Бу гыйбрәтле хәл турында моннан берничә ел элек танышым Галина Петровна сөйләгән иде.
Ул бәян иткән тормышчан вакыйга мине шактый ук тетрәндерсә дә, ул чакта кулыма каләм алырга Аллаһтан вәгъдә җитмәгән булган, күрәсең. Бүген хәтер йомгагын сүтәргә булдым.- авт.Х.Г.
- Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәрчегендә көн күрүче туганнан туганым Клавдия түти юбилеена кунакка чакыргач, тәвәккәлләп ерак юлга чыккан идем, - дип сөйләргә кереште Галина ханым. - Купедагы юлдашым матәм төсендә - карадан киенгән иде. “Авылда яшәүче әбием үлгән. Бу венокны шуның каберенә куярга алып кайтам. Поезддан бабакай үзе каршыларга тиеш”, - диде. Каршымда утырган егерме ике яшьләр чамасындагы ир-егетнең төпсез зәңгәр күзләре, күперенке мыеклары, артка таба таралган куе коңгырт чәчәләре, бер-берсенә тоташа язган калын соргылт кашлары, зифа буе, якты елмаюлары, ягымлы итеп эндәшүләре мине әллә нишләтте, чөнки ул яшьлегемдә өзелеп сөйгән, гомерем буе сагынып көткән кешем - Арсенийны бик нык хәтерләтә иде. Шунлыктан, юл буе сөйкемле сөякле Артемнан күземне ала алмадым. Читтән карап торучы булса, яше алтмыштан узган бу карчык, чепи күзләрен тасрайтып, оялмыйча нишләп бу яшь ирне күзли икән? - дип аптырар иде. Ә мин күрәзәче сихерләгән елан халәтендә. Утны сүндереп яткач та, күземә йокы кермәде. Гүя бөтен гомер юлым кино кадрлары сыман күз алдымнан йөгерешеп узды.
***
- Казан авиация техникумын тәмамлап, Горбунов исемендәге авиазаводка яңарак кына эшкә урнашкан унтугыз яшьлек җиләк чагым иде. Син укыган кеше, җаена тиз төшенерсең дип, заманча идарә ителешле өр-яңа станок – ЧПУ артына бастырдылар. Берничек тә җаен таба алмагач, чимал тутырылган агач әрҗәләр арасына кереп постым да, үксеп еларга керештем. Булдыксыз, дип эштән куып кайтарсалар, кырыс холыклы әни күзенә ничек күренермен? –дип балавыз сыктым. Шулчакта каршымда озын буйлы сөйкемле ир-егет пәйда булды. “Чибәркәйгә кем тигән? Берәр юньсезе авыр сүз әйтеп рәнҗеттеме? Әллә ачы суган ашаганга гына, чык тамчысыдай саф күз яшьләрен станок артына качып түгәме? – дип, серле зәңгәр күзләреннән җылы нурлар сибеп, ихластан елмаеп, миңа кулын сузды. Инженер Арсенийны яңа типтагы станокларны урнаштырырга, көйләргә дип, Казанга командировкага җибәргәннәр икән. Мин аңа баш югалтып гашыйк булуымны сизми дә калдым. Заводка бары тик аны күрер өчен генә ашкынып килдем. Әнигә безнең мөнәсәбәтләр турында җиткергәннәр иде. ”Син - беркатлы ахмак кызый, аның өйләнгән кеше икәнлеген, тиздән үз шәһәренә, гаиләсе янына кайтып китәчәген беләсеңме соң? Моннан соң синең яныңда үзе түгел, эзе дә булмасын!” - дип, ультиматум куйды. Әни әйтте дип кенә, янып сөйгән йөрәккә әмер биреп булсачы! Шулай да, Арсенийга бу күңелсез хәбәрне җиткердем. “Мин чыннан да әлегә гаиләле кеше. Элеккеге күрше кызы Евдокиягә, чирле булганына күрә, бары тик аны кызганып кына, яратмыйча өйләнгән идем. Ул рак белән авырый. Табиблар терелүгә өмет юк, чире азган, дүртенче стадиядә, диделәр. Гомеренең санаулы көннәре генә калганын белгәнгә күрә, аны ташлый алмыйм. Мин сине генә өзелеп яратам. Без бер- беребез өчен туганбыз. Өйләнешеп, бәхетле озын-озак гомер итәрбез. Синең кебек матур кызлар, минем кебек көчле рухлы уллар үстерербез. Евдокияне мәңгелек йортына илтеп урнаштыруга, сине кайтып алырмын. Көтәрсең бит, алтын алмам?! - дип күзләремә өзелеп бакты. Борынгылар: ”Мәхәббәтнең күзе сукыр, сөю лакан кочтыра”, - дип юкка гына әйтмәгән икән. Әнине рәнҗетеп, өйдән чыгып киттем. Завод кунакханәсендә яши иде ул. Шунда күчендем, бәхет диңгезендә йөздек. Ике ай күз ачып йомган арада узып китте. Елашып аерылыштык. Ул киткәч, үземнең авырлы икәнлегемне белдем. Аның мине кайтып алуын, көннәрне генә түгел, сәгатьләрне санап көттем. Шулчаклы ышанган идем, кайтмый калыр дигән уйны башыма да китермәдем. Улым туды. Декрет ялы ике генә ай иде бит ул чакта. Нарасыйны яслегә урнаштырып, эшкә чыктым. Беркөнне эшкә килсәм, завод ишеге каршында бер корсаклы хатын тилмереп басып тора. Кулына зурайтылган портрет тоткан. Астына: ”Зинһар ярдәм итегез!”- дип язып куйган. Фотога күзем төшкәч, дертләп киттем. Бу минем Арсенийга ике тамчы су кебек охшаган түгелме соң? Түзмәдем, авырлы бичәнең янына барып, сүз куштым. “Менә шушы фотодагы ир затының – карынымдагы баламның әтисенең адресын эзләп килдем. Бер ел элек сезнең заводта наладчик булып эшләп алган иде ул. Кадрлар бүлегеннән аның турында мәгълүмат табарга булышмассызмы икән? Хатынымда - яман чир, аны күмгәч үк сиңа өйләнәм дип, ышандырып киткән иде. Нишләптер, үзе һаман килеп күренми. Мин - тома ятимә. Балам тугач, безне тулай торакка кертмәячәкләр бит инде. Башка кайтып керер җирем, Арсенийдан башка якын кешем юк,” - дип яшьле күзләрен миңа төбәде. Бу хәбәрне ишеткәч, гүя мине аяз көндә яшен сукты. Завод ишеге төбендә аңымны югалтып егылганмын. Хастаханә ятагында бик озак аунадым. Минем үләсем килде. Депрессиядән интектем. Бары тик сабыем ятим калыр, минсез ул ни күрер? - дигән курку гына янәдән тормышка кайтарды. Минем кулны сораучылар булса да, яратмыйча кияүгә чыкмадым. Гомерем бушка узды дип әйтә алмыйм. Кичкедә укып, КАИ тәмамладым. Эшемдә югары күтәрелдем. Инженер-конструктор булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Улымны яратып, йөрәк назымны биреп тәрбияләдем, шөкер, чын кеше булды. Оныклар сөю бәхетенә ирештем. Бүгенге көнемә рәхмәтлемен. Яшьлегемдә алдансам да, чын сөю хисен татуым белән үземчә бәхетлемен. Арсений мине килеп алган булыр иде, хатыны бик озак үлә алмый яткандыр. Бәлки үзе берәр фаҗигале хәлгә, бәла-казага тарыгандыр. Улының туасын белмәде бит ул. Әгәр белсә, күрергә килмичә калмас иде, - дип, күңелемне юатырга маташтым. Дөресен әйтәм, мин аны гомер буе өзелеп көттем. Килсә, гафу итәргә, аңа ияреп җир читенә китәргә әзер идем...
***
Вагондагы вәсвәсәле төннән соң, башым тубал булып, урыннан көчкә торып бастым. Яшь егет, минем белән саубуллашып, үз станциясендә төшәргә җыенды. Озата чыктым. Перронда, як-ягына карангалап, әрле-бирле йөренүче, чал чәчле, озын буе дугасыман булып бөгелгән ябык чырайлы картка: ”Бабакай, мин кайтып җиттем! Шөкер, әбекәйне соңгы юлга озатырга өлгердем”, - дип, Артем кул болгады. Карт вагон ишеге төбенә килеп баскач, карашларыбыз очрашты. Мине танымады бугай ул. Һәрхәлдә тонык карашы битараф кебек тоелды. Ул хәлсез карт – минем керсез күңелемне, саф сөюле йөрәгемне гомерлеккә үзенә бәйләп куйган алдакчы “бабник” Арсений иде. Ышанасыңмы-юкмы, бу минутта гүя өстемнән авыр йөк төшкәндәй булды. Әйтерсең, җанымны-тәнемне богаулаган зынҗырлар мизгел эчендә коелды. Поезд кузгалды. Моңсу күзләремне алар киткән якка төбәп, озаклап карап тордым. Кайчандыр мине гашыйк итеп, сөю канатында хыялый биеклекләргә меңгереп, каурый болытлы зәңгәр күкләргә чөеп, иркәләп иләсләндергән яшьлек мәхәббәтем Арсений белән генә түгел, ул алдап, ташлап киткәч, ачы язмыш җилләре каты, салкын җиргә тартып төшереп, утларга салып көйдергән, салкын суларга салып туңдырган, шулай да, кадерле хатирәләргә бай шаулы яшьлегемнең үзе белән мәңгегә хушлаштым мин бу минутларда, - дип, Галина ханым моңсу елмайды.
Хәмидә Гарипова
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар