Күңелеңдәге шом таралмады. Ни кисәтә соң бу төшләр? Саташулы уйлар гына булсын иде инде, алга килгән күрәчәк була күрмәсен.
Сәлимә 5 ел күрше авыл мәктәбенә йөреп эшләде. 3 чакрым араны кыр юлы аша уза иде. Япан кыр уртасыннан беркайчан сукмак өзелмәде. Баручы-кайтучылар сирәк булса да очрап торды. Төшендә әлеге киң кыр уртасында аңа бер төркем бүреләр ташланды. Дүртесен куып җибәрә алды ул, төшеп калган бүреген алам дигәндә, бишенчесе килеп, тун итәген умырып алды. Ярар тәнем авыртмады әле дип уйласа да, әле яңа гына алган туны да кызганыч иде. Еларга теләде, елый алмады, кычкырырга азапланды, тавышы чыкмады. Көч-хәл белән уянып аңына килде. Авыр тойгылар белән уянды. Шул вакытта, әле эшли генә башлаган елында бер төркем кабан дуңгызлары очрап, ипи ташучы Госман бабайның коткарып калуын исенә төшерде. Төшем өзелмәсә, бу юлы да коткаручы табылган булыр иде дип тынычланырга тырышты.
...Салкын, буранлы кышта кабан дуңгызлары көтүе каршына килеп баскач, таш багана кебек катып озак торды ул. Кайсы сөзеп егар да, гәүдәмне таба алырлар микән дип елаганы истә. Күпме басып торган булыр иде, атын чабулатып Госман абыйсы килеп туктады.
- Утыр, чаптырыйк. Үзләренә начарлык эшләмәсәң, тимиләр, диләр. Беренче генә очраулары түгел. Әлегә кадәр тигәннәре юк. Ач чакларына туры килергә язмасын. Йөгереп китсәң, бәлки, куган да булырлар иде, син дөрес эшләгәнсез. Эшкә баргач кайнар чәйләр эч тә, тынычланырга тырыш. Әле бит кайтасың да бар, - дип юл буе сөйләде Госман абый.
Сәлимә кайтып җиткәнче бу хәбәр авылга таралган иде инде. Кызы өчен борчылган әтисе ат җигеп күрше авылның басу капкасы яныннан каршы алды. Сөенечтән әтисен кочаклап елады Сәлимә. Яшьлеге белән артык курка белмәсә дә, җанына шүр йөгергән булган.
Ничек кенә курыкса да, Сәлимә эшен ташламады. Кабан дуңгызлары да башка очрамады. Бу юлы да, шулай үтеп китәр, әгәр уянып китмәсәм, бүреләрне куып-таратучы табылыр иде кат-кат ышындырды күңелен.
Көне кәефсез башланса да, үзенә рәхәтлек алырга теләп, тәрәзәне ачып куйды, гөлләрен карап, алар белән сөйләшеп чыкты. Аның борчуын якыннары белергә тиеш түгел. Сораулар яудыра башласалар, дөресен сөйләргә туры киләчәк. Холкы шундый: ул ялганлый да, ике йөзлеләнә дә белми. Укытучыларга хас сабырлык да, тыйнаклык та бар үзендә.
Сәлимә гаиләдә төпчек кыз. Әнисе аны 43 яшендә тапкан. Шуңа да, кыз әнисенә терәк булырга уйлап авылда калырга уйлады. Эшкә дә авылга кайтты, тормышка да авылдаш егетенә чыкты. Әнисе яныннан сукмак өзелмәде, аның хәер-догасын да, фатыйхасын да алды. Әнисе догалары һәрчак яклыйсына, саклыйсына ышанып яши. Үзе укыган мәктәптән эш тә булды. Әйдәп баручы укытучы, укучыларының яраткан апалары. Хәзер дә сәлам бирмәгән, хәлен сорашмаган кеше юк.
Тормышы шөкер итәрлек булды Сәлимәнең. Тормыш иптәше дә җайлы кеше иде. 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Алар да әллә ни борчымады. Соңгы вакытта гына гаиләләре мәшәкатьләр белән очрашты.
Азат эшендә кыскартуга эләккәч, тормышы башка борылыш алды. Анда эшкә кереп карады, монда мөмкинчелеген сынады. Үз урынын таба алмады. 23 ел эшләгән хезмәтеннән чыгып, башка җирдә ияләшеп китәсе җиңел булмады. Күңелендә бушлык тойды ул. Күп җирдә яшьләр, аларның таләпләре дә, фикерләүләре дә башкача. Азат күбесен кабул итә алмады. Бары тик кичләрен каравыл хезмәте генә калды. Спорт биналарына кичке сакчы булып урнашты. Вакытны уздыра алмаганда дуслар килде, алар белән салгаларга өйрәнде. Көндезләрен хатын эштә чакта тагын иркенлек сизде. Сәлимәне күп вакыт йоклаган хәлдә каршы алырга ияләнде. Үгетләр –киңәшләрне кабул итеп, үзгәрергә, кабаттан элеккеге ямьле тормышларына кайтырга сүз бирсә дә, икенче көнне кабат кәеф-сафа корып куйды. Күңел күтәрерлек кенә дия-дия шешәнең төбенә төште.
Башы чатнап авыртып, күрше авыл кибетенә барган чакта, күпер уртасында ике көпчәк арасына эт килеп керде аның. Әллә ни зыян килмәсә дә, машинаның ямьшәйгән җирләре бар иде. Эт дамба астына тәгәрәп, җан бирде. Азат янәшәсенә килеп туктаган юлчылар: “Туры мәчеткә бар, сәдака бир, укыт, эт кергән җиргә кеше керә дип әйтәләр”, - дип киңәш бирделәр. Аларны да тыңлады Азат. Мәчеткә барырга да исәбе юк түгел иде. Тик бара-бара бу уйлары таралды, баш авыртуы исенә төште, мәчет урамына түгел, кибеткә таба борылды. Акчасын сәдакага әрәм итмәскә булды. Алга таба бу күпер аша чыкканда игътибарлырак булырга тырышты. Вакыт белән ул вакыйга онытылды. Ике кызы бер-бер артлы фатир алгач, төзекләндерү эшләрен үзе башкарырга булды. Алга таба Азатның гомере кала белән авыл арасында узды. Балаларда яшәгәндә шешә турында уйларга оялды. Авылга кайткач кына дуслар белән очрашып соңгы яңалыкларны сорашып ала иде.
Күңелгә шом салып торган вакыйга да тоныкланды. Юлга чыкканда тыныч күңел белән кузгала. Балаларына кирәк чакларында калага чыгып китү аңа берни түгел. Оныкларын сагынган чакларда кичләрен дә барып кайталар.
...Кечкенә оныгының туган көненә дә үзләренә әйтмичә генә, сюрприз ясап барып керергә дип чыгып киттеләр. Кичен генә явып узган яңгыр көзге пычрак юлны тагын да ялтыраткан. Урыны белән бозлавык та хисил булган. Бер чыккач кире борылырга уйламадылар. Кайтканда вакыт шактый соң иде. Авылга җитәрәк Азат идарәне югалтып, пычрак һәм тайгак юл буйлап шуып барды да, үзенә күңелсезлекләр генә китергән күпер баганасына килеп бәрелде. Машина туктап калганнан соң да, биредән тиз генә узучы булмый әле. Күпме ятканнарын да хәтерләми Сәлимә. Авыл Советы җитәкчесе аларны хастаханәгә илтә. Сәлимә аякка басса да, Азат тиз генә аңына килә алмый. Шул килүеннән хастаханәдән үз аяклары белән кайта да алмый. Кул башына һәм аякларына берничә тапкыр операция ясыйлар. Кабат операциягә әзерләп йөргән көннәрдә ул мәңгелеккә күзләрен йома. Һәлакәт хатынны гомерлеккә хәсрәткә сала. Азатны югалтуны, сыңар канатлы калуны башына сыйдыра алмый. Гомер көзләрендә парлы тормышлар юраган иде. Ак әби, ак бабай булып картаерга хыялланган иде бит. Бу хәбәр белән килешәсе дә, ирсез тормышка күнегәсе дә җиңел булмый. Лаеклы ялдагы тормышын бөтенләй башкача күз алдына китергән Сәлимә үзен кулга алу юлларын эзли. Шул вакытта ул дингә килә, мәчеткә йөри башлый, җирлекнең өлкәннәр Советын җитәкли.
Балалары, оныклары аның бар юанычы. Киленен дә якын итә, кияүләр дә үз кеше аның өчен. Йортны карау, хуҗалык эшләрен җайлау алар өстендә. Каникулларда оныклар кайта. Бу вакытта Сәлимә яшьлегенә кайткандай була, йөгерә-йөгерә сыйлый, алар өчен сәяхәтләр оештыра.
Борчуларны җитәрлек күрде. Арадан киткәннәрне онытырлык көче булмаса да, алда хәсрәтле көннәр көтмәсен иде инде. Көнне шушы теләктә башлап, шундый ук уйлар белән йокларга да ята ул.
Комментарийлар