Бала тугач, минем көне буе бер үк халат киеп, чәчемне резинка белән кыстырып өйдә ятуыма әби: «Килен, бала ул сине җенгә әйләндерергә түгел, чәчәк итәргә туды. Балага сылтап үз-үзеңә кул селтәмә. Бүген үк причуска ясатып, өйдә кия торган матур кәчтүм ал. Халат – әбиләр киеме ул», – дип, көчләп диярлек чыгарып җибәргән иде. Шуннан бирле өйдә дә юмаган чәч белән, халат киеп йөргәнем юк. Идән юганда да көзгегә күз төшереп алам. Факия әбинең язмышы бик кызыклы иде. Бондюг химия заводында 14 яшеннән эшли башлаган. Авыр сугыш елларында тол калып, балаларын берүзе аякка бастырган. Әби иртә кияүгә чыккан. Ире Габдулла – аның гомерлек мәхәббәте һәм идеалы иде. Сугышта хәбәрсез югалган бабайның үлгәненә әби гомере буе ышанмады: «Юк! Берәрсенә йортка кереп кенә калды, чукынчык. Шундый грнадирдай бөркетне ничек яратмасыннар. Алып кына калдылар аны. Ну түлке бабагыз үлмәде!» – дип үзен дә, безне дә ышандырырга тырышты. Телевизордан нинди матур артист күрсә дә: "Габдуллаҗаныма ошаган", – дип көлдерә иде. Бабай бик дуамал холыклы, баһадир гәүдәле, үзсүзле кеше булган. Бик тиз кызып киткән, кыеграк сүз әйткән бер кеше белән тоткан да сугышкан. Нәрсәсен яраттың соң шундый кешенең дигәч, әби: «Җене кушканга сугышып йөрде бит ул, җене җибәргәндә бик әйбәт иде», – дип аптырашка калдырган иде. Бабайны җене йөрткәнме, шайтанмы – белмим. Әмма әбидән качып күрше авыл кызы белән шаярган. Тегесе моннан ир бала тапкан. Ә үзе кызга өйләнергә теләмәгән. Факия әби исә, үз горурлыгына аркылы басып булса да, Габдулласын гафу иткән. Яратуы шулкадәр булгандыр, күрәсең. Алай гына да түгел. Уйнаштан туган баласын туганнарына ташлап, Урал ягына торф чыгарырга китеп барган көндәшен кичерергә дә йөрәге җиткән. Сүзләре һаман истә әле:
– Төн йокламыйча уй уйладым да, иртән Габдуллага сәбәбен әйтмичә генә ат җиктердем. Теге авылга барып, көндәш баласын алып кайттык. Үземнең улым да кечкенә иде әле, икесен бергә багармын дидем. Ни ышпана Габдулла да, минем бу гамәлемә исе китеп: «Ну, Факия, түлке кеше син!» – диде. Куа ала идем иремне. Каргый ала идем көндәшне дә, баласын да. Алай итмәдем. Гаиләм кадерлерәк булды...
Гаиләдә тавышланып, кая булса чыгып качасым килә башласа, мин әбинең әйткәннәрен исемә төшерәм: «Җимереп атуы җиңел, төзеп кара син аны, җимерекне торгызып кара!» – дия иде ул. Баладан соң туксан килолы булып юанайгач, мин көзгегә карый алмый, ярашлы кием таба алмый интектем. Ябык кешеләргә карап уфтана, үземне күрә алмый идем. Юктан да ирем белән талашып, үз ачуымны аннан алып, җенгә әйләнә башлагач, әби миңа: «Син, килен, җомга базарына чыгып 48 нче үлчәмле иң матур, үзеңә бик ошаган күлмәк алып кер әле, яме», – дип, акча биреп, мине базарга җибәрде. Нигә икәнен белмәсәм дә, бардым, алдым. Ачык түшле, кыска итәкле билле алсу күлмәк иде ул. Әби шул күлмәкне өйдә күренә торган җиргә элеп куярга кушты. «Балаңны күкрәктән аердың. Хәзер сөтем юк дип күп ашау кирәк түгел. Кичен атасы карасын, бар биюгә языл. Гәүдәң шушы күлмәккә сыешлы булганчы тырыш», – диде. Бию дигәне, хәзерге шейпинг иде инде. Беренче килүемдә төз, ыспай гәүдәле хатын-кызларның килешле итеп сикерүләренә карап: «Юк, миннән булмас. Мин болай булдыра алмам. Хәзер кайтам да, ашыйм да ятам», – дип уйлаган идем. Шулчак дивардагы зур көзгедә үземнең килбәтсез гәүдәмне күрдем. Күзләремә яшь тыгылды. «Шушы минме? Мин гомергә шундый булачакмынмы? Эчем, арт саным ишелеп төшкән, нәфислекнең эзе дә калмаган – ямсез! Юк! Ничек итсәм итәм, кеше төсенә керәм!» – дип үземә ант иттем. Һәм шул көннән башлап, тормышымны, яшәү рәвешемне үзгәрттем. Азрак ашау – күбрәк хәрәкәт! Бу – минем девизыма әйләнде. Бер елга якын үземне нормага кертү өчен тырыштым. Пешергән пәрәмәчләремне ирем белән улым ничек тәмләп сыптыртканны күреп, авызымнан сулар ага, елыйсым килә иде. Түздем! Әби алдырткан алсу күлмәк андый чакларда гел ярдәмгә килде. Икенче көздә мин ул күлмәккә сыярлык булган идем инде. Кунаклар җыелганда йә урамда берәрсе миңа карап, әбигә: «Киленегез бигрәк ябык», – дисә, әби: «Ябык түгел ул, жинстбинный», – дип авызларын каплап куя иде.
Ул чаклардан бирле инде күпме гомер узды. Алсу күлмәкне әби истәлеге итеп һаман саклыйм мин. Аз гына тазара башласам, шкафтан алып, аны стенага элеп куям. Шул чакта, әллә кайдан, фәрештәләр яныннан, мине күреп, Факия әби дә елмаядыр кебек тоела.
Комментарийлар
5
0
Факия әбиегез мировой кеше булган икән! Исем китеп укыдым хикәягезне. Андый кешеләр сирәк хәзер. Узе бер китап язарлык татар әбисе!
0
0
1
0
Әбидә жинстбинный мудрыс булган. Замана әбиләре үзгәрде шул, ирләрдән дә күбрәк эчәләр, уйнаштан туган бала, уҗымга йөрү, аерылыш һәм башкалар.
0
0