16+

Кысыр хатын кемгә хаҗәт! (Хикәянең дәвамы)

Кул кушырып утырырга ярамавы көн кебек ачык иде. Тик бәхетсезлеккә юлыккан хатынга ничек ярдәм итәргә соң?

Кысыр хатын кемгә хаҗәт! (Хикәянең дәвамы)

Кул кушырып утырырга ярамавы көн кебек ачык иде. Тик бәхетсезлеккә юлыккан хатынга ничек ярдәм итәргә соң?

Дәвамы. Башы: Кысыр хатын кемгә хаҗәт!

Моңарчы бер читтә тып-тын утырган Фахирәттәй:

- Әдрисен кыягазга җазып бирегез әле! Маргаританы үзем барып әфсенләп-өшкереп багыйм. Бәлки  файдасы тияр! - дип барыбызны да шаккаттырды.
Акыллы кортка нинди  могҗизага ия булгандыр, Алла белсен.  Ританың күңелен эретерлек  шифалы  сүзләрне каян тапкандыр,  анысы безгә караңгы. Ничек кенә булмасын, Яңа ел  ялларыннан соң беренче эш көнендә, Ритабыз иртән иртүк үз тегү машинасы каршына килеп утырган иде. Көнбагыш чәчәгедәй түгәрәк йөзе беркадәр суырылган, гәүдәсе шактый ук ябыга төшкән, күз астына  күгелҗем күләгәләр салынган, ирен читләрендә сизелер- сизелмәс, вак кына җыерчыклар пәйда булган,  карашы моңсуланган. Ә шулай да, иң мөһиме: ул үз коллективына, яраткан эшенә әйләнеп  кайткан. 

Чираттагы сынау Гөлсемгә килде. Тугызынчыда укыганда ук  ук  гашыйк булган  беренче мәхәббәтенә кияүгә чыккан иде ул. Өйләнешкәннәренә алты ел  вакыт узса да, мәхәббәтләре сүрелмәде. Хәбире сөйкемле бичәсен  иркәләп-сөеп туймады, хәер Гөлсем  үзе дә аның өчен   җанын ярып бирергә әзер иде. Тәмле телле, ачык йөзле, уңган киленен каенанасы Асия абыстай  үз кызыннан артыграк  күрде. Җитез, ярдәмчел  яшь хатын эшендә   сынатмады, гаиләсенә  вакыт тапты. Дөресрәре, өйдәге тавык чүпләп бетермәслек хатын-кыз эшен авырсынмыйча  башкарды. Беркөнне  сменасын тәмамлап проходнойдан чыгып килгән мәлендә, кинәт һушы китеп, идәнгә ауды.

Ярый әле аяк-кулы сынмаган, бите-күзе күгәрмәгән иде. Төнлә укшып азаплануын башы бәрелүдән күрде. Әлеге халәте янәдән кабатлангач, табибка күренергә уйлады. Дәваханәдән ул кош тоткандай куанып  чыкты.  Балага узуын белгәч, очынып йөри башлады. Хәбире белән икәүләп  ни гомер өметләнеп көткән бала бит ул! Киленендәге кайбер үзгәрешләрне сизеп алган  каенанасы, вакытыннан элек аны-моны әйтмәсә дә, эчтән генә моңа бик шат иде. Гөлсем Себергә йөреп эшләүче иренең чираттагы вахтасы тәмамлануын көтеп ала алмый изаланды. Нарасые туачагын белгәч, Хәбире аны аерата үз итәр, яратып-иркәләп туймас, җылы сүзләрен   ләйсән  урынына яудырыр. Рәхмәт йөзеннән, затлы  бүләк алып кайтып  куандырыр, дип хыялланды ул. 

Ирен алып кайтачак очкычның  аэропортка төнге икедә төшәсен белгәнгә күрә, бу юлы Гөлсем газизен шунда ук барып каршыларга җыенды.  Күңеленнән тулып ташкан сөенечле хәбәрне, таксиның арткы утыргычында тирбәлеп,  парлашып  өйгә кайтып килгән мәлдә, иренең көчле иңнәренә башын куеп, гәүдәсе белән аңа сыена төшеп, сөеклесенең колагына пышылдап  җиткерәчәген күзаллап, хатын көне буе елмаеп йөрде. Аэропортның көтү залында утыручыларга динамиктан  Сургут-Казан  маршрутын узган  очкычның исән-имин җиргә төшеп утыруы турында шатлыклы хәбәр яңгырады. Дикторның тавышы Гөлсем күңеленә сары май булып ягылды. 

Хатын атыла-бәрелә урамга чыгып йөгерде, очып китү полосасын киртәләп алган  тимер рәшәткә аша сузылып,  ике күзен дүрт итеп, әле генә килеп туктаган самолетны  күзәтә башлады. Ара ерак түгел иде, Гөлсемгә барысы да аерымачык күренгәндәй тоелды.  Ниһаять, биниһая зур канатларын  як-якка җәйгән мәһабәт “аккош”ның  биек ишеге киереп  ачылды, дөресрәге, бер якка шуып кереп китте, озын трап сөяп  куелды.  Пассажирлар, кыр казлары кебек тезелешеп, сак кына атлап, аска төшә башлады.

Төн шактый җилле булуга карамастан, сөйгәне белән кавышу мизгелен түземсезләнеп  көткән  Гөлсемнең  чиксез дулкынланудан уч төпләре  тирләп чыкты. Ул бияләен салып, учына кысты.  Чү, бу ни хәл? Трап бушап калды, ә Хәбире кайда? Ул нишләп күренми соң? Әллә йөргән юлында берәр күңелсез хәл килеп чыкканмы? Аллам сакласын! Бәлки бу рейска өлгермәгәндер, - дигән күңелсез уй бәгырен телеп узган мәлдә, ачык уемнан  үтә дә таныш озын гәүдә сузаеп чыкты. Аның артыннан зәңгәр башлыгын кырын салган,  нечкә билле стюардессаның сылу гәүдәсе күренде. Ир аны траптан җитәкләп алып төште, үзенең кайры тун төймәләрен ычкындырып, кызны үтәли җилдән ышыклагандай итеп, кысып кочаклап алды, җиләк иреннәренә үрелде. 

-    Хәбирем, нишләвең бу? Моның булуы мөмкин түгел!
 Гаҗизлектән  тораташтай  катып калган  Гөлсемнең шул мәлдә башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып  китте, тез буыннары йомшарды, хатын йөзләгән аяклар таптаган пычрак карга чүкте. Аны кемдер күтәреп торгызды,  бәхетенә тиз арада хушына килде. Аэропорт каршындагы мәйданчыктан кузгалып китәргә торган таксига  кул изәп, хатын салонга чумды. Өенә кайтып җиткәнче, сулкылдап  елап,  шешенеп бетте.

Төн йокысы качты. Ул ире хакында нәрсә уйларга да белмәде. Хәбир кайчан хыянәт юлына баскан?  Өйгә ни йөзе белән кайтып керер? Иртән  көч-хәлгә урыныннан торып, эшенә барып кайтты. Кулы эшкә бармады, күңелендә янартау утлары  кайнады.  Хәбир икенче көнне дә кайтмады. Әгәр ул мине, юк, туасы сабыем белән икебезне, бөтенләйгә ташлап китсә... Ирләргә ышанма, Иделгә таянма, дигәннәре хак икән... 

Бераздан хатынның кайнар хисләрен салкын акылы авызлыклады:

-Ниемә дип бүрәнә аша бүрә күрәсең, сантый. Үз башыңа бәла чакырып китерергә җыендыңмы? Туачак балаңны ятим итәргә рөхсәтем юк! Үз-үзеңне кызганып балавыз сыгып утырганчы, тиз генә  душка кереп чык та, эшкә кереш! – диде аңа эчке тавыш. 

Юынып чыккач,  ул тынычлана төште. Кайтыр аның Хәбире, кайтмый калмас. Берүк исән генә була күрсен! Бригадасының эшләре бетеп җитмәгәндер, шуңа тоткарлангандыр. Хатын аэропортка шалтыратып белеште. Сургуттан туры рейс шимбәдә, көндезге 11 дә икән.  Дөнья күргән зирәк каенанасы, килененең кәефсез икәнлеген күрде, әмма аны-моны сораштырып, җанын талкымады.  “Базар якларын урап кайтам әле”, - дигән сылтау табып, иртүк өйдән гаип булды. Гөлсем  авыр уйларын башыннан куды. Бәлки ул бөтенләй башка кешене Хәбиренә охшаткандыр. Моңарчы  ире белән  сүзгә  килгәннәре булмады. Көн иткәндә, ир белән хатын арасында вак-төяк  каршылыклар килеп тугалый.

Аңа карап тормышны челпәрәмә китерергә димәгән бит, уртага салып сөйләшеп, теләсә нинди четерекле хәлдән дә чыгарга була. Вакытында телеңне тыеп калырга, бер-береңә юл куярга, иң мөһиме - очкыннан ялкын кабызмаска кирәк. Гөлсем  фатирларын ялт иттереп җыештырып чыгарды. Кер машинасын кабызды. Хасиятен китереп, ачыга камыр куйды. Аш бүлмәсендә тыз-быз килде,  ире кайтышына  каз итеннән шулпалы бәлеш пешереп куярга булды. Кухнядан авызга су китерерлек хуш ис таралаган мәлдә, кыңгырау төймәсенә бастылар. Гөлсем чәчәкле алъяпкычын тиз генә салып, урындык аркасына элде дә, зәңгәрсу ефәк яулыгы астыннан бүселеп чыккан тыңлаусыз чигә  чәчләрен төзәтә- төзә, ишек ачарга йөгерде. Үз ачкычы кесәсендә булса да, аны Хәбире һаман шулай шаярта. Гөлсем йәлт кенә ишектәге “күз”гә үрелде.

Подъезд мәйданчыгында  җан сөйгәне   түгел, ә  борчулы кыяфәтле чит-ят ир заты басып тора иде. Хатынның күңеленә шом йөгерде. Эчке яктан  бикне ачканда, ниндидер хәвеф сизенеп, куллары калтыранды. Таныш түгел бәндә рөхсәт сорап фатирга узды, су сорап эчте. Бер кулы калын бинтка уралган, битендәге калын итеп  мазь сөртелгән  җәрәхәт эзеннән сары су саркып тора. Керфекләре-кашлары көйгәнгә, ирләрчә  кырыс йөзе шактый ук шөкәтсезгә әверелгән. Бары тик акыллы, кайгыртучан-сабыр карашлы зур зәңгәр күзләре генә аның мәрхәмәтле адәм икәнлеген белгертә иде. Ул үзен Глеб Николаевич дип таныштырды. Ишек катында, сүзен ничек башларга белми таптангалап торгач,  тонык тавыш белән:

 -Ханым, мин Сургуттан.  Хәбир Хәлилович белән бер бригададан. Ирегезнең якын дусты, хезмәттәше, - дигәч, Гөлсем ирексезләп  аның калын кара драпка зур яка куеп тегелгән  кышкы пәлтәсен, малахай бүреген салдырды, кулын юып чыгарга тәкъдим итте. Аш бүлмәсенә чакырды. Көтелмәгән кунакның алдына өяләмә итеп  итле бәлеш салынган өлеш тәлинкәсе, зәңгәр кыңгырау  чәчәкле касәне тутырып,  кайнар шулпа китереп куйды, сөтле куе чәй ясап бирде. Үзе аның каршысына утырды. Кунак кыстатып тормады, тәлинкәдәгесен ялт иттереп куйгач, хатынга ихластан рәхмәт әйтте.  Гөлсем иренең ни сәбәпле тоткарлануын  сорарга ниятләп авыз ачмакчы иде, кунак өлгеррәк булып чыкты. 

- Берничә көн элек нефть кудыргыч  станциябездә   көтелмәгән хәл килеп туды. Чатнама суыкта  насос  ярылып,  төнлә нефть туплагыч бак тирәсенә карамай агып  яткан.  Күрәчәккәдер инде, иртәнге обходта күзгә чалынмаган. Станция башлыгына шәхси йомышы төшкән бер сөмсез бәндәнең, сансызланып, утлы тәмәке төпчеген кабинадан шул якка томыруы аркасында, зур бәлагә тарыдык. Мизгел эчендә  бөтен җиргә ут  капты. Янгынчылар отряды килеп җиткәнче, үз көчебез белән утны сүндерергә азапланганда, көчле шартлау булды,  - дип авыр сулады ул. -  Кызганычка, хезмәттәшләрем  зур зыян күрде. Үлүчеләр дә бар...
-Ә Хәбир... ул ни хәлдә?  Ирем исәнме? - дип, күзләре мөлдерәп яшькә тулган Гөлсем, урыныннан сикереп торып, үз-үзен белештермичә,  каршысында утырган ирнең  калын йон свитере җиңеннән  тарткалады.

- Исән үзе... Бәхеткә, аны Мәскәүнең Бурденко хастаханәсенең Пешкәннәрне дәвалый торган үзәгенә илтеп җиткерә алдык. Әлегә комада, - дип яман хәбәр җиткерде.
   Гөлсем эсселе-суыклы булып китте. Әмма кул кушырып утырыр чак түгел иде. Хатын, Глеб Николаевичны озаткач,  ашыга-кабалана ерак юлга җыена башлады.  

-Чыкмаган җанда өмет бар. Бәгырькәем,  исән генә була күр! Нинди  хәлдә булсаң да, ташламам. Яныңа гына барып җитим. Ходайның кодрәте киң, терелерсең, – дип үзалдына  сөйләнде ул. - Илаһым, туачак сабыебыз хакына,  Хәбиремне савыктыра  күр!  Берүк  рәхмәтеңнән ташлама...

Хәмидә Гарипова
Фото: https://freepik.com

Тиз арада республика хәбәрләре белән танышу өчен, республика яңалыкларын иң беренчеләрдән булып белү өчен сезнең барыгызны да “ШК”ның  телеграмм каналында көтеп калабыз. Сылтама: https://t.me/shahrikazan
                                                                   

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading