Шәфикъ абзый мул тормышлы кеше иде. Беренче хатыны үлгәч тә, яшь кәләшне, байлыгымны калдырырга кешем бар дип, тапканына кызыгып килмәслек ялгыз толлар арасыннан эзләде.
Карт кармак, бал сатып баеды. Кармак бигрәк тә ачлы-туклы яшәгән сугыш елларында үтемле товар булды. Зур елгалар кисешкән урында утырган Мөхәммәтшәрифтә балык тотучылар һәрчак күп иде, сугыш вакытында исә алар тагын да артты гына. Көзләрен-язларын-җәйләрен дигәндәй, бөтен бала-чага таң тишегеннән елга ярына йөгерә торганга әйләнде. Кармакка хут килде. Акчаның кадере юк чак иде. Сугышка кадәр үк тартмасы белән алып куйган кармакларын Шәфикъ карт бары тик йомыркага гына алмаштырды. Шул вакытта аңа Кармак кушаматы тагылып калды да.
Инде сугыш та бетеп, кармаклары да таралгач, кушамат онытылыр кебек иде, юк икән. Кармак сорап аңгырайткан малай-шалайны, бер шаянлык белән, йомырка тоттырып һаман аңа җибәрә торган булдылар.
Дөрес, Кармак кушаматы ябышуның икенче бер вакыйгасы да бар иде. Бу - Шәфикъ картның һәр авырлыктан табыш алырга тырышуы, һәр нәрсәне кармакка эләктергәндәй эләктереп калырга омтылуыдыр. Кайда кеше күзенә ташланмаган әйбер ята, кайда очсызга гына берәр нәрсә табарлык, Шәфикъ абзыйның үткен күзеннән шуларның берсе дә читтә калмады, шул исәптән тирә-якта байлыгы белән дан тоткан тол хатын Нәфисә дә, шул байлыкның булдыра алганын җыеп, ике ат арбасына төяп, аның өенә килеп утырды.
Нәфисә бичәнең бар байлыгы ике ат арбасына гына сыярлык түгел иде түгелен, алары игезәк сыңары Рәфисә яшәгән йортның ак келәтенә җиде йозак астына бикләнде.
Шәфикъ абзый Нәфисә белән Рәфисәнең дә сугышка бик хәстәрле калуын, шәһәрдә яшәгән ерак туганнарыннан әллә никадәр лезвие, шырпы, кер сабыны сатып алып кайтуын кешедән ишетеп белә иде. Кызларны шуңа күрә эзләп тапты да. Әлеге байлык игезәкләрне авыр еллардан исин-имин алып чыкканга, тагын шундый еллар килмәгәе дип, саткан кадәресе урынына яңадан сатып алынган иде. Шәфикъ карт, теге яки бу товарга кытлык елларында шуны кулдан бәясе белән җибәреп, тагын да хәлләнергә өметләнде.
Нәфисә белән Шәфикъ арасында эчке якынлык юк дип беркем дә әйтә алмас анысы. Хатын матур, гәүдәләре тулышып тора, күзләре мут елмая. Олыгаеп барган иргә аннан да ошый торганракны тагын каян табасың?! Иш янына куш дигәндәй, чибәркәйнең, матурлыгы өстенә, бирнәле дә булуы гаиләләренә зыян итмәслеген бик ачык белә иде ул. Кемдер, хатыны үлеп, кырыгы узганны да көтмәде дип, артында гайбәтен сатканда да, шул сүзләр килеп ишетелсә, юк мыегын гына бөтереп күрсәтте. Бу кыланышына мактану да, кеше көнчелегеннән көлү дә, һичнигә исе китмәүне аңлату да салынган иде.
Нәфисә Шәфикъ абзасына киткәч, дөм ялгыз калган Рәфисә, вакытын кая куярга гына белмәгәннән, аракы сатуга кереште. Авылда тормышның яхшырган заманы - исерекләрнең ишәйгән чоры иде. Исерек күбен күп тә, аларның акчасы гына юк, ди иде Нәфисә, хатын игезәгенең хаклыгын аңлады. Кем өендәге урындыгын күтәреп килә, кем печәнлегеннән тавык йомыркасын урлаган булыр, кем колхоз кырыннан кәбестә-кишер ише нәрсәләр белән генә түләр.
Рәфисә әйбер тотып килүчеләрне кайчак кире дә борып җибәрә, әмма үзәкләренә бик үтсәләр, сүзләрен дә тыңлый. Тора-бара абзар-лапасларны да баса башлаган әйберләр аны туйдырды. Бер кешегә күп әйбер кирәкмени, дип уйлый башлады һәм алга таба бу эшләрен туктатырга, булган байлыгын әкренләп тотып бетерергә уйлады.
Авылда китертүле газга күчкән бер чак булса да, керосинкалар да, кирогазлар да бар иде әле. Нәфисә дә аларны чыгарып ташламады. Лапасның бер җиренә кирпечтән урын ясатты да тавыкларга бәрәңгене керосинкада гына пешерде.
Әйтсәң, кеше ышанмас: кызларның сугыш чорыннан ук калган керосиннары бар иде. Алар, очлы муенлы шешәләргә тутырылып, ныклап бөкеләнгәннәр дә, лапас түрендәге бәрәңге салынмый торган базга төшерелгәннәр. Рәфисә бу хакта онытмаса да, керосинның да яңасын ала килде. Инде менә һич югы шуларны тотарга кирәк дип, базга төшәргә уйлады. Шешәләрнең җиңелрәген, кечкенәрәген сайлап алып чыкты да филтәләре чистартылып куйган керосинкага салды.
Җыеп та караганнар иде әйберне. Хәер, аның күбесе аталарыннан калган байлык инде байлыгын. Алып китмәсеннәр тагын дип, һәрчак качырып тотылган байлык тора-бара алар кулына күчте. Кызлар бик сакчыл булдылар, ата байлыгын киметмәскә, гел яңасын табарга тырыштылар.
Сугыш елларында кибеттә аз булгач, хуҗалыкларга да өй башына ярты литрдан гына кайткач, тракторчылар урлап кирәчин сата иде. Халыкта машина юк, шуңа күрә ягулыгын алучысы да күренми, хакы да түбән дип, сатучылар аңа бәясе очсызрак йөргән бензин кушалар, дигән сүзләр таралды. Авылда «Жигули»лар, «Москвич»лар күренә башлагач кына, мондый яман эшләр тукталды, бензин иң кадерле нәрсәләрнең берсенә әверелде дә куйды.
Рәфисә бәрәңге салып, су тутырып куйган кәстрүлне бер кырыйга куеп торды да тезләнеп, керосинкага үрелде, аннан соң әлеге дә баягы сугыш елларының истәлеге булган шырпысын сызып җибәрде. Җибәрүе дә булды, чәченә-күлмәгенә дөрләп ут та капты - шешәләрендәге ялган керосиннан бензин парлары күтәрелергә, таралырга өлгергән иде.
Рәфисә акыра-бакыра урамга чыгып йөгерде, җан-фәрманга янып йөгергән җиреннән болын буена җитәрәк егылып үлде дә. Шашып акырган хатынны тәрәзәдән күреп калган күршесе аякларына да кимәстән атылып тышка чыкканда, Рәфисә урам башында аңсыз, тавышсыз гына дөрли иде инде. Теләсә дә, коткара алмас иде… Ул түгел, өе дә шул арада утырды да янып бетте.
Нәфисәгә бу хәлләр бик авыр тәэсир итте. Бигрәк тә адәм рәтле калмаган сеңлесен тиешенчә күмә алмавына борчылды. Искә алуларны тыңлау йөрәгенә авыр булмасын дип, игезәгенең өчен дә, җидесен дә Мөхәммәтшәрифтә генә уздырды. Ире Шәфикъ әле Олыбазда калган иде.
Мөхәммәтшәрифтә дә бу хәлләр турында төрле сүзләр йөрде. Шәфикъ карт атна буе янып беткән каралтының көлен актарган, имеш, ни эзләгән икән, диештеләр. Белмәгәнгә салынып сөйләшсәләр дә, кармакның нигә Олыбазда ятканлыгын һәркем чамалый иде.
Шәфикъ бу кадәрле хәстәрле кызларның бер-бер байлык калдырасына бөтен күңеле белән ышанган иде, әллә ялгышты, әллә ахыргача казынырга сабырлыгы җитмәде. Хатыны Нәфисәнең, анда шырпы-сабыннан башка ни булсын, шуңа йорт дөрләп янгандыр да инде, дигәненә карамады, шул тирәне тәртипкә китерәм, дигән булып, бигрәк тә өй-келәт нигезеннән алтын-көмеш эзләде.
Нәфисә Шәфикънең кем икәнлеген тора-тора бик яхшы аңлаган иде. Ишектән кергәндә, күзеннән аккан яшьләрен сөртте дә ачу белән:
- Таптыңмы?- дип сорады.
Шәфикъ карт хатынының ачу аша эндәшкәнлеген аңламады да:
- Таптым дип. Зур бер кап лезвие генә калган. Анысы да янып кыяфәтсезләнгән, хәзер бер нәрсәгә ярамый,- дип куйды.- Вакытында урнаштырасы иде бит. Һаман чыкмаган сугышка өметләнеп торасы түгел. Бер лезвиесеннән генә никадәр табыш булыр иде.
- Кармактан ычкынган чуртан һәрчак зур күренә шул ул,- диде тагын да ачу беләнрәк Нәфисә.
Комментарийлар