне башлап җибәрә аласыз. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Хәйләсез дөнья – файдасыз, ди. Нәрсә уйлаганыгызны маңгаена бәреп әйтергә теләгән кешеләр белән дә дустанә мөнәсәбәт сакларга тырышыгыз. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Эч серләрегезне белергә теләп салпы ягыгызга салам кыстырырга теләүчеләргә ачылып китеп бар белгәнегезне сөйләп атмагыз. 

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Иллюзияләргә бирелмәгез, алар сезне дөрес түгел юнәлешкә алып кереп китүе ихтимал. Үз-үзегез белән гармониядә булырга тырышыгыз. 

Арыслан (23 июль-23 август) 
Эшкә мөнәсәбәтле кызыклы гына альтернатива барлыкка килергә мөмкин. Дөрес юлны сайласагыз, кесә ягыгыз хайран гына калынаер. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Киләчәктә булачак вакыйгаларның режисеры да, сценарий язучысы да сез үзегез. Вакыйгалар агымының уңай яки тискәре борылыш алуында нәкъ менә үзегез “гаепле”. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Яңа идея һәм планнарыгызны нинди генә гениаль булсалар да, бүтәннәргә сөйләми торыгыз. Эш белән шәхси мөнәсәбәтләрне дә катыштырмагыз. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Баштан-аяк бетмәс-текәнмәс четерекле мәсьәләрне хәл итүгә чумган булу сәбәпле, Чаяннарга атна бик озын булып тоелыр. Аның каравы нәтиҗәсе сөендерер.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Гаиләдә тынычлыкны саклап калыйм дисәгез – дәшмәгез. Сезнең авыздан ялгыш кына ычкынган бер сүз дә тормышыгызның астын-өскә китерергә мөмкин. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Карар кабул иткәндә бары тик үз тоемлавыгызга таяныгыз. Хисләрегезне йөгәндә тотсагыз яхшырак булыр, чөнки романтик хисләргә бирелүегезне, йомшаклыгыгыз дип кабул итәрләр.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Эштән берничә көнгә ял алсагыз да начар булмас. Гаиләдә фикер каршылыгы туу аркасында үпкәләшү ихтималы зур. Ә менә ялгызакларны романтик мөнәсәбәтләр көтә. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Баш белән эшкә чумганга күрә гаилә һәм мәхәббәт икенче планга күчеп тора. Тырышлык бушка китмәс – атна ахырында Балыкларны сөенеч һәм күңелле сюрприз көтә. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading