16+

Яратмадым мин аларның берсен дә!

Ярата Гөлфидә апрельне! Шаулап кар сулары китеп өлгерми, кызыл балчыклы яр буйлары үги ана чәчәкләре белән бизәлә.

Яратмадым мин аларның берсен дә!

Ярата Гөлфидә апрельне! Шаулап кар сулары китеп өлгерми, кызыл балчыклы яр буйлары үги ана чәчәкләре белән бизәлә.

Кояшта сап-сары булып утырган шул чәчәкләргә кадәр кадерле аның җанына... Шулкадәр сагына ул балачагы инешен. Кечкенә чагында күлмәк итәге белән суны сөзеп, үзләре генә белгән телдә “ташлый”, “кертли” дип исем кушкан, бармак озынлыгы кадәр маймычларны иптәшләре белән күп тоттылар. Бер литрлы банкага җыйган балыкларны йә тавыкларга бирәләр иде, йә песи малайларын сыйладылар. Әнисе ачулана: “Ашатма әле балыкларыңны, тавыклар тагын кыртлый башлый. Ике оя тутырып күкәйдә утыралар, шуларын исән-сау башкарып чыксалар рәхмәт кенә. Тилгәне, күсесе, мәчесе – һәммәсе чебиләрне ауларга тора. Син дә җил куып йөрисең, әзрәк кул астына керергә кирәк инде, ун яшең тула быел!

Кая кермәгән инде кул астына! Бер дә белеп тиргәми Зәйнәп апа кызын! Инде шәл бәйләргә өйрәнде! Көянтә-чиләк күтәреп яр астындагы кое суын берүзе ташып бетерә Гөлфидә. Нәзек торбадан кое эченә су җыелырга өлгерми кайчакта. Ярый әле инеш бар – мал-туар эчертергә, яшелчәләргә сибәргә шул суны китерәләр. Потлы чиләкләр күтәреп баудан менгәндә иңбашлары суелып керә инде. Кызга 14 тулгач авылга колонка дигән җайланма уздырдылар. Шулай итеп халык суга тиенде. Уф! Инде күпме еллар узган ул хәлләргә, күпме сулар аккан...

Гөлфидәнең авылга кайтырга кешесе юк инде. Әнисе үлгәнгә 8 ел булды. Кайчакта йөрәге бозылып куя – карап торган йортларын сатып җибәрделәр. Ул йортны әнисе белән әтисе бик тырышып төзеде, Гөлфидәнең дә өлеше керде. Чөнки, ул елларда шәл бәйләп саткан акчалар бик бәрәкәтле булды. Төннәр буе күзәнәк җыеп бәйләгән шәлләрне бер урынга җыйсаң Пимәр тавы кадәр булыр иде, билләхи! Юан, нык нарат бүрәнәләрдән күтәргән йортта, ничә елдан соң да сагыз исе юкка чыкмады. Хушбуйларыңны бер якка бәреп чыга иде хуш исе! Язларын өй юу мәшәкате бар иде, бөтен кеше кубарылып өй юа! Җиһазларны ир-атлар өстерәп ишегалдына чыгаралар, бала-чагага саллы гына таяклар тоттыралар. Кыш буе җыелган тузанны диваннан да, мендәрләрдән дә таяк белән куалый тегеләр! “Кох-кох” килеп йөткерә башлагач кына әниләре туктата. 

– Булды, булды! Диванның өнен алдыгыз! Ястыклар тишелә хәзер! – ди.
Кызык вакытлар! Ул көннәрдә кунаклар да күп кайта! Туган-тумача җыелышып урманга китәләр һәм шашлык кыздыралар, көлгә күмеп бәрәңге пешерәләр. Гөлфидә беренче тапкыр олыларга ияреп урманга менгәч шаккатты – шашлык дигәннәре ит икән, ләбаса! Утта яндыралар да ашыйлар шул итне. Аннары тагын бер кызык гадәт бар Гөлфидәләр ягында – 1 май көнендә бала-чага өйдән-өйгә йөреп күкәй җыя! Кызыл күкәйләр! Әниләре күкәйләрне кичтән үк суган кабыгы тутырган тирән кәстрүлдә суга салып пешерә, кибеттән тәм-том да алып кайта. Иртүк, кояш күтәрелгәнче капкага балалар килә башлый. Әнисе, кемгәдер кызыл күкәй, кемгәдер печенье, кәнфит, йә сагыз өләшә. Гөлфидә бераз үскәч аңлады – аруырак кешеләрнең балаларына күкәй эләгә икән! Авылда әллә ни абруе булмаган, яисә әтиләре салып йөргән бала-чагага бармак башы кадәр сагыз тоттыралар. Менә бит ул, бәйрәмдә дә кеше аеру булган. Электән булган! Хәзерге заманны әйтәсе дә юк – адәм балалары ак белән карага бүлеп куелган.

Мәктәптә дә кеше аеру бар иде – директор, колхоз рәисе балаларына сак карадылар. Билгене дә югарырак куялар иде. Гөлфидә яхшы укыды, барлык фәннәр дә җиңел бирелде кызга. Ә менә күршедә генә яшәүче табибларның кызы Нурлыга белем алу авыр иде. Гөлфидә белән бер партада утырган кыз, сочинение язган чагында күзләрен мөлдерәтеп карый инде Гөлфидәгә! Кыз шунда ук дустына язып бирә, үзенә язарга да өлгерә. Нурлыга зур итеп “5”ле куя укытучы апалары. Ә Гөлфидәгә “4”ле эләгә. Нурлының бәхете булды – белемгә катышы юк шул бәхет дигәненең, ирдән тора! Бер дигән егеткә кияүгә чыкты да Себергә китте. Акча туплагач башкалага кайтып зур фатир алдылар. Әнисе әллә кайчан гүр иясе, әтисе дә вафат. Ә авыл юлына тузан төшермиләр. Чөнки, төп йортта калган энекәше акыллы! Нурлы, ире һәм ике баласы белән автобус хәтле машиналарында әледән-әле кайтып-китеп йөриләр. Рифатның күрше авылдан килен булып төшкән хатыны баштарак чәпчеп караган, имеш, ник кайталар, туйдым. Рифат бер генә кычкырган. Детдом малаена кияүгә чыгарга иде, андыйларның туганнары булмый, дигән! 

Гөлфидә дә бик бәхетле иде! Ләкин, кинәт кенә тол калды шул. Ире – Назыймы – көтмәгәндә каты авырып китеп барды. Башта ашый алмый йөрде, ябыга башлады. Табибларга күренергә яратмый иде, Гөлфидә аны җитәкләп үзе йөртте. Соң, диделәр. Үзенә дә әйттеләр! Назыймның күңеле төште, боекты, ышанмады! Әмма, ир яман шешләр хастаханәсендә бер ай ятты, ике аен өйдә ятты да иртәнге чык сыман эреп юкка чыкты. 

– Син бик әйбәт хатын! Улыбызның үз тормышы булыр. Ялгыз калма, берәрсе туры килсә яңдан тормышыңны көйлә! – диде Назыйм, соңгы көне якынлашканны сизеп.
– Тереләсең! Әллә ниләр сөйләмә! – диде Гөлфидә яшьләренә буылып. 
Назыйм, башын читкә борды да:
 – Ю-ук, дип пышылдады.
...Әле дә тол калганына төшенми Гөлфидә, югыйсә биш ел узды инде. Улы өйләнде, аерым яши. Ярый әле баласы тәртипле булды, шуңа шөкер итә. Онык белән куандырдылар, рәхмәт төшкерләре!

Ә авылга кайту дигәннән... Гөлфидәнең дә энесе бар! Йортлары икенче урамда гына. Бик тырышып, үзләре салдылар. Зур, матур булып, яшел түбәләре белән әллә каян яктырып тора. Тик аларга кайтырга ярамый. Килен дигәнең энекәшне үз итәге астына керткән, җае килгәндә генә итәк астыннан чыгара. Хәйләкәр, кара эчле хатын булып чыкты, ярты авыл белән бозылышты – хәтта терәлеп торган күршеләре белән исәнләшми. Беркатлы Гөлфидә хәл сорашып шалтыраткач, килен үзенчә борып, энесенә сүзне күбәйтеп әләкли барды. “Әнә, апаң бездән көнләшеп ята! Безне тикшерә! Аның ни эше бар безнең хәлдә? Кайткан саен аларга мунча ягып, бәлеш салып. Гарык!” Газиз туганы өч сүздән торган смс язды Гөлфидәгә. “Безгә кысылма, күралмыйм!” Гөлфидә тыныч хатын - әчелешле булып, талашып йөри торганнардан түгел – анысына да чыдады, бердәнбер энесенең сүзләрен утлы күмер итеп йотты. Илаһым, боларга бер-бер хәл була күрмәсен, кыз туганны юкка рәнҗетәләр, дип уйлап борчылып йөрде әле.

Әти-әнисенең каберен зиярәт итеп килергә вакыт иде, Гөлфидә юлга кузгалды. Хәзер ансат – шалтыратасың гына, автобус өйдән диярлек килеп ала, Аллаһының рәхмәте. Артык озын юл түгел, сәгать ярымнан авылы да күренде! Ак автобус аны тукталышта калдырды. Апрельнең соңгы көне иде, табигатьтә иң рәхәт вакыт. Инде иртәгә май бәйрәме. Балалар сибелешеп, урамнар тутырып күкәй җыярлар. Аларның йортын сатып алган яңа хуҗабикә, учына кызыл күкәй тотып капка төбенә чыгар. Ул уйнап үскән инеш ярларында сары чәчәкләр керфекләрен ачкандыр.

...Гөлфидә, җылы килгән язның якты кояшы астында рәхәтләнеп атлады да атлады. Тар сукмактан туры зиратка төште. Яшелгә буялган капканы ачып керде дә белгән догаларын пышылдап әтисе белән әнисенең кабере янына килде. Рәхәтләнеп, туйганчы елады. Ел саен шулай кайтып бушанып алгач җиңел булып киткән сыман. Әбиләре яткан уймакка бара башлаган иде – кеше тавышын ишетеп туктады. Зиратның ул ягы куе, караңгы һәм шомлы. Җитмәсә, уртада тирән үзән бар. Гөлфидә шунда чүгәләде, чөнки берәүне дә күрәсе килми, кайтканын сиздерергә теләми иде. Тавыш якынлашты. Хатынның йөрәге тыпырчынды. Шундый таныш тавыш бит бу!

– Биздердем мин тегенең туганын! Гөлфидәне инде, кемне булсын! Кайнана үлгәч безгә кайтып йөрергә ияләштеләр бит, малакаем! Малаен ияртә дә кайта! Ир күрәсе юк инде аның. Үзенеке үлде бит, яман чир диделәр. Елады, кайгырды. Юк инде, син әйткәнчә ай саен түгел, елга бер кайталар иде. Сатмасын иде өен! Ул йортны күбрәк без карап тордык, безгә тиеш иде! Бәрәңге утырсак та без кирәк булдык, печән вакытында да без. Алармы? Эш вакытында кайталар иде, гонаһысына кермим. Менә хәзер шымытыр, кайтыр кешесе дә юк. Яратмадым мин аларның берсен дә! Ирем акчаны әйбәт эшләгәнгә бөтенесе бездән көнләште! Әнә, үзләре вахта белән йөреп нефть чыгарсыннар! Тагын бер серемне әйтәм, тыңла! Бәлкем, сиңа да кирәге чыгар. Кайнанам чирләгәндә кызык иттем – ашына “выжт!” Чәйник борыныннан кайнар су! Шулпа дип эчте, кортка. Күп күрсәтте миңа, әле анысына рәхмәт әйтсеннәр. Кызы карасын дип кычкырдым, миңа кайнана кирәк түгел! Гөлфидәме? Кайтмый нишләсен, ул да кайтып карады инде.  Вәт! Белдеңме? Хәзер кайтмый! Иремне котыртып, ышандырдым. Бозау бит ул, муенчак минем кулда! Ие, ие... Кара әле, видеокамера куйдырттык бит. Капка турына кеше килсә башта карыйбыз – безгә яраксыз булса – кертмибез. Шакыйлар да китәләр, өйдә түгел дип беләләр. Ха-ха-ха! Менә, зиратта йөрим әле. Әзрәк җыештырам. Аннары иремә мактанам, әтиең белән әниеңнең каберләрен чистарттым, дим. Күңеле була шуңа. Җайлыйм инде, малакаем, көйлим.

Зиратта, бу дөньяда үзе генә икәненә тәмам ышанган киленнәре, кычкырып кем беләндер телефоннан сөйләшә иде.

Фәридә Ибраһим.
Фото: .freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading