16+

“Хәерлегә булсын!”: 23-30 октябрьгә йолдызнамә

Кулдан эш килмәсә дә “хәерлегә” дип үткәреп җибәрегез.

“Хәерлегә булсын!”: 23-30 октябрьгә йолдызнамә

Кулдан эш килмәсә дә “хәерлегә” дип үткәреп җибәрегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Туганнарыңа игътибарырак бул! Бу көннәрдә сез аларга бик кирәк. Күп кеше сездән ярдәм сорап килергә мөмкин, кире какмагыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезнең бу атнага девиз: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”. Җиң сызганып эшләр вакыт җитте. Алга, алга, тагын бер тапкыр алга!

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу яңгырлы болытлы көннәрнең кояшына әверелегез. Үпкәләп утырырга өлгерерсез. Сезнең максат - үзегезнең һәм якыннарыгызның йөзләрендә елмаю тудыру.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Гаилә һәм эш көтеп торыр, үзегезнең сәламәтлек һәм тышкы кыяфәт турында уйларга вакыт җитте. Кибетләрдә йөреп кайтыгыз, спорт белән шөгыльләнегез. Атна ахырына яхшы хәбәрләр килеп ирешергә мөмкин.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Финанс проблемалары туарга мөмкин. Йолдызлар акчаны кысып тотарга киңәш итә. Күз кызыкса да, кулыгызны тыеп торыгыз. Әлегә артык суммалар чыгару дөрес булмас.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Мәхәббәт фронтында үзгәреш җилләре көтелә. Тик үзегезнең парыгызга карата булган таләпләрегезне киметегез. Бәхетле булыр өчен идеаль кеше кирәкми, сиңа туры килгәне кирәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Алтын көз – елның иң матур чакларының берсе. Берәр фотосессияга чыгып керегез. Соңыннан буранлы кыш көннәрендә шушы истәлекле фотолар йөрәгегезне җылытыр.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Чаяннарны авыр холыклы дисәләр дә, бу атнада алар чын нәни песиләр сыман. Бөтен кешегә дә елмаясы, сырпаланасылары килеп тора. Ләкин песинең ачуын чыгарырга кирәкми, тырнакларын да күрсәтә ала.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу көннәрдә артык “чәчрәп” йөрергә киңәш ителми. Әйе, сезгә бер урында дәшмичә утыру бик авыр бирелә. Шулай да ихтыяр көчегезне ныгытып карагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сезгә “авыл-детокс” кирәк. Кеше һәм машина күп җирдән качарга тырышыгыз. Авылга кайтып рухи тынычлык алып килегез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тормыш җиле яңа үзгәрешләр алып килә. Барысы да сез көтмәгән якка борылырга мөмкин. Сезнең максат: киреләнмичә, яңалыкларны кабул итү.

Балык (19 февраль – 20 март)
Халык телендә мәгънәле бер гыйбарә бар: “Хәерлегә булсын!” Сез дә бу сүзләрне куллана башлагыз. Кулдан эш килмәсә дә “хәерлегә” дип үткәреп җибәрегез.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading