– Мопед белән шлемсыз идарә итү бер мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә (административ хокук бозулар кодексының 12.6нчы маддәсе, – дип ачыклык кертә адвокат Марат Тәлгать улы. – Җитешсезлекләре булган мопед белән идарә итү 500 сум күләмендә административ штраф салуга китерә (Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсенең 1нче өлеше). 16 яшькә җиткән затлар административ җаваплылыкка тартыла. Балигъ булмаганнарның штрафлары әти-әниләре тарафыннан түләнә. Мопед белән идарә итүче бала тарафыннан гражданнарга яки аларның милкенә зыян китергәндә, әти-әниләр балигъ булмаганнар белән беррәттән, гражданлык-хокук җаваплылыгы тотачаклар (зыянны каплыйлар). Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы булмаган балага мопед белән идарә итүгә юл куйган ата-аналар административ хокук бозулар Кодексының 5.35 маддәсе буенча әти-әни вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ә менә мопед, мотоцикл белән идарә итү хокукы булмаган килеш идарә ит итүчегә Административ хокук кодексы 12.7 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, 5-15 мең сум административ штраф каралган. Бу очракта скутер яисә мопед махсус тукталышка куела.
Соңыннан бу зират юлы белән тәмамлана
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре питбайк, скутер, квадроциклларда җилдерү очраклары бигрәк тә Казан яны бистәләре өчен хас күренеш, дигән фикердә журналист, “Именно шулай” телеграмм каналы хуҗасы Рәсим Хаҗиев.
– Рәхәт бит. Үзәктән ерак булгач, үсмерләр дә, аларның әти-әниләре дә тикшереп тә йөрмәячәкләр дигән фикердә, күрәсең, – ди Рәсим. – Гомуми файдаланудагы юлларда квадроцикллар һәм питбайклар белән идарә итүче балигъ булмаганнар белән фаҗигаләр быел да әнә күпме. Әле һаман да әти-әниләр моның балалар өчен куркыныч уенчык булуын аңламый. Узган ел бу хакта күпме сөйләштек, хәтта Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә дә бу хакта сүз кузгатылды, ләкин берни дә үзгәрмәде. Мин үзем еш кына Ташлы Кавал, Усад һәм Столбище бистәләре янында яшүсмерләрнең квадроциклларда һәм питбайкларда җилдерүләренең шаһиты булам. Алар әле нәтиҗәләр турында уйламыйча юлларга чыгалар. Бу өлкәдә кануннарны катгыйландырырга, ә кирәк булганда хокукларны һәм бурычларны төгәл бүлү өчен аны яхшыртырга кирәк. Әти-әниләр үз балаларына бу үлем уенчыкларын сатып ала, алар анда теләгәнчә йөри, үзара ярыша, мин-минлекләрен күрсәтә, һәм менә шундый фаҗигале нәтиҗәләргә киләбез. Нигә яшүсмерләргә шундый үлем коралы бирергә? Минем телеграм каналыма республика районнарыннан, әйтик, Мөслим, Азнакай, Питрәч, Лаеш, Чистай районнарыннан, Питрәчнең Көек бистәсендә яшәүчеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Биредә питбайклар саны артканнан арта бара, анда балалар көннәр буе шул җайланмаларда йөри. Һәм иң мөһиме, аларның йөрүе – бер зур хаос, контрольсез процесс. Сез уйлап кына карагыз, әти-әниләр бу уенчыкларны үз балаларына сатып ала, соңыннан бу зират юлы белән тәмамлана. Әти-әниләре куллары ярдәмендә эшләнелә бит бу. Алга таба питбайклар белән бәйле мәсьәлә үсеш алыр һәм канун нигезендә бурычлы хокукларны ныгытыр дип өметләнәбез. Мәгълүм бер ягулык салу станциясе яшүсмерләргә техникага ягулык салуны тыйган. Элек гамәлдә булган эчке тыю питбайкларга, квадроциклларга һәм шундый ук техникага ягулык салуга хәзер паспорт күрсәтү таләбе белән тулыландырылган. Бәлки башка ягулык салу станцияләре дә шундый үрнәккә иярер?
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов әти-әниләрне балаларын әлеге мототранспорт белән идарә итүдән тыелырга чакырган иде.
– Балалар өчен җаваплылык сезнең кулда! Яшүсмерләргә һәм балаларга хәтта куркыныч булмаган урыннарда да мототранспорт белән идарә итәргә рөхсәт итәргә ярамый. Квадроцикллар, питбайклар, скутерлар һәм башка шундыйлар – бала бу уенчыкларны йөрткәндә үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра, – дип белдерде республика рәисе.
«Бүләкне дә ярыша-ярыша алалар»
«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевның да әлеге техниканы бүләк итүгә үз карашы, үз мөнәсәбәте.
– Гыйлем алу өчен бер кешедә ике сыйфатның җыелуы кирәк. Беренчесе-акыл. Икенчесе-тәкъвалык, ягъни Аллаһы Тәгаләдән курку. Ике сыйфат бергә җыелганда бу кешенең гыйлем алуында файда булыр. Килер шундый көн, ни акылы, ни тәкъвалыгы булмаган кешеләр гыйлем алыр, дигән Имам аш-Шааби. Ягъни әгәр акылсыз кешегә гыйлем, бу очракта ниндидер транспорт чарасы бирелә икән, үзен генә түгел, ул башкаларны һәлак итәр. Уйлый белмәгән, яше җитмәгән, ни физик көче, сабырлыгы җитмәгән малай-шалайга мондый куркыныч техниканы бүләк итү юләрлек. Үзенә генә түгел, башкаларга зыян китерү ихтималы зур. Балага күз-колак булып тору да әти-әнинең төп вазифасы. Кайвакытта бүләкне дә ярыша-ярыша алалар. Шул питбайкны карасаң, һәлакәткә юлыгу очраклары гаять күп. Техниканы алып бирү генә түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре аерым бер техниканы йөртү өчен билгеле бер яшькә җитүне таләп итеп куя икән, димәк. моңа нигез бар. Куркыныч булмаган һөнәрләр, күнекмәләр сайлау турында уйланырга кирәк. Кызганыч, гарәпләр арасында да киң таралган бу квадроциклларда очып йөрү. Рәхәтлеккә чыдамыйча, ерак сәхрәләргә баралар, дрифт оештыралар. Шулар арасында да үлем очраклары шактый. Менә шул үлем "уенчыклары" бүләк иткәнче, акча эшләргә өйрәтергә үзенә бер хобби табарга ярдәм итәргә кирәк.
Автордан: Балалар үзләренә «мото-уенчыклар» сатып алуны сораганда, әлеге адымга барганчы, мең тапкыр уйлагыз. Балаңны югалту, яки аның чарасызлыктан хастаханә диварына карап ятуын сүз белән генә әйтеп булмый. Әлеге уенчыкларны сатып алганчы, юл һәлакәтләре белән бәйле статистикага күз салыгыз, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучы балаларны барып күрегез. Хәзер бу балаларның әти-әниләре: «Нигә без моны сатып алдык? Нигә без рөхсәт иттек? Ни өчен безнең балабыз газаплана», – дигән сорау бирә үзләренә.
Чаллы составына керүче Шилинка бистәсендә халык питбайк һәм квадроциклларда узышырга яратучылар белән көрәшүнең кискен ысулын уйлап тапкан. Кырлар һәм чокырлар буйлап шау-шу кузгатып йөрү җанатарларын туктату өчен, кешеләр юлларга тырпаеп торган кадаклар белән кадакланган агач такталар куя башлаган.
Әмма мондый "хөкем итү" төрле карашлы фикерләр тудырган. Кайберәүләр әлеге гамәлне мәҗбүрилектән барлыкка килгән чара дип хуплый, икенчеләре исә имгәнүләр һәм начар нәтиҗәләр булуы турында кисәтә.
Ел башыннан бирле мототранспорт белән юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 3 тапкырга арткан! 38 коточкыч авария, 39 зыян күрүче, 4 кеше һәлак булган. Һәм бу сезонның башы гына!
Чаллыда «Лада» автомобилен йөртүче юл бирмәгән һәм 17 яшьлек яшүсмер идарә иткән питбайк белән бәрелешкән. Чаллы гимназиясе укучысы һәм аның белән бергә булган 18 яшьлек пассажир кызны күпсанлы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китергәннәр.
10 апрельдә Кукмара районында 16 яшьлек эндуро дип аталган мотоцикл (төрле катлаулылыктагы юлсыз җирләрдә йөрү өчен, шулай ук кисешкән җирлек буенча узышларда катнашу өчен билгеләнгән мотоцикллар төре) идарәне югалтып кюветка барып төшкән һәм аннан соң ауган. Йөртүчесе һәм аның 16 яшьлек пассажиры, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Узган ел Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалары йөртү таныклыгына ия булмаган килеш мотоциклга утырган ата-аналар өчен җаваплылыкны көчәйтергә чакырган. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинниковка бу җәһәттән закон инициативасы җибәрелгән дә инде.
“Кызганычка, бездә статистика мәгълүматлары зур борчуга сала – бөтен илдә квадроцикл, мотоцикл, питбайк кебек транспорт чараларына утырган балалар һәлак була, гомере буена гарип кала. Әлбәттә, башлангыч фәкать балаларны саклауга юнәлдерелгән. Ә бу хәтәр “уенчыкны” аларга бары тик зурлар: йә әти-әниләре, яисә башка туганнары һәм танышлары сатып ала. Асылда әти-әниләре. Кыйммәтле “уенчык” бүләк итеп, баланы бәхетле балачак белән тәэмин итәбез, дип уйлыйлар, күрәсең. Әмма алар еш кына бала кулына үлемгә китерердәй “уенчык” тоттыруларын аңламыйлар”, – ди Ирина Волынец. Моннан тыш, ул балалары йөртүче таныклыгына ия булмаган килеш транспорт чарасына утырган ата-аналарга беренче тапкыр “эләккәндә” – 100 мең сум, кабат “эләккәндә” – 300 мең сум штраф түләтүне, шулай ук транспорт чарасын конфискацияләүне тәкъдим итә.
ЮХИДИ мототранспорт белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерә:
• мопед (скутер) белән М категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән башлап идарә итәргә мөмкин (двигатель күләме 50 см3 дан артмый);
• эчке двигателенең күләме 125 см3 дан кимрәк булган җиңел мотоцикл белән А1 категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән идарә итәргә мөмкин;
• эчке двигателенең күләме 125 см3 артык булган мотоцикл белән А категорияле йөртү таныклыгы булганда 18 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә.
Квадроцикл белән идарә итү өчен, А1 категорияле тракторчы-машинист йөртү таныклыгы кирәк. Мондый транспорт белән гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар