16+

Вакытыгызны әрәм итмәскә кирәк: 13-20 мартка йолдызнамә

Эшләрдә тоткарлыклар булуы ихтимал. Боларның барысына да тыныч карарга кирәк. Эш тәкъдим итүләре мөмкин.

Вакытыгызны әрәм итмәскә кирәк: 13-20 мартка йолдызнамә

Эшләрдә тоткарлыклар булуы ихтимал. Боларның барысына да тыныч карарга кирәк. Эш тәкъдим итүләре мөмкин.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Эшегез чиктән ашкандай күп тоелса да, эшләп бетермәслек түгел. Һөнәри өлкәдә баш әйләнерлек уңышлар көтә. Яңа мөмкинлекләрнең һәркайсыннан файдаланырга тырышыгыз. Сөенечле хәбәр алырсыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Уку, белем дәрәҗәсен арттыру һәм ниндидер яңа эшләргә тотыну өчен менә дигән атна. Тормышыгызда мөһим роль уйнаячак гадәти булмаган танышулар, очрашулар ихтималы зур. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Тыныч атна. Эштә үзгәрешләр булырга мөмкин, тик сезнең аңа исегез китми, чөнки сезгә акчалы, перспективалы яңа эш тәкъдим итү ихтималы бик зур. Үзегезчә эшләгез.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Сез күп нәрсәләргә яңача карый башларсыз. Соңгы вакытта тынычлык бирмәгән проблемаларны хәл итү мөмкинлеге туачак. Уңышларыгызның сере – күңел күтәренкеленә бәйле.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Беркемгә ярдәмгә исәп тотмагыз, чөнки һәркем үз мәшәкатьләре белән мәшгуль. Яңа керем чыганагы килеп чыгарга мөмкин. Кайбер Арысланнар ызгышкан кешеләре белән татулашачак.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Каршылыклар һәм бәхәсләрдән котылу җиңел булмаячак. Тирә-юньдәгеләр еш кына комачаулый, юлыгызда киртәләр тудыра. Шулай да бөтен эшләрегезне дә тәртипкә салырсыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Вак-төяк өчен ачуланышмаска тырышыгыз. Эш турында тәкъдимнәр булуы ихтимал. Шулай ук эш белән бәйле кызыклы сәфәрләр көтелә. Бөтен нәрсәнең дә уңай якларын гына табарга тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Киртәләр сезне куркытмый, киресенчә - азарт уята, шуңа күрә бөтен эшне тиз арада башкарып чыгасыз да. Кайбер Чаяннар якын кешесенә кагылышлы яхшы хәбәр алачак.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Идеяләрегезне тормышка ашыруга булдыклы, сәләтле кешеләрне җәлеп итә алырсыз. Элеккеге элемтәләрне торгызырсыз, соңгы вакытта киеренке булган мөнәсәбәтләрне җайга салырсыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Вакытыгызны әрәм итмәскә кирәк. Бик озак уйлау планлаштырылган эшне вакытында тормышка ашырырга комачауларга мөмкин. Элек эш кенә бәйләгән кешеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр башлануы ихтимал. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Эшләрдә тоткарлыклар булуы ихтимал. Боларның барысына да тыныч карарга кирәк. Эш тәкъдим итүләре мөмкин. Ләкин башта әйбәтләп уйлагыз.

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Үзегездә таулар күчерерлек көчләр барлыкка килүен сизәрсез. Сез беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклекне беләсез, шуңа күрә вакытыгызны һәм энергиягезне юкка сарыф итмәгез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading