Су тавышын басып кычкырган тавышка, инде ары киткән авылдаш апасы борылып карады. Мөҗип, аты-ние белән елга уртасыннан йөзеп бара иде...Менә ат күмелде, менә Мөҗипне дә кантарлы боз каплады... – А-а-а!!! Хатын, бар көче белән йөгереп килеп күрше капканы какты:
– Чыгыгыз тизрәк!!! Мөҗип аты белән ташуга акты! Ай, Аллакай гынам! Мөҗип суга батты-ы!!! ...Фермага ике юлдан барып була. Берсе әйләнгеч – анысында карлар эреп беткәнгә күрә, чанага көйсез, атка авыр булыр дип, буа аша барды Мөҗип. Әле ул көнне, шаулап су акса да, буа аша машиналар үтеп йөргәнен искәрде ул. Кызганычка каршы, агымның көчәюен чамаламый калды шул! Кичкә таба кар суларының атлы чананы агызырлык егәрләнгәнен абайламады.
...Шулкадәр тиз килеп чыккан фаҗигадә ат югалып калды, бик тиз батты. Куркак иде ул ат. Сап-салкын бозлы суга чумуга, бичара малкай, дөнья белән хушлашкандай бер тапкыр кешнәргә өлгерде әле. Болганчык шарлавык булып аккан агымда атның сырты күренеп-күренеп алды да юкка чыкты. Ярсу дулкын, атның дугаларын, тәртәләрен каерып атты. Мөҗип исә, судан бер мәртәбә дә калкып чыкмады. Авыл халыкына яман хәбәр СМС тизлегендә таралды. Яр буена, Сабан туена җыйналган сыман кешеләр тулды. Һәрберсе Мөҗипне исән күрергә теләп йөзеп чыкканын көттеләр. Ләкин, бу юлы Аллаһы Тәгалә могҗиза ясамады, бары тик үле ат кына табылды...
Елга ярлары элекке сыман чиста түгел шул хәзерге заманда. Ничек үсәсе килә, кайда тамыр җибәрә ала – шул рәвештә күтәрелгән агачлар белән капланган. Тамырлары инеш ярына тотынып, тирә-якны учарлары белән әйләндереп, чәбәләнеп бетәләр. Суда кондызы, күсесе үрчеде. Татар авылында урыс исемен йөрткән “Васька” кушаматлы ат, чаналары, тәртәләре белән 300 метрлап йөзгәч, шундый куелыкка эләгеп калды. Районнан чакыртылган коткаручылар төркеме, тончыгып үлгән мескен хайванны бульдозерлар белән, баулар ярдәмендә тарттырып чыгарганчы караңгы капты. Төн карасын ярып яктырткан машина фаралары, атның зур булып ачылган күзләрендә тонык ялтырау хасил итте дә сүнде. Сәгатьләре түгел, минутлары кадерле вакытның ычкынганын барысы да аңладылар.
Кешеләрнең өметләре акланмады – Мөҗипне ат чанасындадыр, дип уйлаганнар иде. Чанага бозлы су гына ияреп чыкты. Якыннары үкереп елап яр буйлап йөгерешеп йөрделәр дә, тулган ай яктысында өйгә кайтып егылдылар. Икенче көнне водолазлар чакырттылар. Инеш, берничә чакрымнан Чулманга кушыла! Мөҗипнең гәүдәсе олы суга кадәр агып китсә табылуы тиз булмаячак! Бөтен авыл белән, озын резин итекләр киеп, багорлар, күсәкләр тотып көн саен яр буенда актарындылар. Кайгыда авыл халкы тагын да бердәмләшә!
Көннәр бер-бер артлы тиз генә үттеләр. Иртә белән көн туса бер уй, бер сорау – Мөҗипне бүген табарлармы? Буш вакыты булган һәр кеше инеш буена төшә. Мөҗип батканан соң икенче көнне ташу тагын да көчлерәк килеп, булгач булсын инде, дигәндәй, буа аркылы салынган күперне агызды. Сулар тына башлагач, дулкын белән чыккан һәр карамчык янына йөгерделәр. Ләкин, елгага әверелеп масайган инеш юеш куенын ачмады, корбан итеп алган ир затын чыгарырга ашыкмады...
Комментарийлар