Ябык гәүдәле, арыган-талчыккан кыяфәтле, чарасызлыгы җыерчыклы йөзенә чыккан, бик иртә чаларган чәчле Разыя апа улы Ришатның караваты янәшәсенә, идәнгә тезләнде.
Ялварулы – сагышлы карашын бәгырь кисәгенә төбәп, әйтәсе сүзләрен нәрсәдән башларга белмичә, бермәл аптырап торды. Кат-кат юылып, төсе уңган яшел сатин күлмәге өстеннән таратып бәйләгән ак бәс яулыгын төзәткәләде, тамагын кырып алды. Хәлсез, әмма аналарча ягымлы тавыш белән ипләп кенә улына эндәште:
- Хәлең ничек, балакаем? Башың бик авыртамы? Бер-ике генә кашык булса да сыек шулпа капмыйсыңмы соң? Үзеңә бераз хәл кереп китәр иде. Юкса, бигрәк бетеренгәнсең бит: тире дә сөяк кенә калгансың.
Ана тавыш-тынсыз гына, карашын түшәмгә текәп яткан улының юрганын төзәткәләгәндәй итте, беләкләрен сыйпап куйды.
- И-и, балам-балам, бәгырь кисәккәем минем. Никләр генә үзеңне дә, безне дә бу чаклы газаплыйсың соң син? Ташла инде бу эчүеңне, бер дә яхшыга алып бармый бит! Ни җитми соң сиңа, җә? Җиләк кебек хатының күзеңә генә карап тора. Ул бит синең өчен җанын ярып бирергә риза. Торырга фатирың, очын очка ялгарга аз булса да пенсияң бар. Ходай безне бу дөньяга сынар өчен җибәргән, улым. Мулла абзый әйтүенчә, изге “Корьән”дә шулай дип язылган. Яраткан колыма сынауларның зурысын бирермен дигән. Авырлыкның ул күтәрә алмаслыгын иңнәренә салмам дигән. Ходай сабырлык белән түзгәннәргә хәерхаһлы, шуларны ташламый. – Ана көрсенеп куйды. - Хәлеңне аңлыйм, алтыным. Егерме яшьтән сыңар аяклы булып калу уен эш түгел. Аңа карап, шешәгә чумып, башыңны югалтырга димәгән ич инде. Гаиләбезнең карап торган өмете-таянычы, бердәнбер терәге бит син! Их, төпле киңәш бирергә, сине акылга утыртырга каты куллы атаң исән булсачы! Синең болай кылануыңа рухы рәнҗеп ятадыр инде, мәрхүмкәем.
Разыя яулык чите белән яшьле күзләрен сөртеп алды.
- Син Чечняда хәбәрсез югалгач, шул хәсрәткә түзә алмыйча вакытсыз дөнья куйды бит ул, беләсең килсә! Ата-ана йөрәге газиз баласын югалту ачысына чыдый ала димени? Күз алдыңда бит, үземнең дә чыкмаган җаным чак кына эленеп тора, соңгы араларда бөтенләйгә адәм рәтем калмады. Акылыңа килче, балам. Ул шайтан суының бетәсе юк аның. Шул хәшәрәтнең аждаһаныкыдай карыны ярты Казан халкын кабып йотты буган инде. Бер дә күрмисеңме? Ишетмисең дәме? Күрше подъезддагы Сәлмән абыең ничек китте? Исерек килеш машина астына керде. Ә классташың Саша ник асылынды дип беләсең? Махмырдан. Ләксәй дәдәң ни сәбәпле поезд астына ташланды? “Белая горячка”дан... Чәчәк кебек хатыннары тол калды. Күпме бала-чага ятим, бәхетсез. “Әти” дип әйтергә тилмереп үсәчәк бит ул бичаралар...
Үзең дә беләсең, улым, көн иткәндә безнең дә төрле чаклар булды. СССР таркалган чорда еллар буена хезмәт хакыбызны бирми тилмерттеләр. Атаң белән үзебез, авыр хезмәт башкарсак та, такы-токы ашасак ашадык, улыбыз үссен, ныгысын, кешедән ким булмасын дип, сине туклыклы ризыктан өзмәдек. Армиягә дә зурлап озаттык. Нишлисең, без күрәсен кеше күрми, тәкъдирдә ни язылганын бер Ходай гына белә. Улым, берүк гозеремне аяк астына сала күрмә! Акылыңа кил! Киреләнмә! Лилияң җизнәңнәргә машина белешергә китте. Барып кайтыйк духтырга. Нарколог белән сөйләшенгән. Ул табибның тыны бик шифалы, диләр. 15-20 минут әфсенләп йоклата да, шуннан соң чирле кеше тәмам терелеп тора, икән. Ул өшкергәч, аракы дигән зәхмәтне авызыңа алу түгел, исен дә иснисе килми, ди.
Разыяның җайсыз утырудан аяклары оеган иде. Улы яткан караватның тимеренә ябышып, азапланып идәннән күтәрелде, юрганны читкәрәк этеп, ятакның кырыена ябык арт шәрифен төртте. Ришатның битарафлык сөреме сарган йөзендә, нуры качкан күксел күзләрендә аз гына булса да үзгәреш күрергә өметләнеп, гаҗизләнеп озаклап улына карап торды. Аның ихлас күңелдән бирелгән үгет-нәсыйхәте, диварга бәрелгән борчаклар кебек идәнгә генә сибелешкән түгелме соң?
Бераз уйланып утыргач, Разыя тактиканы үзгәртте, атакага күчте:
- Улым, үзеңне жәлләтеп ятудан туктарга вакыт! Ә син япь яшь хатының турында уйлап караганың бармы соң? Син эчсәң, аның тормышында нинди ямь кала? Көнаралаш исереп ауган ир куенында рәхәт күрәме ул? Әллә җылы сүз ишетәме? Ташлап чыгып китсә, нишләрбез? Аңа кала хәтле калада сау-сәламәт, өрлектәй ир беткәнме? Алма кебек чагыннан язмышын гарип солдатка бәйләде бит ул изге җан. Чынлап яратмаса, шулай эшләр идеме? Синең борчу-хәсрәтләреңне үзенеке итүе өчен рәхмәтең шулмы? Миһербанлы, фәрештәдәй пакъ күңелле хатыныңны рәнҗетергә хакың юк! Син госпитальдә операция арты операция ясатып ятканда, гомерең кыл өстендә торган иң авыр чакларыңда, айлар буе палатадан чыкмыйча, сабый бала урынына кашыктан ашатып, юешләнгән астыңны алыштырып, сине кем тәрбияләде? Үзе көзге чәчәк кебек кибеп, сулып, суырылып калса да, сер бирмәде. Яныңнан китмәде, авыр сүз әйтмәде, чит-ятка күз салмады. Шул тугрылыгы өчең Лилияңә әллә ни бирерсең. Үземнең дә йөрәгем теткәләнеп беткән, кан басымым ике йөз иллегә менгән чаклар була. Минем белән ул-бу була калса, кем кулына калырсың соң? Шул хакта уйлап бак. Әнә Бакый бабаң сугыштан бер күзсез, сыңар куллы булып кайткан. Мин гарип дип тормаган, тормыш йөген җигелеп тарткан. Өйләнгән, Фатыйма әбиең белән бер дигән итеп яшәгәннәр. Тугыз баланы дөньяга китереп, чын кешеләр тәрбияләп үстергәннәр. Туксан яшенә җитеп, намазлык өстендә җан тәслим кылды ул. Карлы-буранлы төннәрдә, сугышта актарылып чыккан күзенең тамырлары сызлаганга түзә алмыйча, маңгаен тәрәзә бозына терәп, тешләрен шыгырдата, хәленең авырлыгын өйдәгеләргә сиздермәс өчен, иреннәрен кан чыкканчы тешли торган иде, мәрхүм. Урыны җәннәттә булсын, сүзләрем дога булып барсын! Әллә бабаңа җиңел булган дисеңме? Җебеп төшмәгән, муенын элмәккә тыкмаган, намуслы хезмәт белән гомер кичергән. Хәмерне авызына да алмады бабаң. Менә кемнең нәсел дәвамчысы бит син! Шуңа тап төшерергә хакың юк! Сугышта амбразурага каплану гына түгел, тыныч тормышта чын ир була белү дә батырлык ул, улым. Безнең нәсел гомер-гомергә сер бирмәгән, авызы тулы кан булса да, кеше алдында төкермәгән. Син дә төшеп калганнардан түгел идең ич, балакаем! Мәктәптә әйбәт укыдың, һөнәр училищесында сынатмадың, азып-тузып йөрмәдең. Спортны үз иттең. Үзеңә әйбәт пар таптың. Мәрхәмәтсез булмадың, кеше малына кул сузмадың. Киләчәктә Ходаем оныкларымны сөю бәхетен бирсә иде, дип теләк телим. Шул өметемне өзмәсәң иде, улым. Иманлы нәселебез корымасын. Бер Аллакаем сине тәүфыйк-шәфкатеннән аермасын, гаиләбезне адәм рисвайларына калдырмасын. Үзең өчен җан аткан якыннарыңны борчуга салудан тукта инде, балакаем.
Дәвамы бар.
Фото: https://freepik.com
Комментарийлар