16+

Башка сыя торган хәл түгел

Авылда шомырт бураны. Көчле җил, ап-ак чәчкәләрне тузгытыпмы тузгыта. Шомырт чәчкәсенең хуш исе кояшка ук барып җитәдер шикелле тоела.

Башка сыя торган хәл түгел

Авылда шомырт бураны. Көчле җил, ап-ак чәчкәләрне тузгытыпмы тузгыта. Шомырт чәчкәсенең хуш исе кояшка ук барып җитәдер шикелле тоела.

Матур Нәкыйфнең авылы! Өч ягыннан урман ураткан. Андый җирдә яшәве ансат – утыны, печәне, җиләге, гөмбәсе – иренмәгән кешегә керәсе дә җыясы. Җиңел арба җигелгән җирән кашка да тоемлый шомырт исен. Әллә яз, әллә җанын кузгаткан дәрт бахбайны урам яңгыратып кешнәргә мәҗбүр итә. 

– И-я-хха-а! – ди ул үз телендә. Аннары рәхәтләнеп пошкырып куя...
Тузганакның сап-сары чәчәкләрен таптап яшел чирәмле капка төбенә килеп туктады җигүле ат. 
– Карлыгач! Ник борчыласың соң син? Кемне югалттың? Кемне юксынып чакырасың? Әллә син дә минем улымның юклыгын тоясыңмы?

Җирән чәчле, кап-кара күзле, моңсу карашлы, чандыр гәүдәле ир, атның ялыннан сыйпады. 
– Эх! Белсәң иде минем хәлләремне! Җанымны меңгә телгән сыман итте улымның үлеме! Күпме юксынсак да кайтмый...
Авыл уртасындагы иске йортка кайгы иңгән. Иске булса да кайчандыр затлылардан саналгандыр әлеге йорт. Нык итеп эшләнгән түбәле капкасы гына ни тора! Заманча итеп ясый алмасалар да ниндидер олпатлык белән өретелгән хуҗалыкның корылмалары. Бик рәхәт кенә яшисе иде дә бит ошбу капка артларында – юк шул! Ә бит кайчандыр ялт итеп гомер кичерделәр. Йортның төп хуҗасы данлыклы умартачы, хуҗбикәсе авыл табибәсе булды. Хөрмәтттән башканы белмәделәр, тату көн иттеләр.

Аллаһының могҗизалары белән бергә башка сынаулары да җитәрлек – уңган хуҗаларга бала сөю бәхете тәтемәде. Башта бер көйгә яшәделәр, аннары бала кирәксенделәр. Илленең теге ягына чыккач, алты яшьлек Нәкыйфне балалар йортыннан уллыкка алып кайттылар. Ул чын әти-әниләрен белми, туганнарым юктыр дип уйлый. Кадердә, яратылып үсте, яңа әти-әнисе уллары өчен җаннарын фида кылырга әзерләр иде. Әллә ни зур укуларга омтылмады Нәкыйф – авылда каласын тәгаенләгән иде инде. Райондагы һөнәри көллияткә кереп киң профилле механизатор булып чыкты.

Яшьтәшләре белән бергә хәрби хезмәткә китте. Дүрт ай гына хезмәт итте – әнисе үлде. Җаныннан нидер очып чыкты егетнең – әнисен бик ярата иде. Әтисе дә олы яшьтә булгач, хәрби хезмәтен бетермичә кабат йортка кайтты. Күмәк хуҗалыкка эшкә керде. Берничә елдан әтисе дә китеп барды. Егет ялгызы гына хуҗалыкны тартты, тырышты. Яше утызга якынлашканда өйлән дип аптырата башладылар. Нурзия белән аны димләп таныштырдылар. Мамадыш ягыннан бала ияртеп килгән хатын башта бик ипле күренде. Юды, җыйды, йөзе ачык иде. Нәкыйф Нәриман атлы иярә килгән малайны үз баласы итеп кабуллады. Ялгыш та караңгы чырый күрсәтмәде, улым дип кенә торды. Нәриман әле укырга да кермәгән иде.

Җайлы гына барган тормышта уртак ике балалары туды. Уллары Нәифкә алты, кызы Зәриягә дүрт яшьтә чын йөзен ачты хатын – эчүчелеге өстенә өйдән озакка чыгып китә торган гадәте дә барлыгы беленде. Авыл беләп аптыраштылар, тиргәп тә, үгетләп тә карадылар. Әртист сыман сөйләшә дә, ышандыра да белүче Нурзияне тыңласаң исең китәрлек иде! Әллә нинди ялганнар уйлап чыгара – имеш ул айлар буе хастаханәдә аңсызланып яткан, аннары аңы чуалган, шуңа кайта алмаган. Ярый әле берәү аны танып хәтерен яңартуга ирешкән. Күршеләр андый әкиятләрне күп ишеттеләр, инде көлеп кенә тыңлый башладылар. Аракы эчүне чиргә сылтыйлар. Күңелең бозыклыкка кергәч чир инде! Бер авызыңны тыя алмасаң авыруга сабышасың шул. Карусыз, юаш Нәкыйф, хатынын айлар буе йөреп кайткач та, балалар хакы дип өйгә кертә иде. Балалар тиз үсә шул! Зәрия әнисенең юклыгын бер төрле кабул итсә, Нәиф эченә җыеп үсмерлек чорына керде. Гарьләнә белә иде балакайлар. Яшьтәшләренең әниләре тәмле ризыклар пешереп, иртән балаларын сөеп уятып мәктәпкә озата, ә аларныкы каядыр типтереп йөри. Кайтса да авызыннан сасы ис килә. Зәрия әнисеннән тәмам бизде! Ир туганнары, әтисе канаты астында тыныч иде кызга. Күрше Әминә апасы кереп сөеп чыкканда гына елыйсы килде, әллә нинди рәхәтлек биләп ала иде күңелен...

Нәримән, үги әтисен хөрмәт итте, сүзен тыңлады. Чын дуслык, ярату булды араларында. Ир, көне буе эштә, арып кайтса да балаларына назын бирде, йорттагы мәшәкатьләрне бергәләп башкардылар. Балалар иртә олыгайды, кул арасына кереп бөтен эшкә өйрәнеп үстеләр. Нурзиядән, юк-юкта хәбәрләр килә торды. Аны әле бер авылда, әле икенче якта очраталар – кайда йөрсә, кайсы ояга кунакласа да  яңа ир тапты. Телгә оста, төскә-биткә дә матур иде шул ул. Ләкин, хәмер сөреме, еллар узган саен күркәмлеген каралта барды. Чираттагы күренүендә күрше Әминә апасы кереп сүкте аны.

– Нурзия! Сине картайгач кемнәр карар икән?! Ташла эчүеңне! Балаларыңның абруен таптап яшисең бит. Ичмаса кайтма монда! Нәкыйф, син булмасаң кабат өйләнер иде! – диде.
– Нәкыйфме? Син ни сөйлисең? Өч балалы иргә кем килсен? Беркемгә дә бирмим, үзем дә тормыйм! – дип шаркылдады хатын күзләрен алартып.
Ниндидер фаҗига буласын барысы да чамаладылар. Болай гына бара алмый иде бу тормыш. Һәм ул көн килде. Авылны дерт иттереп хәбәр таралды:
– Нәиф асылынып үлгән!

Малайның эчендә ниләр булгандыр – белми калдылар. Әйтмәде, сөйләмәде... Нурзия улы үлгәч кабат кайтты. Сузылып яткан улын күргәч ава башлады. Аны алып чыгып киттеләр. Олы улы да читенсенде, кычкырып елады. Зәрияне әйткән дә юк, абыйсының суык гәүдәсен кочаклап үкседе...

...Тыкрыктан борылып чыгуга җирән бия яңгыратып кешнәде. Дилбегә тоткан, җыйнак гәүдәле ир  ат арбасыннан сикерде. Авыр сулап капканы ачты. Көйләнмәгән скрипка сыман чыелдап ачылган капка артында иркен ишегалды, ярылган утын өеме, ак чәчәккә баткан чия агачы, эскәмия каршы алды. Карлыгач кушаматлы атның эше юк – йомшак иреннәрен хымырт-хымырт итеп май башында гына була торган ямь-яшел, сусыл үләнне чемченергә тотынды
Нәкыйф, ишек биген ачты. Эчке якның баскычында озын, очлы пычак ята иде. Ул аны тиз генә үрелеп читкә этәрде.  Өйдә кеше булмаганда шулай итәсе - кырыгына хәтле шулай тиеш... 

Өйнең уртасында өйалды эшләнгән, ир аш бүлмәсе ягына узды. Мичләренә кадәр ап-ак, үзе агарта! Нәкыйф игътибарлы, төгәл хәрәкәтле кеше –  зәңгәр ягулыкка тоташтырылган плитәсенә ут элдерде, өенә су кергән – чәйнеккә су агызды. Гадәттә, хатын-кызлар башкара торган эшләрне җәлт кенә эшләп тә куйды: иске чәйне түгеп яңасын сирпеде, өстәлдә тастымал белән капланган бәлешне өлешләргә кисте, касәгә варенье агызды. 

Ашарга пешерергә өйрәнеп беткән инде ул, тамак көн саен сорый, балаларны вакытында ашатырга кирәк. Ничекләр шушы хәлләргә тарды соң ул? Уйлар, уйлар... Нәкыйф, улының соңгы мәлләрен исендә яңартты. Истәлекләр, ничек кенә чуалчык булсалар да Нурзиягә барып тоташты.

...Башта әйбәт кенә яшәделәр, иярә килгән Нәриманга  улым дип яратып кына торды бит ул. Малай да  әти диде. Беренче сыйныфка монда килгәч керде Нәриман. Нурзия бер ел чамасы ашхәнәдә эшләде. Аннары уллары Нәиф туды, ике елдан Зәрия дөньяга килде. Кеше шикелле яшәрбез дип ышанган иде – булмады... Нурзиянең, кайбер көннәрдә кичкә таба сәер генә күңеллеләнгәнен сизде Нәкыйф. Башта күтәренке кәефкә санады. Ир эш белән мәшгуль – күмәк хуҗалык кырларында трактордан төшми эшли. Хатынының беренче чыгып югалуы сәер булды. Күрше авылдан полиция шалтыратты авыл идарәсенә:
– Кызыңны килеп ал! Ә хатының исерек, аны үзебез белән алып китәбез, – диделәр. Зәрияне алып чыгып китеп, исереп йөргән! Шуннан башланды... Нурзиянең эчүләре, күңел ачулары ешайды. Инде чыгып китеп югалуларның көннәре арта гына барды. Ачуланып та карады, матур гына да әйтте. Бетте, башка эчмим ди иде. Берәр атна әйбәт кенә йөри. Ашарга пешерә, юа-җыя...Аннары тагын юкка чыга. Берәү булса аны әллә ниләр эшләтеп ата инде. Чыдады Нәкыйф. Бәлки төзәлер дип өметләнде. Зәрия нәни бит, әнисе кайтса куана, сикергәли иде. Исереклек белән котырганда балаларына акырып уята иде ул аларны! Нурзияне шул хәлләрдән соң аналык хокукыннан мәхрүм иттеләр. Аннары, полициягә теләсә ни әйткән өчен, колония поселениедә утырып кайтты. Шундый әни буламы инде?! Алар һаман канун белән аерылышмаган әле, аны эшләргә кирәк булыр. Йөрсен шунда типтереп...

Нәриман, әнисенең кырга сыймас кыланмышларын авырдан кичерде. Нәиф белән Зәрия әле ул чакта бик аңлап та бермәгәннәрдер. Нәриман, әнисе “ил гизеп” кайткач кулын гына селтәде, сөйләшми иде. Егет инде бүгенге көндә буй җитте, ерак түгел бистәдә эшли, әтисен якын итеп кайтып китеп йөри. Еллар узган саен Зәрия белән Нәиф тә әниләре өчен ояла башламаганнардыр дип кем әйтә ала? Әти кеше эчеп йөрүе дә оят әле балаларга. Ә монда әниең! Җитмәсә чыгып китеп югала да берни булмагандай кайтып керә. Күңелләре сүрелде сабыйларның, алар да бизде. Мәктәпкә кергәндә кызын да, улын да үзе җитәкләп озатты Нәкыйф. Ярый әле район социаль яклау бүлегеннән ярдәм иттеләр, гаиләне һәрчак күз уңында тоттылар. Ир баланы ничек киендерергә икәнен аңласа да Зәриягә нәрсәләрне кайчан аласын төшендерделәр. Улым, улкаем ла минем! Ир сулкылдап алды…

Нәиф яшьтәшләреннән әллә ни аерылмады инде ул. Малай кеше бит, артыгын ачылып сөйләшмәде. Үз эченә бикләнгән иде дип тә әйтеп булмый. Әмма, әнисе турында сорашып, теләсә ни әйткәне булмады. Анысы йөрәгенә җыелгандыр. Эшкә батыр булды, тик әтисе баланы артык хезмәт белән интектермәде, укысын диде. Мал-туар тотмагач эш тә юк инде ул. Көрәшкә яратып йөрде. Мәктәптә, бик күп малайлар сыман, уртача укыды. Укытучылар, ялгыш та, аерып сүз әйтеп ачуланмадылар аны. Ул яктан мөгәллимнәрне гаепләргә тамчы да урын юк. Үзләре дә аптырашта. Дөресен генә әйткәндә, Нәиф шушы хәлне ясагач бөтен халык аңгырайды. Кем көткән андый эшне?!

Туган көненә бүләккә яхшы телефон алып бирде, вак-төякне үзең ал дип мең сум акчасын болай бирде әтисе. Әти рәхмәт, дип кочаклап үпте. Җәй көне эшләп ноутбукка акча җыябыз дип сөйләштеләр. Өйдә чәй өстәле ясадылар, күңелле генә итеп утырдылар. Мәктәптә иптәшләре белән утырдылар, күңеле булып кайтты. Әнисеннән котлау көткәндер, бәлкем. Тик Нурзиянең анысына башы җитмәде. Кызының унөч яшенә курчак күтәреп килгән иде!  13 яшьлек кызга курчак кирәк түгел шул инде, Нурзия! Ана җылысына кушып яхшырак бүләк китерәсе иде ичмаса! Уйнамыйлар алар хәзер ул яшьтә курчак белән! Син дөньяңны онытып эчеп ятып кына вакыт тукталмый! Зәвыклар үзгәрә, еллар да, замана да алга чаба! – дигән иде ир... 

Бәла киләсе көнне Нәкыйф иртүк эшкә китте, иртәнге тугызда кайтты. Гадәтләре шундый – ашарга берсен-берсе көтеп торалар. Ул көнне токмач кыздырды, банкалы ит ачты, балаларны ашатты. Ир янә эшкә китте, Нәиф һәйкәл тирәләрен җыештырырга дип сыйныфташлары янына китте.  Кичләтә кайтканда балалар икесе дә өйдә түгел иде. Уйныйлардыр, иптәшләре белән берәрсендә утыралардыр диде Нәкыйф. Авыл җире бит, һаман аларны карап тормыйсың. Балалар кайткач пилмән пешерермен дип ниятләде һәм чәй дә эчмичә ишегалдына чыгып электр пычкысы белән утын кисте. Ике сәгать чамасы эшләгәч, тукта әле, мунча өйалдына кибәргә кертеп куйган бер ике пүләнне дә кисеп алыйм дим мунчага атлады. Шул мәлдә баласының асылынып торган гәүдәсенә бәрелә язды...

Ир, абына-сөртенә урамга йөгереп чыкты. Каршыда кибет, медицина пункты – аннан йөгерешеп керделәр. Баланы баудан төшерделәр, сузып салдылар. Ашыгыч ярдәм килеп улының мәетен хастаханәгә алып китте. Икенче көнне ярып кайтардылар. Нәкыйф төштәге сыман йөрде, бөтенесен хәтерләми дә. Нурзиягә кемдер хәбәр салган. Ул якын тирәдәге авылларда йөри бит, тиз килеп җитте. Уйнарга булдырды – елады, яулыкларын мөселманча бәйләп йөрде, җыештырды. Хатыннар ачуландылар ахрысы – алар белән телләшеп алды. Соңгы тукталышы ерак авылдагы бер ирнең йортында булган икән.

Нәифнең үлеме башка сыя торган хәл түгел! Тикшерүчеләр ярты авылны йөреп чыктылар – беркемгә берни әйтмәгән, язу калдырмаган. Укытучы апалары белән һәр китапның битен аерым актарып чыктылар – берни юк. Интернеттагы битендә дә шикле фикер тапмадылар. Серләрен, борчуларын кабергә алып китте балакай. Әллә берәрсе берәр сүз әйттеме дип тә уйладылар. Сүз күп инде ул, әллә нәни йөрәге күтәрә алмадымы икән? 

...Шомырт чәчкәсен койганда авылга ямьсез хәсрәт булып килгән ошбу үлем турында озак еллар сөйләшерләр. Яши дә башламаган килеш якты дөньяны калдырмаса да булгандыр балакайга! Сөйләсен, еласын иде, зарлансын, тик исән генә булсын! Кирәкмәгән үлемнәр болай да җитәрлек, инде мондый итеп үлү иң читене... 

Зәрия, әтисе белән табын артына утыра да каерылып тәрәзәгә карый. Үзе дә сизмичә абыйсын көтә. Нәриман, интернет битләренә матур итеп кайгынамә язган. “Бердәнбер ир туганым син минем! Тыныч йокла! Без сине онытмабыз! Без сине яратабыз!” – дигән. 

...Ярату сүзләрен бер-беребезгә вакытында әйтешик! Сөйләшик, аралашыйк! Эчкә җыеп йөрәк яндырганчы тышка чыксын борчу дигәне. Шайтан булып җанга урнашса, котыртып, бау күрсәтеп тора ди бит ул, Аллаһ сакласын! 

...Нурзия турындагы хәбәр авылга көз көне килеп керде. Хатын, эчүдән эче янып үлгән. Юл читендә аунаган гәүдәсен үз әнисе тапкан. Әҗәле аны үз авылына тартып кайтарган булгандыр, күрәмсең.

Фәридә Ибраһим.
Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

6

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Эй язмыш,

    • аватар Без имени

      4

      0

      Эт тә үз балаларын ташламый.Андый сансыз хатыннар бик күп бу дөньяда.Малае шушы шакшы әнисенең кыланмышларыннан шушы дөньядан киткәндер.Бу хикәя гыйбрәт булсын, аракыны яратучы хатыннарга.

      • аватар Без имени

        3

        0

        Нилэр генэ юк бу доньяда... Кызганыч, бик кызганыч хэл Ходай курсэтмэсен

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нилэр генэ Юк бу

          Мөһим

          loading