Беренче класска без 22 әү кердек (хаталарым булса, сыйныфташларым төзәтер). 3 нче сыйныфка җиткәндә, 19 га калдык.
Эх, бу гомер дигәннәрең,
Уза да китә икән.
Шул гомернең "почмагында"
Бер мизгел кала икән.
Ильдус белән Ләйсән күчми калды (андый хәлләр дә бар иде бит ул вакытларда), Илүзәләр шәһәргә күчеп китте.
Әйбәт иде безнең сыйныф: 10 малай, 9 кыз. Без - Вера апай белән Максим абый Оспенниковларның гаилә сыйныфы (дога булып барсын). Башлангычта Вера апай укытса, 5 нче сыйныфтан мәктәп бетергәнче, класс җитәкчебез Максим Тимофеевич булды (татар авылында ул вакытта бердәнбер керәшен гаиләсе булгандыр. Безнең якларда керәшен авыллары күп бит. Укытучылар арасында күрше Мирәтәк авылыннан йөреп эшләүчеләр дә бар иде).
Менә шул 3 нче сыйныфта укыганда, сары авыруы (гепатит) белән авылдан 30 ау яттык без. Иң беренче безнең класстан Наил авырды, аның белән бер парта артында мин утырам, миңа йокты, аннары Рәзифә, калганнарга ничек йокмады, белмим, аларның иммунитеты көчле булгандыр инде. Ә без сәләмәләрнең (мишәр сүзе) бүген дә кан бернигә яраксыз, чөнки әлеге авыру канда, бавырда кала. Бер авылдан 30 бала хастаханәнең астын-өскә китергәннәр бүген дә күз алдында.
Кирәк вакытта бердәм идек без. Бәйрәмнәрдә бөтен эшне күмәк эшлибез, мәктәп эшенә булса, гел безнең сыйныф, эштән курыкмыйбыз, хәтта укытучыларны тыңламаска, тәртипсезләнергә булса да, бергә сөйләшеп сүз куешабыз.
Тәртипсезләнү дигәннән, безнең сыйныфка артык тәртипсезләнергә ярамый иде. Ник дигәндә, иң кырыс, тәртип яратучы, бөтен мәктәп малайларының курыккан укытучысы - безнең сыйныф җитәкчесе (дөрес аңлагыз, начар итеп түгел, хөрмәт белән искә алам).
Искиткеч көчле тарих укытучысы иде ул. Үз фәнен су урынына эчә. Берәр әйберне сөйли алмыйча торсаң, яисә ялгыш сөйли башласаң, фамилияңне әйтә иде дә:
- Ач, ул җөмлә шул битнең шул җирендә язылган, укы, - дия иде. Ләкин, әйткәнемчә, тәртип ярата иде. Безнең сыйныф малайлары тәртип бозып, берәрсе Максим абыйга шикаять бирсә, бетте баш.
Күз алдына китерегез: без кайсыдыр дәрестә утырабыз, кинәт, бер 15 см киңлектә генә ишек ачыла, һәм анда Максим абыйның кулы күренә (үзе керми). Кем тәртип бозган, шуның фамилиясен атый да, бармак белән генә ишарә ясый. Әй, белсәгез шул вакытта ничек авыр булганны? Малайларны чыгып киткәнче үк жәлләп, күзгә яшь тыгыла, бөтен дөнья кылтырый, беркем бер сүз дәшми, дәрес күпмедер вакытка өзелә. Теге малай кергәнче, энә өстендә тын да алмыйча утырасың. Озак та тотмый үзе, ләкин шул 2-3 минут вакыт, минем өчен мәңгелек булып тоела иде. Кызарынган- бүртенгән сыйныфташың килеп керә, беркемгә күтәрелеп карамый, дәшми, син дә сүз әйтергә куркасың.
Тышкы кыяфәткә, киемгә дә таләпчән иде. Физкультура дәресеннән соң, тирләп, чәчеңне тарарга, өстеңне алыштырырга өлгерми калсаң, яраткан сүзе:
- Пожардан чыктыңмы әллә, кыяфәтеңә кара, тәртипкә кил!
Безнең вакытта бит чәчне дә бигуди куеп, әзрәк көдрәләтергә дә, хәтта кистерергә дә ярамый иде, кая инде анда хәзерге кебек төрле төсләргә кертеп буяулар?! Бүген дә күз алдымда, завуч Фирдәүсә апа (дога булсын) кызы Зиләне мәктәп линейкасында, чәч кистергән өчен , ярты сәгать орышкан-әрләгәннәре.
Ләкин кайсы гына укытучы, нәрсә генә эшләтмәсен, бер генә ата-ананың да мәктәпкә шикаять белән йөргәнен хәтерләмим. Чөнки бер генә бала да, өйгә кайтып, укытучыны гаепләп, укытучының аңа нәрсә эшләвен сөйләмәгәндер. Сөйләр иде, беренчедән, өстәп үзенә яңадан әти-әнидән эләгә, икенчедән ата-ананың мәктәпкә, укытучыларга хөрмәте зур иде. Менә шул тәрбияне алып үскән ата-ана бүген ник үзе үк бүтән төрле икән - мине шул сорау борчый. Югыйсә, мәктәптә укытучыдан, өйдә әти-әнисеннән курыккан баланың беркайчан да дөрес юлдан тайпылганы булмады. Минем сыйныфташларым да (Рөстәмебез юк - дога булып барып ирешсен) бүгенгесе көндә һәркайсы җир җимертеп эшләп, матур итеп яшәп яталар. Һәркайсы өчен чиксез шатланам.
Балаларыбызга, оныкларыбызга да шул тәрбияне бирә алсак, безнең киләчәгебез ышанычлырак булыр иде.
Бу язмам кечерәк бер дәрес кебегрәк килеп чыкты, ачуланмагыз. 30 ел стажлы укытучы бит мин, дәрес тә биреп аласы килә.
Лапаста үстем мин.
Әнием: "Кияүгә чыккач, урманда үстеңме әллә син, - диярләр инде сиңа, балакаем", - дип әйтә торган иде, уңайсызланып.
Бик кечкенәдән сыер савып, терлек карап, ишегалды, абзар-курадагы эшләрне үз өстемә алырга туры килде. Әти көннәр буе колхоз эшендә, инде энемне тапканда, таякка таянган әнинең исәнлеге юк, абый-апайлар таралышкан (мәктәп тә 8 еллык кына иде, әле ярый безгә урта мәктәпкә әйләнде. 8 дән соң 9-10 га күрше Олы Нырсы авылына йөреп укыдылар). Сыер саварга 2-3 нче сыйныфта укыганда ук өйрәнеп, 5-6 сыйныфта инде терлек-туар тулысынча минем өскә калды. Ул вакытта безнең буын яшьләре нинди генә эш башкармады. Әти-әниләрнеке кебек үк булмаса да, печән ташып, киптереп, өеп, пычкы белән утын кисеп, чиләк-көянтә белән су ташып (безнең урам өйләренә су мин Казанга укырга киткәч кенә керде), керләрне чишмәгә алып барып чайкап, арканга бозау бәйләп, көтү көтеп үскән балалар без. Көнлек эш чиратка салынган иде. Шунлыктан мин аш бүлмәсендә (ул вакытта почмакта дия идек инде) пешерү-төшерү эшләре белән бик мавыга алмадым. Таякка таянып булса да, аларны күбрәк әнием үзе башкарды.
Көтү чыга башлап, көз көне туктаганчыга кадәр һәр көн диярлек иртән мин әнинең минем аяк очында мышык-мышык елаганына уяна идем. Япь-яшь баланы, мине, сыер савып, көтү куарга уятырга жәлләп, шулай елап басып тора иде, бәгырькәем. Ә мин әзрәк соңга калсам ачуланам:
- Әни, өлгермим бит инде, соңга калдырасың! - дип чыгып чабам. Чөнки минем гадәт шундый: башта чыгуга сыерның астын чистартам, аннан соң гына чиләкне куеп саварга утырам. Ә Матур апам, чиләк куя торган урында ярамаган әйбер булса, аны аяк белән генә әзрәк шудыра да, утыра да сава иде.
Шулай итеп, кияүгә чыкканда, токмач кисеп (аны бик оста кисә идем) аш пешереп, вак-төяк коймак әвәләүдән бүтәнне белми идем". Урманда үстеңме әллә дими ни дисеннәр?" Димәделәр үзе, Аллаһка шөкер. Дөреслек яратучы кеше буларак, булачак иремне алдан ук кисәттем, ә әнигә җайлап кына әйттем.
- Теләк кенә кирәк, өйрәнерсең, - диде. Аның каравы ике эшемне килүгә бик яратты. Беренчесе шул токмач кисү. Күңелемне күреп:
- Машинка белән дә болай кисеп булмый, ашлар үткәргәндә дә, бер проблема юк икән болай булгач, - диде.
Икенчесе - сарык йоны алу. Мин килгәч, яз көне беренче тапкыр сарык йоны (мишәрстанда сарык өсте алу дип сөйлибез) алырга җыенабыз. Ул вакытларда андый эшләргә бит инде өмә җыеш иде. Әни мине ала белә дип уйламый, әкрен генә, җайлап кына аш бүлмәсендә калдырырга маташа. Ә аш бүлмәсе минеке түгел, өйдә үсмәдем бит мин.
- Әни, мин анда чыгам, син бу тирәне зинһар өчен үзең кара инде, - минәйтәм.
- Ала беләсеңме? - ди.
-Чамалыйм, тырышырмын инде, - дигән булам, мактанып булмый бит инде, кеше яратмаган баш ягыннан алам әле мин дип.
Күрше-тирә җыелды, эшкә керештек, кайчылар җырлый, менә бераздан әни дә чыкты, минем сарык йоны алганны карап торды да, бөтен йөзенә шатлык бәреп чыкты, әкрен генә пышылдап:
- Болай булса безгә бүтән өмәләр кирәк булмаячак, - диде. Чыннан да, сарык асраган дәвердә, ул эшкә без бүтән өмә җыеп тормадык.
Бу эшләрем белән ник әзрәк мактанам, хатын-кыз өчен иң кирәкле сыйфат - тәмле итеп төрле-төрле ризык пешерү булмаганга күрә, булдыра алганнарын саныйм инде. Үземне үзем бөтенләй булдыксызга чыгарып булмый бит.
Аллаһ чиләгенә күрә капкачын ясый бит ул, кирәк санаса. Бу яктан да бәхет басты мине. Башта әни сыйласа, әни үлгәннән соң, миннән булмаган тәмлерәк әйберләрне ирем пешерде. Әй, ярата, аш бүлмәсен, ә мин шуңа чиксез сөенәм. Ул тыштагы эшне бик өнәми, ә мин аш бүлмәсендәгене. Алышынабыз рәхәтләнеп.
Берсендә шулай районнан ниндидер семинардан кайтып кердем, бәрәңге сабагы чаба торган вакыт. Ирем бәрәңге өсте чаба, янына чыксам, йөзенә үк чыккан арыганлыгы, чабасы килмәве. Ә бу эшне мин яратам. Чалгы белән чабыш иде бит. Үзем дә төлке, минем пешерәсем килми дисәм яхшы түгел, имеш, иремне жәллим:
- Әйдә, алышынабыз. Син өйгә керсәң, мин монда чыгам.
Биш куллап риза булды ирем. Мин рәхәтләндереп бәрәңге бакчасыннан эш бетереп кергәндә, мине өйдә туй табыны көтә иде.
Ул пешергән пылау, лагман, итле ризыкларны, ул ясаган холодецларны ашаган дус- туганнарның исе китә. Аллаһыма чиксез рәхмәт, бу очракта да шулай гармониядә яшәткәне өчен.
Лапаста үссәм дә, тәмле ашап яшибез. Ир-хатын эше беркайчан да бүленмәде, монысы - синеке, тегесе - минеке дигән сүз булмады. Пычкы белән туры итеп такта, фанер кисәргә булса, мин кистем, балаларның да, үзебезнең дә бик тәмле итеп ашыйсы килсә, аш бүлмәсенә әтиебез керде һәм керә. Аллаһым тигезлегебездән аермасын.
Яшьләр, бу сезнең колакка. Эшләрегез уртак булсын. Акча мәсьәләсе шикелле үк, тормышта ир эше, хатын эше юк, ул бүленмәгән, Аллаһ кемгә нәрсәне яхшырак биргән, кемгә нәрсәне күбрәк өйрәткән, шуны, хәлдән килгәнне эшләргә кирәк. Аллаһ беркайчан да ялгышмый.
Айзирәк Мисалова
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар
0
0
Шундый җылы язма
0
0