16+

Махсус хәрби операция герое кадрлар программасының хәлиткеч этабына узган

03 июня 2025, 21:05
1898
0
0
Уку өчен 2 минут

Татар көрәшчесе «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар программасының йомгаклау этабына узган.

Татар көрәшчесе «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар программасының йомгаклау этабына узган.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада махсус хәрби операциядә катнашучылары һәм ветераннары өчен кадрлар программасы игълан ителде. Максаты – хакимият органнарында эшләүче кадрлар әзерләү. Программада 1604 кеше катнашты, икенче этабына 120 кеше узды, хәзер инде йомгаклау этабы узачак.

Әлеге программада көрәшче егет Раил Заһретдинов та катнашкан. Яңа Чишмә районы Шахмай авылы егете ул. 10 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә. Заманында, 2018 елда бугай, Раил, Чистай батыры буларак, «Манзара» көрәш премиясендә дә катнашкан иде. Казанда Марат Әхмәдиев җитәкчелегендә шөгыльләнә. КНИТУны тәмамлаганнан соң Раил, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Ике тапкыр авыр җәрәхәтләр ала. Шуңа да карамастан, хәрби буларак, Ватанны саклау буенча бурычын үтәүне дәвам итә.

2023 елда ялга кайткан арада Раил Заһретдинов Мәскәүдә Россия Кубогы ярышларында җиңү яулый. Быел исә Раил Россия чемпионатында катнаша һәм бронза медальгә ия була. Июнь ахырында ул Мәскәүдә Дөнья Кубогы бәйгесендә дә катнашырга җыена.

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасы хакында очраклы рәвештә генә белеп ала һәм хәлиткеч этапка килеп җитә. Көрәшче егет шул, җиңәргә өйрәнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading