Басмадан егылып, упкынга очуга караганда, дошман пулясыннан һәлак булу күпкә артык. Әмма теге ярда түгел! Түгел! Бу гаделсезлек. Бу коточкыч рәхимсезлек!
Ләкин бу сугыш...
Ә сугышта бары бер гаделлек бар: илбасарларга үлем! Корал белән килгәнне беркайда да ипи-тоз белән каршыламыйлар. Һәлак булган Саша да, Михаил да, бер-берсенә сыенып баскан, әлегә исән биш әсир дә бу илдә чакырылмаган кунак. Кем өчен, ни өчен япь-яшь гомерләрен корбан итәргә тиеш алар? Бу коточкыч үлемнең бәһасе ни? Әмма нинди генә булмасын, бу – сугыш. Монда гаепләүче һәм яклаучылар, шаһитлар һәм хөкемдарлар юк. Кемнең кулында корал – шул прокурор да, судья да. Ничек тели шулай хөкем чыгара. Үлемнең бәясе билгесез булса да, тормышныкына ул куелган. Тормыш бәясе – иман китерү.
Кыйбатмы бу хак, арзанмы? Рамил моны белми. Башкалар да белми. Чират кемдә? Хәер, барыбер түгелмени. Берничә минут кояшны артыграк күрүдән, берничә мизгел артыграк сулаудан ни үзгәрә дә, ни отасың? Иң соңгы корбанның газаплары беренчеләрнекеннән ни-нәрсә белән аерыла? Бәлки ул иң бәхетсезедер? Чөнки ялгызлыкта үләчәк, аңа теләктәшлек белдереп, «хуш» дип озатып калучы да булмаячак...
Кем чираты? Палачның кыска юан бармагы кем күкрәгенә килеп кадалыр?
Әгәр бу сират күпере гөнаһлыларны үткәрми икән, Рамил һичшиксез упкынга очачак. Аның гөнаһлары зур, мондый гөнаһны бернинди сират күпере дә күтәрә алмаячак. Әгәр Аллаһ чынлап та бар икән, ул Рамилгә ике адым ясарга да ирек бирмәячәк.
...Армиягә озатканда әбисе аңа нидер язылган кәгазь бите сузган иде.
– Улым, бу иң саваплы, иң кирәкле дога. Яныңнан калдырма, укы, өйрән. Бу дога сине саклар, югалта күрмә, – дия-дия, аны Рамилнең куртка кесәсенә тыкты.
Егетнең башы-күзе әйләнгән, кичәге бәйрәмнән соң айный алмый газапланган чагы иде. Ярылырдай булып башы авыртты, шуңа күрә хушлашуының да рәте-чираты булмады, юл буе укшып-косып барды, әбисенең догалы язуы турында бөтенләй онытты. Аннары... йә Аллаһ... Рамил аның белән... белмичә, әлбәттә. Кәгазь, тек кәгазь...
Соңыннан, әбисеннән хат алгач кына («мин биргән доганы онытмадыңмы улым, укып йөрисеңме?» дип сорап язган иде ул) исенә төште төшүен, әмма инде соң, догалы кәгазь Татвоенкомат бәдрәфенә ташланган иде. Хәер, Рамил ул чакта моңа бик борчылмады да. Бәла-казалардан догалар гына коткара алса, барсы да шулай итәр, дога гына пышылдап кына йөрер, дөньяда бернинди проблема да булмас иде, дип уйлады ул. Кем белә бит, бәлки тормыш ачкычы нәкъ менә шул язуда булгандыр?!
Рамилнең башы әйләнеп китте, күзләрен чытырдатып йомды. Уттай кайнар башында һаман бер уй әйләнеп йөрде: «Нәрсә ул иман? Нәрсә ул иман китерү?». Их, әбисе янда булса икән! Ул белә, ул оныгына ярдәм итә ала. Әбием! Бәгырькәем, ярдәм ит миңа! Минем яшисем килә, коткар мине!
Шул чак кемдер аңа төртеп куйды. Рамил сискәнеп күзләрен ачты. Аның каршында ут карашлы, кара сакаллы кеше тора. Күмердәй күзләре үтәли тишеп карый. Димәк, Рамилнең чираты...
– Иман китер!
Аяклар мамыкка әйләнгән, йөрәк гүя тибүдән туктаган. Упкын кырына килеп баскач, егет аның тирәнлегеннән коты очып, калтыранып куйды. Ул инде яртылаш үлек иде. Курку тулы, өметсез карашын каршы ярга төбәп беренче адымын атлады, әмма шундук кире чигенергә мәҗбүр булды. Чөнки тар басмага йомшак кына басып аның каршысына ак күлмәкле, ак яулыклы бер карчык килә иде! Гүя атламый, ә йөзә. Рамилнең бөтен тәне чымырдап китте, ул тораташ катып калды: аның каршына нурлы йөзләрен балкытып әбисе килә иде! Егет аның эчкә баткан кечкенә төймә күзләрен, тешләре булмаганлыктан кечерәеп, җыерылып, уймак очы кадәр генә калган иренсез авызын, уң яңагында калкып торган борчак хәтле миңен – барсын-барсын ап-ачык күрде. «Әби, сак бул, егыла күрмә», – дип әйтергә теләде Рамил. Тик тавышы чыкмады...
Хәер, әйтүнең кирәге дә юк, чөнки карчык бик ышанычлы адымнар белән, бернидән курыкмый-шикләнмичә атлый, әйтерсең тип-тигез, коп-коры җирдән килә. Менә ул Рамил каршына ул килеп басты, йомшак, әмма боздай салкын куллары белән аның яңагын сыпырып алды һәм әкрен генә пышылдады:
– Лә илаһи-илалаһү, Мөхәммәдүр рәсүүлиллаһү, дип әйт, улым!
– Әби...
– Иман китер! – бу тавыш әбисенекенә охшамаган, куе, тупас иде.
Рамил айнып китте. Әбисе кайда? Әле генә монда иде ич! Күрде ич, ишетте ич ул аны! Тукта, ни диде әбисе?
– Лә илаһи-илалаһү, Мөхәммәдүр рәсүүлиллаһү... – дип пышылдады егет кипкән иреннәрен көч-хәл белән тибрәтеп.
– Лә илаһи-илалаһү, Мөхәммәдүр рәсүүлиллаһү! – дип кычкырды түренә өмет кунган йөрәк.
Егетнең хәлсез тәненә гүя кайдандыр көч иңде, үлеп барган канына гүя яңа канатлар үсеп чыкты. Нигәдер бу серле сүзләрне кат-кат кабатлыйсы, бар дөньяга яңгыратасы килде!
– Лә илаһи-илалаһү, Мөхәммәдүр рәсүүлиллаһү!!!
Әле генә күзләреннән нәфрәт утлары чәчкән әфганлының карашы җылынып китте, упкын кырында басып торган татар солдатын иңнәреннән кочып: «Мөселман! Мөселман!» – дип кычкырды һәм аңа үзенең сулы шешәсен сузды.
Иптәшләре авызыннан чыккан аңлаешсыз, әмма ниндидер илаһи көчкә, серле кодрәткә ия булган сүзләрнең котылу алып килүен аңлап алган дүрт урыс малае, вата-сындыра, тырыша-тырмаша:
– Лә илаһи-илалаһү, Мөхәммәдүр рәсүүлиллаһү, – дип кабатладылар.
...Алар исән калды. Вәгъдә ителгән ирек бирелмәсә дә, алты ел гомерләре хурлыклы әсирлектә үтсә дә, исән калдылар.
Тормыш – һәр кешегә бары бер генә тапкыр бирелә торган иң зур бүләк һәм аның хакы артык кыйммәт шул!
Тилмереп көткән ирек 1990 елда гына килде Туган җиргә әйләнеп кайта алсам, әбием каршына тезләнеп гафу үтенер, рәхмәт әйтер идем, – дип хыялланган иде Рамил. Һәр намаздан соң озак итеп әбисенең исәнлегенә дога кылыр иде.
Кайтты... Тик аны тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган буш йорт каршы алды.
Тезләнде... Әбисе каршына түгел, аның кабере каршында тезләнде. Тезләнде дә, кабер өстендәге ташка карап өнсез калды. Яшькелт-соры ташка нәкъ шул көн, Рамил иман китергән көн уеп язылган иде...
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар
0
0
"Лә илаһи-илалаһү, Мөхәммәдүр рәсүүлиллаһү" - дигән хәрефләр җыентыгы Иман кәлимәсе була алмый! "Ләә иләәһә илләЛЛААҺү Мүхәммәдүр-расүүлүЛЛААҺ! - дип әйтергә өйрәнегез һәм балаларыгызныда, оныкларыгызныда өйрәтегез!
0
0