Тормыш – гаҗәеп кызык нәрсә бит ул! Бигрәк тә мәхәббәт өлкәсенә караганнары. Әйтик, җир йөзенең ике почмагында ике бала – малай белән кыз үсә.
Аларны язмыш гомерләренең билгеле бер ноктасында очраштыра да, мәхәббәт ялкыны кабына. Шул хис аркасында кайчандыр бер-берсен бөтенләй белмәгән, күрмәгән ике кеше бер-берсенең иң якын, иң кадерле кешесенә әверелә. Моны могҗиза дими ни дисең?!
Рафаил белән Камилә беренче күрешүдә үк бер-берсенә гашыйк булдылар. Танышулары да кызык килеп чыкты аларның. Камиләнең башка шәһәрдә яшәүче дус кызының туган көненә баруы иде, студент егет исә шул шәһәр аша туган авылына юл тота. Билет сатучы, ялгышып, автобуста икесенә бер үк урынга билет саткан. Тарткалашмадылар, урын өчен гауга чыгармадылар, килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны җайлап кына хәл итеп куйдылар яшьләр. Әгәр билет сатучы шунда игътибарсызлык җибәрмәсә, бәлкем алар бер-берсен гомердә дә таба алмаслар, башка ярлар белән гомер итәрләр иде.
Камилә белән очрашып йөрүенә Рафаилнең әти-әнисе, туганнары баштан ук каршы булды. Югары уку йортында укый торган, шәһәрдә туып, әнисе белән ялгызы гына үскән кыз аларга килен буларак һич туры килми, чөнки мондый кыз гомердә дә авылга яшәргә кайтмаячак, кайтса да эш рәте белмәячәк. Егет исә бөтенләй башка тәрбия алган – туган нигезгә, авылга берегеп үскән. Өченче – төпчек бала булып дөньяга килгән Рафаил авылда төп йортта калып әти-әнисе янәшәсендә булырга, абзар тутырып мал-туар асрарга, каладагы апалары һәм абыйлары гаиләсен ит, сөт, май белән тәэмин итеп торырга тиеш иде.
Техникумда укуын тәмамлагач, Камилә белән ике ел очрашып йөргән Рафаил “шәһәрдә яшәмәячәкмен”, дип араларны өзеп, авылга кайтып китте. Егетнең авылга кайтуына барлык туганнары куана, аеруча әнисенең сеңелесе сөенә – кулыннан бөтен эш килгән “пләмәш” ирдән аерылып кайткан хатын өчен иң кулай ярдәмче буласы ла! Әнә, мунчаны эшләп бетерәсе бар, кош-корт оясы ясыйсы, келәт корасы... авылда ир-ат кулыннан башка яшәп кара син!
“Ул шәһәр ялкавыннан мең өлеш чибәр, мең өлеш яхшырак кыз табарбыз сиңа!” – дип энесен юаткан апасы Рафаилгә “туры килә торган әйбәт кыз”ны сайлап та куйган инде. Медицина көллиятен тәмамлап, районга эшкә кайтасы икән Ләйлә. Район үзәк хастаханәсендә лаборант булып урнашырга урын да әзер, ди. Район үзәге авылдан ерак түгел, йөреп эшләр. Тора-бара, балалары булгач, эшеннән китәр, балалар хатын-кызны гаиләсенә беркетә ич ул.
Авылга яшәргә кайткан Рафаил эшләрен бетереп кич белән гел Ләйлә янына бара, борчаклары пешә яшьләрнең. Туганнар да эшнең туйга таба баруына куанып туя алмый.
Әмма бөтен эшне Ләйләнең әнисе бозып ташлый. Егет кыз янына килгәч, үз позициясен белдереп куюны кирәк таба: “Безнең кызның район үзәгендә җир кишәрлеге бар, өй салырсыз, шунда яшәрсез” – дип әйтеп сала. Газиз кызын айгырдай ажгырып торган каенана янына авылга хезмәтче итеп кайтарып җибәрергә бер ата-ана да атлыгып тормый шул.
Бу сүзләр Рафаилнең мин-минлегенә тия. Әле кавышмаганнар, яши башламаганнар – инде аның өчен барын да хәл итеп куйганнар! Шулай итеп, “менә дигән килен операциясе” барып чыкмый кала. Яңадан шәһәргә чыгып китә егет. Камилә янына бара, тезләнеп елый-елый гафу үтенә, аны гына яратуын, көне-төне аны уйлап януын әйтә. Камилә, билгеле, яраткан кешесен гафу итә, алар яңадан очрашып йөри башлыйлар.
Калага яңадан килгән мәлдә Рафаил Камиләгә: “Әти-әни синең янга килгәнне белми, мине эшкә генә китте дип уйлыйлар”, - дип әйтә. Соңрак, эшкә урнашып, машина алгач та: “Синең янга барып йөргәнне белгәч, әти машинаны калдырырга кушты”, - дип кызның һушын ала. Камилә исә ни өчен Рафаилнең туганнары үзен яратмаганнарын һич аңлый алмый: яхшы гаиләдән, укымышлы, акыллы, эштән куркып тормый, Рафаилне ярата...
Ничек итеп ризалата алгандыр Рафаил, әмма әти-әнисе улларының Камилә белән кавышуына ризалык бирә. Йоласын туры китереп, Камиләнең ата-анасыннан кыз сорарга баралар хәтта. Әмма туйда каената белән каенана кеше матәм мәҗлесендәге кебек утыралар – әйтерсең лә иң кадерле кешеләрен җирлиләр.
Ә яшьләр өчен сынаулы тормыш башлана гына иде әле...
Ландыш Тимерова
Комментарийлар
7
0
Рафаилнең Камиләгә булган мәхәббәте ышандырмый
0
0