Улының сүзләре хәтерен ярсытты, елыйсын китерде
– Әни! Сорасалар нәрсә әйтәм инде хәзер?
Әнисә, улы Ришатның соравыннан сискәнеп куйды.
– Нәрсә сорасалар, улым?
– Әтиең кайда, дисәләр...
– Әй, бала, бала... Син дә җанымны көйдермә ичмасам! “Үлде!” – диярсең! Башкача ни әйтеп була соң? Үлде бит, үзең күрдең. Җирләдек, чардуган куйдык. Менә кабер балчыгы утыргач, таш ясатырбыз.
– Син аны сагынасыңмы?
– Бик...Сагынам...
– Дөрес итеп үлмәде ул. Чирләмәде, машинасы астында калмады. Әнә, бабай чирләп үлде, Закирның әтисе машина белән ауды. Ә безнеке...
Бигрәкләр дә тирән фикер йөртә Ришат! Җиде яшендә димәссең, җитмештәге сыман уйлый. Әнисә нишләтә алсын – үз теләге белән китте иркәе якты дөньяны ташлап. Үз теләге микән? Әллә аракы дигән золым капладымы Галимҗанының баш мие күзәнәкләрен? Әллә тагын сәбәп бармы?
Улының сүзләре хәтерен ярсытты, елыйсын китерде. Тик җебеп төшәргә ярамый иде. Ришаты гел әнисе тирәсендә бөтерелә – еласа хәзер янына килеп басачак. Ичмасам бүлмәләре дә аерым түгел – бер яклы йортта калды ул улы белән. Икенчесен салырга өлгермәде Галимҗан. Төзелеш өчен кирәк-яракларын: такта, борысларны иренең җидесен укытканда капка төбенә аударып киттеләр.
– Тукта әле, сеңелкәш, үксемә! Үзебез булышырбыз, төзеп чыгарбыз! – дип тынычландырды тол калган туганын олы абыйсы Искәндәр. – Ике абыең бар, әзер йортка тагын бер бура гына төртә алырбыз!
Җае чыккан саен аракыга үрелергә торган ирне яратмады Искәндәр. Икенче абыйсы Газим дә хуп күрмәде. Ә хатыннарын әйткән дә юк – “тегеләр” дип кенә сөйләшәләр иде.
Ярар, сыярбыз, кайнатай белән дә тар булмады әле, дип үзен тынычландырды хатын, бер ел элек вафат булган әтиләрен исенә алып. Ипле кеше булды ул! Кечкенә Ришатка күз-колак булып, хуҗалык эшләрендә катнашып яшәде. Галимҗан әтисеннән шикләнә иде, эчеп кайтса кереп түнә, тавышын чыгармый. Аның ачулануларын тыңлап кына тора.
– Ярар, әти! Эчмим! Кичә түбән очка утын кайтарган идем, сыйладылар. Шул гына, яме, – дип аклана иде.
Әле утын, әле печән, әле башкасы – машина йөртүчегә йомыш төшеп тора инде ул.
Йөртү таныклыгын алалар инде моның, дип юрый иде Әнисә. Ләкин, Аллаһының рәхмәте, андый хәл булмады. Чөнки, Галимҗан колхоз эшен бетергәч, кич кенә каба башлый. Артыкка китсә, машинасы эчкән кешеләренең капка төбендә куна.
Галимҗан, салгалап йөрсә дә, күңеле матур ир иде. Ришатны бик яратты, кечкенә чагында улын түшәмгә чөеп уйный иде. Үземә охшаган! Матур улым! Беренче сыйныфка үзем җитәкләп илтәм!” – дип хыялланды. Әнисәсенә авыр сүз белән бәрелмәде, тиешлесен үз җаена башкарды. Соңгы вакытта йортны зурайтам, диде хәтта. Инде бура белешеп, кирәк-яраклар китертәсе иде, менә ни килеп чыкты. Нәрсәгә андый хәлне ясады икән соң ул? Әнисә бу хакта күп уйлады.
Гайбәтен дә, әйбәтен дә ишетте, авыл җирендә ансыз буламыни инде?
– Әнисәнең сөяркәсе булган! Пекарьняда, төнгедә эшләгәндә күрше авылдан килә торган булган. Беренче мәхәббәте, ди! Әрмиядән көтмәгән ул аны, - дип белдекле кыяфәт белән төкереген чәчте Фәрхенур исемле усал апа.
– Әкият! Әнисәнең беренче мәхәббәте юк иде! Ул бит сигезне бетерүгә кияүгә чыкты! Уналтысы гына тулган иде, Галимҗан урлап алып кайтты. Белмәгән килеш сөйләп утырма, – дип тегенең авызын томалады икенчесе.
Нинди мәхәббәт?! Галимҗаннан башка егет чырае күрмәде Әнисә!.. Чыннан да урлады аны Галимҗан! Берничә көн озата кайтты башта, урлыйм дип әйтте әйтүен. Кыз ышанмады. “Минем яшем җитмәгән, уйлама да!” – диде. Әтисе вафат, әнисе белән генә яшиләр иде. Абыйларының берсе армиядә, икенчесе өйләнеп башка чыккан ел ул.
Клубтан чыгуга, Галимҗан әкияттәге гыйфрит кебек, кинәт каршысына килеп басты! Ул арада ике дусты йөгереп килделәр дә кызны ике яктан тотып, клуб артында торган машинага өстери башладылар. Тиз булды ул! Минут узганчы кабинада утыра иде инде. Сугышмады, кычкырмады Әнисә, язмышымдыр диде дә ят капкадан атлап керде.
– Безне санга сугып килүең өчен рәхмәт, кызым! – дип тәмле теле белән каршылады аны Галимҗанның әтисе – Кәрим абый. Галимҗанның әнисе – Саҗидә исемле, бик тыныч холыклы апа, кинәт кенә йөрәге тотып, йөргән җиреннән үлеп китте. Йортка хатын-кыз кирәк иде! Ирләрчә яшәешнең бөтен тузанын сөртеп, юасын юып, җыясын җыеп, ялт иттерде уңган килен. Әйбәт яшәделәр алар. Сүзгә килешеп бер-берсен тилмертмәделәр. Ришатлары дүрт елдан соң гына дөньяга килде, бик вакытында, Әнисә хатын-кыз буларак өлгереп җиткәч кенә. Тормышлары уртача барды. Галимҗан да булганына риза булып, артыгын тырышмыйча көн итте. Машинасына утырып чыгып китте, кайтып керде. Йортта кулына балта тотып,, чүкеч алып төзәтмәде, какмады-сукмады.
...Ул көнне сәбәпсезгә, тик торганда аракы алып кайтты Галимҗан. Кибетче хатын гына ачуын чыгарды – кунак-фәлән бармы әллә, ник кирәк булды бу агу, дигән була. Сатуы бармас әле күп сөйләшеп торса! Эчем яна, бер яртыны икегә бүләм, сиздермим, дип ышанды. Улы урамда уйный, хатыны эштән кайтмаган. Утын сараена кереп, ярып өелгән пүләннәр арасыннан стаканын чыгарды. Шешәнең алюмин бөкесен теше белән керып ачты да, бүлт-бүлт итеп аракыны койды. Ярты стакан җитеп торыр. Менә хәзер рәхәтләнеп эчеп җибәрер, күңелле булып китәр. Алайсам бөтенесе аңа кырын карыйлар. Эчә, имеш... Кем эчми соң? Берсе дә кире какмый – рюмкаларын әйләндереп капларга гына торалар!
– Нәрсә, тагын ябыштыңмы шешәңә?!
Галимҗан дерт итеп китте. Борылып караса – Искәндәр аңа күзләрен акайтып карап тора.
– Нинди хәл инде бу, җә! Көпә-көндез, кызу эш вакыты, ә син... Сеңел жәлке! Аерттырып алып кайтабый, безнең төп йортта кеше юк, бикле капканы ачып керәсе дә яшисе. Адәм көлкесе. Тормышыңны рәтләр идең, кара инде бу өеңне. Ни капкаң, ни коймаң...
Шулай диде дә чыгып китте Искәндәр. Гарьләнерлек итеп сүкте. Ул көнне төштән соң эшенә бармады Галимҗан, эчем авырта дип бөгәрләнеп ятты. Дөрес әйтә инде бер карасаң, дип фикерләрен бер җепкә тезәргә мәтәште ир. Иртәгә үк төзелеш кирәк-яраклары белешәм.
Белеште. Акчасын бераз түләде, калганын соңыннан дип килештеләр. Атна-ун көннән көннән китерәбез, диделәр. Хатыны куанды да соң, ниһять кеше рәтендә яши башлыйбыз икән, диде. Әле тагын бер зур яңалыгым бар, анысын берничә көннән әйтәм дип ымсындырды. Ике көннән соң Искәндәр тагын килде. Тагын бәйләнде.
– Мужик түгел син! Җебегән, мокыт! – дип тиргәде. – Синең урыныңда булсам, асылыныр идем. Бу дөньяга кием туздырыр өчен генә яралгансың. Галимҗанның йөзеннән кан качты. Кара әле, чын сүз әйтте бит бу, асылынып карарга кирәк әле. Болай гына, куркыту өчен...
Печән вакытында йөк бәйли торган, дүрттән ишкән бауны кулында байтак әйләндереп торды ир. “Бигрәк юан, муенны кисеп керми микән соң бу?” – дип уйлады. Кай төшкә бәйлим икән? Кеше күрә торган урын кирәктер. Күрсеннәр дә курыксыннар! Кызгансыннар! Искәндәр дә үкенсен. Ник кысылып йөри ул безнең гаиләгә? Әнисә белән тату яшибез, улым мәктәпкә керергә тора, җитәкләп алып барасым бар.
...Галимҗан, теге көнне калган аракысын стаканга салып тормады – шешә авызынан гына эчте. Җиңе белән борын тирәсен сөртте дә өскә карады. Сарай түбәсенә менә торган биек баскычның соңгы арата тактасына бәйләде бауны. Элмәге әйбәт тоелды. Менәм дә, элмәкне муенга кертәм, ә аягым белән баскыч тактасында басып калам. Асылынган сыман күренәм, ә үзем исән булам, – дип юләрләрчә фикер йөртте.
Ул дигәнчә килеп чыкмады. Аягындагы кәлүше таеп китте дә баскыч янтайды, тик аумады, сарай диварына эләгеп калды. Галимҗан, кисеп керә башлаган баудан котылырга теләп кулларын муенына тыкмакчы булды. Ике бармагын кертә дә алды! Тик, йокы тамырын кыскан баудан котыла алмады. Ярты сәгатьтән Әнисә кайтып керде...
Милиция, авыл табибы, күрше-күлән, тагын әллә кемнәр җыелды аларга. Галимҗанның йөзе ямьсезләнгән иде инде, теле чыккан. Җәймә белән каплап куйдылар. Әтисен улына күрсәтмәделәр. Иренең өчесен уздырасы иртәне Әнисә елый-елый Ришатын беренче сыйныфка озатты. Аларның яшәешен яхшы белгән авыл халкы, гомере кыска булганга тормыш итәргә күңеле үсмәгән, дигән хөкем чыгардылар. Әнисәнең иренә әйтергән өлгермәгән сере бер айдан беленде – авыры төште. “Ялгызы ике бала белән нишләр иде, ару булган!” – диештеләр дә оныттылар. Кешенеке – кештәктә...
***
Ришат өченче сыйныфка күчте инде. Көзгә 10 яшен тутыра. Иң читене әтисезлек икәнен аңлый, шуңа күрә әтиле иптәш малайларыннан көнләшә.
– Әни! Миңа әти кирәк!
– Соң, кайлардан алыйм мин сиңа әти? Зиратта ята бит...
– Төзелешкә күп абыйлар килгән. Берсе миңа улым, дип эндәште. Менә шуны алып кайтыйк. Барыбер колхоз йортында яшиләр, бер кешегә дә кирәкләре юк.
– Аларның өйләре дә, хатыннары да бар. Икенче җирдә. Монда акча эшләргә генә килгәннәр.
– Шул абый бездә торса бөтен эшеңне эшләр иде. Искәндәр абыйга ялынмас идең. Гел “мыр-мыр” килә ул син юкта.
– Холкы шундый, улым. Аны үзгәртеп булмый.
Әнисәгә абыйлары булышты, йортка тагын бер бура өстәделәр. Хәзер өйләре зур, тик Галимҗан гына юк. Искәндәр, Галимҗан турында сөйли башласалар, йә чыгып китә, йә күзләрен түбән төшерә.
Әнисә, ике елдан соң гына, сорыйсы килеп йөргән сүзен сорады абыйсыннан.
– Абый, Искәндәр үләсе көнне син безгә кергәнсең, әйеме? Нәрсәләр сөйләштегез?
– Каян алып әйтәсең? Кермәдем мин сезгә...
– Әминә апа әйткән иде. Хәзер сорап булмый шул, үзе дә китеп барды. Тавышын күтәреп сүкте, аннары җене белән чыгып китте, мин киртә буенда идем, ишетеп тордым, диде... Без аны кешегә әйтмәдек. Сине утыртып куярлар дип курыктык.
Әнисә бүтән сүз көрәштермәде. Абыйсына каты бәрелә алмый, чөнки кирәк эшенә күбрәк ул булыша. Газим абыйсы районда яши, сирәк күренә.
– Әйдә, Дамир абый! Әйдә, курыкма! Әни әйбәт минем! – дия-дия бер ирне кыстап ишектән алып керде Ришат. Әнисә аш пешереп йөри иде.
– Әни, менә миңа улым диюче абый! – дип ярып салды ул. Кулыннан пычагына хәтле төшеп китте Әнисәнең...
– Исәнмесез! – дип, ике кулын сузып күреште Дамир дигән кеше.
Әллә нинди җылылык катыш чарасызлык бар иде аның карашында.
Ул көнне озак сөйләштеләр алар. Дамирның язмышы фаҗигале булып чыкты. Хатыны белән улы юл һәлакәтендә үлгәннәр. Беренче сыйныфка керүче Ришатларына кирәк-ярак алу өчен Казанга барышлары булган.
– Минем дә улым Ришат исемле иде! Бу бала яныбызда бөтерелеп йөри башлагач исемен сорадым, – диде Дамир. Шулай таныштык. Ул миңа күп нәрсәләр сөйләде. Бик башлы, матур малай...
– Кемнәрең бар, Дамир?
– Үзем генә мин. Балалар йортында тәрбияләндем – туганнарым юк. Газизләрем вафатыннан соң эш белән басам кайгымны.
Икенче көнне тагын килде Дамир. Әнисә чакырмады аны, Ришат өндәде! Балага каршы килеп буламыни? Йортта ирләр кулы тияргә тиеш эшләр муеннан иде...
Менә шулай итеп әтиле булды Ришат! Авыл кешесенә янә гайбәткә ябышты.
– Озак еламады әле, ике ел дигәндә ир кочагына керде! – диде усал Фәрхенур.
– Утыз гына бит әле Әнисәгә! Ник салкын мендәрдә йокларга тиеш соң ул! – дип авызын каплады икенче апа. Бер елдан игезәк кызлар алып кайтты Әнисә! Дамир бик тырыш, кулы эш белә торган, ипле ир. Андыйлар белән тиз алга китәсең. Дөнья чыннан да түгәрәк, бик рәхәт икән, дип куанды Әнисә.
Ә бер кичне, Дамир Әнисәдән Галимҗан турында сорады.
– Ул нинди кеше иде? – диде.
– Зыянсыз, – диде Әнисә әкрен генә.
Фәридә Ибраһим.
Фото: freepik.com
Комментарийлар