16+

«Кеше балалары да үстереп ятарсың әле. Болары дә синеке түгел аның»

Төнге караңгылыкка чумып, ишегалдында тәмәке тартып утырган ир-атны берәү йоклый алмаганга һавага чыккан дип уйлар иде.

«Кеше балалары да үстереп ятарсың әле. Болары дә синеке түгел аның»

Төнге караңгылыкка чумып, ишегалдында тәмәке тартып утырган ир-атны берәү йоклый алмаганга һавага чыккан дип уйлар иде.

Беренче карашка аны тыныч холыклы, саф намуслы авыл агае итеп күзалларга була. Була гына да түгел.

Гомере буе авыл хуҗалыгында көнне төнгә ялгап эшләде. Күптән лаеклы ялда инде. Балаларын, гаиләсен хөрмәт иткән ирне авылдашлары бүген дә үрнәк итеп куялар. Кырык елдан артык хезмәт стажы булган, аракы эчү, типтерү белән мавыкмаган гап-гади авыл агае ул. Гомере инде күптән көзгә авышты. Балалары, оныклары кайтып тора, ярдәмләшеп яшиләр. Хәләле белән сүзгә килгәннәре юк. Бер-берсен күз карашыннан аңлыйлар. Әмма ник бу кадәр хәсрәт соң аның күзләрендә? Сөйләшкәндә беркайчан да әңгәмәдәшенә карамый? Ник гаепле кешедәй башын иеп сөйләшә? 

Гомерендә үзен мактаганны яратмады Гатаулла. Мактауга лаек санамады ул үзен. Гомерендә дип... Түгел икән. Гел болай булмады бит. Башы мендәргә тигәнче йоклап киткән чаклары да бар иде аның. Күңеле тыныч чакларны да. Инде менә ничә дистә ел күңелендә йөргән авыр йөк тынгы бирми аңа. Гел баса. Йөрәкне тырный. Еллар узган саен, намус ныграк интектерә. "Ни эшлим икән?" Шушы сорауны үз-үзенә күп тапкырлар бирде ул. Үзенә кул салыр чамага җиткән чаклары булды. Балалар тотты дөньяда. Сөекле хатынын ятларга калдырудан да курыкты. Инде менә яше яшәлеп, ашы ашалып дигәндәй, гомере ахырына таба тәгәри. Балалар да очар кошлардай таралыштылар.

Бердәнбер аңлаучысы, юатучысы гомер иткән хатыны Галиябану гына элеккечә янында. Һәм әнә теге... каһәр суккан шомырт бар икән. Күз көеге. Ничә еллар изалый ул аның күңелен. Ничә еллар саташулы төшләренең төп сәбәпчесе шул булды. Алай дисәң, шомырт гаеплеме икән соң? Җәен эре яфракларын лепердәтеп, кышын шәрә чыбыкларын чайкалдырып, бәлки ул Гатауллага гаеп аның үзендә булуын әйтергә теләгәндер. Әйе шул. Шулай икәнен Гатаулла үзе дә белә. Аңлый. Һәм менә бүген күңелендә бу таш белән башка яши алмаячагын да аңлады ул. Төне буе карт шомыртның көзге җилдә шыгырдап ыңгырашкан кәүсә тавышын ишетеп ятты. Төнге тәрәзәләрдәге шәүләләрдә яфраклары ярымкоелган шомыртның ботакларын ярсып болгавы Гатауллага иблис биюе булып тоелды. "Беләм сереңне, беләм сереңне" дип янады ул иргә. Таң сызыла башлагач, ватылган, арган тәнен көчкә кузгатып, Гатаулла урыныннан торды. Өстәлдә яткан дәфтәр битенә "Булдыра алсаң гафу ит, Галиябану!" дип язды да, әле берни белми тыныч кына йоклап яткан хатынының сөйкемле йөзенә текәлде.

"Бәлки башка күрешә дә алмабыз" дигән уй аңында яшен кебек сызылып узды. Тавышланмаска тырышып, иске бушлатын, галушларын киде дә, ишекне сак кына ачып, салкын, яңгырлы урамга атлады...

Төнне йокысыз үткәргәне йөзенә чыккан, күзләре бер генә ноктада туктый алмый йөдәгән абзыйга карап, яшь тикшерүче ни уйларга да белмәде. Абзыйның чиксез дулкынлануы күренеп тора. Башыннан салган чүпрәк кепкасын бөтәрләп әле кесәсенә тыга, әле кире ала. Урыныннан кузгалып инде кире китәргә дә җыенды бугай. Кабат утырды. Бу кеше белән бик рәсми кыланмаска кирәген профессиональ күзәтүчәнлеге сиздерде аңа.

– Ни хәлләрең бар, абзый? Нинди җилләр ташлады сине безгә? Читенсенмә, сөйлә, – дип үз итеп эндәште егет.
Маңгаена кинәттән бәреп чыккан салкын тирне кул аркасы белән сөртеп, Гатаулла ничә еллар тел очында йөргән җөмләне пышылдады:
– Мин... кеше үтердем.

Гаепләрен танып килүчеләр булгалый. Ләкин бу очрак тикшерүченең күңелендә дә тирән эз калдырырлык, күпне күргән суд хезмәткәрләрен дә шаккаттырырлык җинаять эше булды...

Гатаулла Галиябануны бик яратып өйләнде. Әтисе белән генә үскән егет үзенә әнисе кебек якын булырдай, йомшак холыклы, ачык йөзле кызны сайлады. Тик авылдашлары кызның әнисенең дуамал холкына ишарәләп, егетне кире уйларга үгетләп карадылар. Гатаулла исә, сөйгәненә ияреп дию пәрие килә дисәләр дә, аны ташлар хәлдә түгел иде. Кеше сүзенә карамады. Өйләнде. Тырышлыгы, булдыклылыгы бар иде яшь ирнең. Бергә гомер итә башлауның икенче елында ук, хуҗалык булышлыгы белән, яңа өй салырга тотынды. Аны тәмамлап кергәндә Галиябану беренче баласын тапмаган иде әле. Өрмәгән җиргә дә утыртмады аны ире. Кадерен белеп, саклап яшәде. Шатлык өстенә сөенеч өстәп, икенче балалары да туды. Тик, ни хикмәттер, кызының бәхетенә куаныр урынга, ана кеше котырды. Кызына кияүне төрлечә хурлады. Имеш, ул имгәк. Укымаган бер мәхлук. Имеш, атасы көтүче генә. Ә син көтүче ялчысы гына. Ә кызы юкта кияүгә пычрак сүзләр сөйләде. Ни йөзе белән үз баласына яла яккандыр, билгесез.

– Хатының йөри бит, беләсеңме? Керәшенне тапкан бит, җаныең. Атасы да гүләччи иде. Шуңа күрә арт санына типтем мин аның. Торгызма син аны. Ку да чыгар. Син югында ир-атлары өеңә киләләр бит. Белмисең генә, – дип Гатаулланың канын кайнатты ул.

Хатынының бер гаебе булмаганын белсә дә, тамчы тама-тама таш тишә, диләр. Ир кызып китә башлады. Юкка-барга бәйләнеп, Галиябануга каты бәрелде. Нахакка рәнҗетелгән хатын кунарга туганнарына чыгып киткәли башлады. Тормышының бозыла баруын күреп, Гатаулла пошаманга калды. Сатуда эшләгән, еш кына салгаларга яраткан әбисенең көн дә килеп яшьләрнең кәефен бозуы яхшыга илтмәсен әйбәт аңлады ир. Әнә бит, хатыны да әнисе чыгып киткәч азсүзлеләнә. Йөзе элеккечә көләч түгел. Иренә гаепләп тә караган кебек. Шундый мәгънәсез бер ызгыштан соң Галиябану, кызы белән улын алып, районга апасына китеп барды. Кич эштән кайтуга, гаиләсенең өйдә юклыгын күреп, Гатаулла бик үртәлде. Көне буе гафу үтенермен дип йөргән иде.

"Моннан соң анаңның ялганы белән сүзгә килешмик инде. Бик яратам бит мин сине дә, балаларны да" дип әйтергә теләп йөрде бит. Ә Галиябану киткән дә барган.
– Эх, әби, әби. Нигә тыкшынасың син тормышыбызга? Ник бозасың арабызны?
Шулай уфтанып, өй алды баскычында уйга батып утырган ирне әбисенең ачы тавышы сискәндереп җибәрде.
– Нәрсә, ашарга юк, кер юмаган, мунча якмаганмы? Себерелергә киткәнме? Кәнтәй! Утырасыңмы, борыныңны учлап. Утыр, утыр. Күрәселәрең алда әле. Бер әрмән малае да алып кайта әле ул сиңа. Кеше балалары да үстереп ятарсың әле. Болары дә синеке түгел аның. Син бозаудан туган балалар түгел алар, – дип чәпчелдәп, исереклектән чайкалып торган хатын җирәнгеч иде Гатауллага. 

Кияве өендә үзен хуҗа итеп сизгән хатын рөхсәт сорап тормады. Кече якка узып, су кисмәгеннән бер чүмеч су чумырып алды да голт-голт эчә башлады. Исерек хатынның әрсезлеге Гатаулланы чыгырыннан чыгарды. Болай да кызган канына ничә ел буе җыелган, гел тыелып килгән ачуы да килеп кушылды. Исерек хатын аңа җен булып күренде. Түзмәде ир, селтәнеп торып, бар көченә әбисенә сугып җибәрде. Су чүмече атылып китте. Егылганда аралыкта торган тимер бирнә сандыгы читенә чигәсе белән бәрелгән хатын, бер тында хушыннан язды. Гөрселдәп ауган гәүдәнең җансыз икәнен аңлагач, Гатаулла башка гамәлләрен ниндидер куркыныч төштәге кебек кенә башкарды. Төн карасында бакчадагы шомырт төбен казып, әбисен киеме-ние белән шунда күмгәне аңында томанлы сурәт булып кына торып калды.

Әбисенең кинәт югалу хәбәрен хатыныннан ишеткәч тә, Гатаулла йөзенә гаҗәпсенгән кыяфәт кенә чыгарды. Шуның белән бетте. Кылган эше өчен әрнү, җәфаланып, интегеп саташулы-уяулы яшәү соңыннан килде. Башта белерләр дип, аннан соң әбисен эзләп тә таба алмаган тикшерүчеләрнең эзләүне туктатуларыннан курыкты. Гаебен танырга теләде. Туктап калды. Тотып алып утыртып куюларын көтте. Ул көн киләсен уйлап, җәфа чикте. Ни генә кичермәде ул шушы еллар эчендә. Инде менә тикшерүче бүлмәсендә утыра. Җинаять өчен җәзаның иң катысын алырга тели ул. Инде бернидән дә курыкмый. Бары тик бер генә уй аның башында. Җинаятькә Ходай шаһит булды. Ул бәлки гафу итәр. Ә хатыны Галиябануы, җил-яңгыр тидертмичә үстергән балалары кичерә алырлармы бу гамәле өчен? Ни көтә аны киләчәктә, әлегә билгесез...

PS: Шактый еллар элек бөтен районны шаулаткан бу җинаять эшендә гаепләнүче булган абзыйны утыртмадылар. Җинаять кылу вакыты чыгу сәбәпле, ул суд залыннан иреккә чыгарылды.

Чулпан Насырова
 

Язмага реакция белдерегез

12

0

5

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading