- А-а-а...ай, әтием, тимә инде, җибәр, - дип ачыргаланды Миләүшә, үзен кулларына алып, зыр-зыр бөтерүче әтисенә.
– Әтисе, әтисе, дим, Зөфәр, җитәр инде. Төшер, авыр ич. Ул бит инде хәзер сабый бала түгел, - дип елмайды Ләлә, бер иренә, бер кызына карап.
– Әтисе, җитәр инде, дим. Күрәсеңме, кыенсына да бугай, - дип кабатлады Ләлә, әтисенең кулларында әйләнүче Миләүшәнең комачтай кызаруын күргәч. - Ул бит хәзер җиткән кыз бала. Ни дисәң дә, унбиш яшь!
Ләләнең әлеге сүзләре ярап куйды бугай. Зөфәр әйләнүеннән шып туктады. Ата белән кыз, мыш-мыш килеп, табынга килеп утырдылар.
Миләүшәгә бүген унбиш яшь! Ләлә белән Зөфәр, бердәнбер кызларының бәйрәмен үткәрер өчен, табигать кочагына чыгарга уйладылар. Авыл җирендә яшим дигәч тә, гел маллар арасында, эшкә бирелеп кенә яшәргә димәгән бит инде. Әзрәк саф һавада, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял да итә белергә кирәк. Күңелсез булмасын, диеп, гаилә дуслары, күршеләре – Фәния белән Дамирны да алдылар.
– Ләлә, Миләүшәгә иптәшкә берәр малай да алып кайт инде, - дип сүз башлады Фәния.
– Нинди малай ди инде ул. Буйга җиткән кызың булганда?! - дип кыенсынды Ләлә. – Ә, бәлки, Дамир белән сиңа берәр бәбәй турында уйларгадыр?..
Әлеге сүзләрдән соң Фәния белән Дамир бер-берсенә карашып куйдылар. Зөфәр дә үзенең әйткән сүзләренә үкенеп, кыенсынып утырган хатынына кырын күз белән генә карап алды. Фәния белән Дамирның баласы юк икәнен дә, гаепнең Дамирда икәнлеген дә бик яхшы белә иде алар. Тик нишләтәсең бит, әйтеләсе сүз әйтелгән иде.
Шул көннән соң Фәния белән Ләләнең аралары әллә нишләде. Юк, алар тәмсезләнешеп, бер-беренә ямьсез сүзләр әйтешмәделәр, тик элеккечә бер-берләренә кунакка йөрешеп, ахирәтләрчә серләрен уртаклашмадылар. Ләлә, төрле сәбәпләр табып, Фәнияләргә бер-ике керде керүен, тик бу гына суына барган араларны җылыта алмады. Үпкәчән, нечкә күңелле иде Фәния. Унбиш елдан артык дус, тату яшәгән күршесенең уйламыйча әйтелгән сүзен дә күңеленә якын алып, читләшкәннән-читләшә барды.
Бу ике гаиләнең арасын Фәниягә килгән ачы хәсрәт якынайтты.
Үзәккә үтәрлек салкын кышкы көннәрнең берсе иде. Фәния, ачыргаланып кычкырып, Ләләнең ишеген шакыды. Тораташтай катып, агарынып, чак-чак сулыш алып басып торган Фәния еларга да, көләргә дә белми иде:
– Тизрәк, тизрәк булыгыз, - дип көчкә сүз башлады Фәния. – Дамир бау алып, асылынырга кереп китте.
Ләлә белән Зөфәр Фәния артыннан йөгерде. Бау алып, асылынырга диеп киткән Дамир, абзар, мунча тирәсендә дә күренмәде.
– Кайларга китте икән соң инде?! Абзарга кереп киткән иде бит, - дип бер урында тупырдады Фәния.
Кайдан гына эзләмәсеннәр, өй тирәсендә Дамирны таба алмадылар. Фәнияне тынычландырырга, дип өйгә кергәч, Ләлә авып китә язды: өй түрендә матчада Дамир асылынып тора иде. Ачыргаланып елаган Фәнияне юатып утырганда, Ләләнең күзе өстәлдәге кәгазь кисәгенә төште. Бу кәгазь Дамирның үләр алдыннан язып калдырган хаты иде. Хатны укыгач, Ләлә агарынып китте, бугазына тыгылган төер еларга да, сулыш алырга да ирек бирмәде. Хатны бөгәрләп кесәсенә тыкты да, Дамирның кулларын тотып карады, пульсын тикшерде. Моны ул фәкать Фәния әйткәнгә генә эшләде. Егерме елга якын шәфкать туташы булып эшләп, үз-үзенә кул салган кешеләр белән беренче генә очрашуы түгел иде Ләләнең. Зәңгәрләнеп килгән Дамирның мәет икәнен бер күрүдә чамалады ул.
Гомеренең чәчәк аткан дәвере – утыз дүрт яшендә тол калган күршесен чын күңеленнән кызганды Ләлә. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Җәйләр җиткәч, Зөфәр печәнен чабарга булышты, мунчасына, дип, утынын әзерләп бирде.
Елдан артык вакыт үтте. Унҗиде ел бергә тату гына яшәгән гаиләгә әйтерсең лә күз тиде. Кызы, хатыны өчен җанын да кызганмаган Зөфәр эчә башлады, хатынын кыйнап ташлаган көннәре дә булгалады. Әнисен яклап чыккан Миләүшәгә дә йодрыкны хәйран татырга туры килде.
Ул көнне дә салып кайтты Зөфәр. Ишектән керә керешкә үк, аягына килеп сарылган мәчене тибеп очырды, ашарга даулый башлады. Сабырлыгының чигенә җиткән Ләлә:
– Бар, сөяркәң янында ашап кайт, - дип кычкырды.
– Син нәрсә сөйлисең, себерке, авызыңны чамалап ач, - дип җикеренде Зөфәр.
– Минме себерке?! Син ул! Әллә, кем белән миңа хыянәт иткәнеңне белми дисеңме? Барысын да беләм, - диде Ләлә, яшьләрен чак-чак тыеп торып. Хатынының бу сүзләре Зөфәргә нык тәэсир итте бугай, ул, ярсыганнан ярсый барып, Ләләгә кычкырды:
– Күрдеңме, тоттыңмы соң син мине?
Ләләгә шул җитә калды. Ул Дамирның үләр алдыннан язып калдырган хатын Зөфәрнең борын төбенә үк китереп терәде. Зөфәр күзләрен бер ачып, бер йомып, язуны укып чыкты. Әлеге хатта Дамир, Фәния белән Зөфәрнең инде күптәннән сөяркәләр икәнен, шушы гарьлеккә чыдый алмыйча үз-үзенә кул салуы турында язган иде. Зөфәр, бар ачуын җыеп, хатынына ташланды. Ләлә кычкыра торды, ә Зөфәр типкәли торды. Ләләнең “Бала, бала” дип өзгәләнүе дә ярдәм итмәде. Мәктәптән кайтып кергән кызлары Миләүшә, идәндә кан эчендә яткан әнисен күргәч, күршесе Фәниягә йөгерде. Елаудан ярсыган Миләүшәне күргәч, Фәния ярдәмгә ашыкмады.
– Шул кирәк аңа. Әтиең артыннан күзәтеп йөргәнче, берәр кирәкле эш эшләсен иде, - диде Фәния, мыскыллы елмаеп.
– Нишләп әтине күзәтсен ди ул. Аның эше болай да җитәрлек. Әни әтигә болай да ышана, - дип сүзгә кушылды Миләүшә гаҗәпләнеп.
– Шулайдыр шул, - диде Фәния. – Бар, күземнән югал. Мин сезнең тормышка тыкшынмыйм, - дип, Миләүшәне этеп-төртеп диярлек чыгарып та җибәрде.
Фәниянең әлеге адымын һич тә аңламаган Миләүшә, кире өенә йөгерде. Ә анда инде әтисе тынычланган, әнисе аңын җуеп идәндә ята иде. Өйгә, тавышны ишетептер инде, халык җыелды. Һәммә кеше, авылда һәркем өчен үрнәк булып яшәгән гаиләнең шулай таркалуын күреп, шаккатып, тел шартлаттылар. Арада кайсыберләре, эт итеп, Фәнияне сүкте.
Ул арада “Ашыгыч ярдәм” машинасы да килеп җитте. Зөфәр, хатынының хәлен белешүне дә кирәк тапмыйча, чыкты да китте.
Ике көн аңына килә алмады Ләлә. Әнисенең күгәренгән йөзенә караган саен, әтисенә булган нәфрәте көчәя генә барды Миләүшәнең. Аңына килгәч, Ләлә беркемне дә танымады, әллә нинди сүзләр сөйләде, кычкырып-кычкырып көлде. Өстәвенә, табиблар аның көмәнен дә алырга мәҗбүр булдылар. Ләләнең тереләчәгенә өмет аз иде. Ә Миләүшә көтте, өмет итте. Тик өмете генә һаман акланмады Миләүшәнең.
Хастаханәдән кайткач та, ямьсез күренешкә тап булды Миләүшә. Әтисе, әйберләрен җыеп, өйдән чыгып киткән иде. Өзгәләнмәде дә, аптырамады да Миләүшә. Әтисеннән күптән күңеле кайткан иде инде аның.
Ә беркөнне аларга Фәния керде. Күршесен күргәч тә, үзен тыеп кала алмады Миләүшә.
– Нәрсә кирәк сиңа? Әти янына кергән булсаң, ул өйдә юк, - дип, тупас итеп сүз башлады ул.
– Әтиең миндә. Ул миндә яшиячәк. Шуны әйтергә дип кергән идем, - диде Фәния мыскыллы итеп.
– Рәхәтен күр. Тик бел, ул барыбер әнине ярата, - дип кычкырды Миләүшә. Моны ишеткәч, Фәния кычкырып көлде: - Әниеңнеме?! Кит инде! Синең дивана әниең кемгә кирәк соң, кызый.
– Дивана түгел минем әнием. Ул - авыру. Ул тереләчәк, - диде Миләүшә.
– Син моңа үзең ышанасыңмы соң? Терелмәячәк синең әниең, гомер буе дивана булып калачак, - дип сөйләнде Фәния, ләззәтләнеп. Миләүшә, сүзсез калып, озак кына торды да, бераз тынычланып, сүзен дәвам итте:
– Ни өчен күралмыйсың син безне? Ә үзең кайчандыр әниемне чын дустым дия идең...
– Мин аны беркайчан да дустым дип санамадым, - дип ярсыды Фәния. – Миңа тиешле мәхәббәтне тартып алды ул. Дамир гомере буе әниеңне яратты. Ә мин Дамирны бар нәрсәдән артык күреп ярата идем. Үзеңне яратмаган кеше белән яшәүне рәхәт дип беләсеңме әллә син? Менә хәзер әниеңнең чираты, ул да өзгәләнсен әле әзрәк...
Айлар үтте. Зөфәр Фәния белән яши бирде, ә Миләүшә, көн-төн йокламый, авыру әнисен тәрбияләде. Ә беркөнне Ләлә, кызы Миләүшәне гаделсез, кырыс язмыш кочагына ташлап, кырык яшендә мәңгелеккә китеп барды.
Әнисенең җеназасы өстендә бер бөртек яшь тә чыгармады Миләүшә. Дөньяның гаделсезлеген, кешеләрнең ваемсызлыгын күреп, бәгыре каткан иде аның. Әнисен җирләп, кырык көн үтүгә, авылдан китеп тә барды кыз. Авылны чыкканда үз-үзенә: “Әнием яшенә җитмичә, авылга кайтмаячакмын”, - дип сүз бирде, “бәхетләрем, шатлыкларым, үзем белән китегез”, дип, Ходайга ялварды.
Шәһәргә китеп урнашкан унсигез яшьлек кыз, дөнья мәшәкатьләре белән, еллар үтеп, чәчләренә берән-сәрән чал кергәнен дә сизми калды. Әнисе эзеннән китеп, зур табиб булды, өч бала әнисе булып, матур оя корды. Ә бүген аңа кырык яшь. Авылдан чыгып киткәндә биргән антын исенә төшереп, Миләүшә, гаиләсе белән авылга җыенды.
Авылга керә-керешкә үк, зыяратка сугылып, әнисе рухына дога кылырга уйлады. Әнисе белән янәшә әтисенең каберен дә күргәч, тәненә салкын йөгерде Миләүшәнең. Кабер өстендәге чүп үләннәрен күргәч, әтисенең бик күптәннән үлгәнлеген аңлады.
– Барыгыз, бар, машинада утырып торыгыз, - дип, гаиләсен озатты да, әнисенең каберенә ятып, үкси-үкси елады. Озак еллар кайтмаганы өчен әнисеннән гафу үтенде. Шулчак аны берәү кысып кочаклап алды. Ә үзе бертуктаусыз: “Апа, елама, еласаң синнән көләчәкләр”, - дип кабатлады. Куркуыннан сикереп торган Миләүшәнең каршысында егерме-егерме бер яшьләрдәге, тешләре коелып беткән, шадра битле бер кыз басып тора иде. “Әстәгъфирулла. Кемнәрең генә юк синең, Ходаем”, дип уйлап куйды Миләүшә эченнән генә.
– Кем кызы соң син? Монда нишләп йөрисең? – дип кызыксынды Миләүшә әлеге сәер кыздан. Ә кыз һаман: “Әни әшәке, әни усал”, - дип кабатлады.
Миләүшә тиз-тиз генә китәргә җыенган иде, “Лилия, табыйм гына, барыбер үтерәм” дигән тавыш ишетеп, туктап калды. Сәер кызның шуны гына ишетүе булды, куркуыннан йөгерә-йөгерә каберләр арасына кереп китте. Ә зыяратта кычкыра-кычкыра юләр кызын эзләп йөрүче хатын Фәния иде...
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Комментарийлар