“Ләмига апаның да утлары сүнек. Йоклый торгандыр?!” – дип уйлап куйды Гөлия, өй артларындагы бакча буйлатып аскы урамга төшкәч.
Аның уйларын ишеткәндәй, “Зәмирә әбигә дә кереп булмастыр бүген. Тәрәзәсендә уты күренми”, - дип, авыр сулап әйтеп куйды улы Газиз. “Төн уртасында акыллы кеше йоклый инде, улым. Без йөргәч тә”, - дип әйтергә авызын ачкан иде Гөлия, күңелсез уйларын эчендә генә калдырырга уйлады.
Ире Азат исереп кайтып, дулый башлау белән, улын ияртеп, өйдән чыгып кача Гөлия. Матур гына барган тормышларының соңгы биш елда көе китеп тора әле. Юкса, бер түбә астында ун елдан артык ир белән хатын булып яшиләр. Бердәнбер уллары Газиз үсеп килә. Шул баланың үскәненә сөенеп, җитеш тормышларына шөкер итеп яшисе дә яшисе бит юкса. Соңгы елларда аракы белән дуслашып китте Азат. “Эчә белмәгәч, нигә эчәргә? Эчеп кайткач, нигә кул белән уйнарга?” – дигән сорауларны күңеленнән инде ничәнче тапкыр кабатлый-кабатлый, Газизенең карга буялып беткән өс-башын какты, итекләрен салдырып, куныч эчләренә тулган карларны чистартты Гөлия.
Гел булмаса да, Ләмига апалары белән Зәмирә әбиләрендә төн кунулары булгалый Гөлия белән Газизнең. “Бу төнне нишләп кенә бетәрбез икән?” – дип, уйларын тәртипкә китерергә тырышты ул. Битләргә килеп сыланган җепшек кар Гөлиянең болай да моңсу уйларына тагы да соры төсмер өстәп, сискәндереп җибәрде. Бит очында эреп, яңаклар буйлап агып төшкән карга җан әрнүенә түзә алмый тышка бәреп чыккан ачы күз яшьләре дә кушылды.
Бәхетсезлек белән тулы тормышы өчен үрсәләнүдән, улы Газизен, үзен кызганудан күңел төпкеленнән саркып чыккан күз яшьләре иде алар. Яраткан эшенә, җиткән тормышына – барысына да кул селтәп, улын алып, Азатыннан аерылып китәсе килгән чаклары да булмады түгел Гөлиянең. Һаман да шул энесе Гамилнең әйткән сүзләре туктатып кала иде аны. “Бу иреңнән дә аерылып кайтсаң, мин сиңа башка беркайчан да “Апай!”, - дип дәшмәячәкмен”, - дигән иде Гамил, Гөлиянең авызыннан аерылышу хакында сүз чыккач. Әллә бердәнбер туганын югалтудан курку хисе, әллә тәвәкәллек җитеп бетмәү, Гөлияне ниятләгән эшеннән кире кайтара иде. Инде менә биш елдан артык Азат тарафыннан изелеп, мыскыллы сүзләр ишетеп, тормыш йөген берьүзе тартып яши ул.
Беренче никахыннан уңмаган Гөлия, “Бер бәхетсез, гел бәхетсез”, - дигән сүзләрнең мәгънәсенә тулысынча төшенеп бетте бугай инде. Язмыш төшендерде. Бәхетсез, дип, әллә ни бәхетсез дә түгел иде кебек Гөлия. Рөстәменә дә чынлап гашыйк булып, яратып чыккан иде күк. *** Барысы да чит ил сериалларындагы сыман бик матур башланган иде. Университетның икенче курсында укыган чагы иде Гөлиянең. Имтихан көнне авылдан иртәрәк килгән булып чыкты ул. Имтиханга кадәр берничә сәгать вакыт бар иде әле. Салкын автобуста ике сәгатьтән артык килгән Гөлия, Казан үзәгендә төшеп калды да, Бауман урамы буйлап “Татар ашлары йорты”на йөгерде. Кайнар тавык шулпасын алып, тәмле өчпочмаклар белән лимонлап чәйләр эчә-эчә, бер кат имтихан билетларыннан күз йөртеп чыгу иде исәбе.
Янәшәсенә сиздерми генә килеп баскан Рөстәмнән сискәнеп китеп, кайнар чәенә авызын пешергән иде Гөлия. Ул чагында пешкән авызның язмыш тарафыннан өтелгән хыял канатлары, янып, көлгә әйләнгән йөрәк янында чүп кенә икәнлегенә Рөстәме белән никах укытып, бер түбә астында яши башлагач кына аңлады ул.
Бер ел очрашып йөргәннән соң, Качалов театрында декоратор булып эшләүче Рөстәменең хатын-кызлар яратуын, аларга артык илтифатлы булуын сиземләгән Гөлия араларын өзгән иде өзүен. Укуга бирелеп, Рөстәмне уйлап, күңелсезләнгән чаклары да сирәгәйгән иде. Ике елдан соң язмыш дигәннәре кабат очраштырды аларны. “Боҗра” сәүдә үзәгендә азык-төлек кибетендә кассага чират көткәндә, билләреннән кочып алган иде аны Рөстәм.
Җиргә салмак кына яуган тәүге карга хозулана-хозурлана, шактый озак йөрделәр алар. Рөстәм сөйләде дә сөйләде, Гөлия тыңлады да тыңлады. Рөстәм: “Гафу ит!” – диде, Гөлия кичерде, өйләнешергә тәкъдим ясады, ул тәкъдимгә дә ризалашты Гөлия.
Яңа ел алдыннан зурлап никах укыттылар яшьләр. Ике як белән килешенеп, туй көне билгеләнде, кунаклар исемлеге барланды. Ак кышларда бирешкән вәгъдәләр дә саф һәм ак булырга тиеш иде кебек. Тик, ни кызганыч, бергә картаярбыз, дигән вәгъдәләр үтәлми калды.
Соңгы имтиханы алдыннан авылга – әнисе янына кайтып килергә ниятләде Гөлия. Имтиханы дүшәмбе төштән соң – кичке якка гына әле. Иртәнге автобуска чыкса, сәгать унбер тирәләрендә Казанда буласы. “Кайтсаң, Рөстәмең белән бергә кайт, кызым. Никахыгызга бер ай юк, нинди аерым-чөерем йөрү, ди ул, сөеп-сөелер чакта?!” – дип, каршы да төшеп маташкан иде әнисе Галия. “Әни, шулхәтле сагындым сине. Никахтан бирле күрешкән юк бит. Рөстәм бу ялларда эшли. Соңгы имтиханымны бирүгә, Рөстәм ягына кайтып китәсе”, - дигән сүзләреннән соң, эреде дә төште әни кеше.
Күчтәнәчләр җыйнап, автовокзалда автобуска билет алырга дип чиратка гына баскан иде, төркем старостасы Гөлия өчен бик үк шатлыклы булмаган хәбәр җиткереп шалтыратты. Дүшәмбе буласы имтихан иртәгә сәгать тугызга күчерелгән икән!
Рөстәмен эшкә киткәндер, дип уйлап, вакытлыча яшәр өчен яллап торган фатирларыннан ике тукталыш ераклыкта гына яшәүче балачак дусты Алия белән туганы Рафисларга кунакка керергә булды Гөлия. Алайса, никах, туй, имтихан мәшәкатьләре белән аларның да хәлләрен белгән юк. Күптәннән дәшәләр иде үзен кунакка. Нәни Әлфисне дә тупырдатып сөеп чыгар. Авылга дип җыйган күчтәнәчләре дә шактый.
Балачак, үсмер елларын, яшьлек чорларын тагын бер кат күңелләрдә яңарта торгач, вакыт үткәне сизелмәде дә.
Битләрне әкрен генә чеметтереп үбеп алган салкынча кичке һавада җемелдәшкән карларга хозурланып, ике тукталышны хыяллана-хыяллана үтте Гөлия. Рөстәме дә эштән кайткандыр?!Гөлиянең авылга кайтып китмәвен белгәч, әй сөенер инде! Кара-каршы утырып, тәмләп чәйләп алгач, җылы юрган астына кереп, яраткан тапшыруларын карарлар...
Фатир ишеген ачып керүгә, өйдә Рөстәменең ялгызы гына түгеллеген тиз абайлап алды Гөлия. Чит-ят аяк киеме, чит-ят тавыш... Аяклары аны тавыш килгән якка – юыну бүлмәсенә алып барды. Ишек ачылганын ишетмәде Рөстәм: анадан тума ялангач ир, муенына сарылган чит-ят хатын-кызны, иреннәреннән, муеныннан үбә иде. Тамак төбенә килеп тыгылган төер Гөлиянең тынын кысты, башын әйләндерде. Тиз генә үзен кулга алып, баш очларыннан аккан су шаукымында бер-берсенең кочагына сыенып беткән ике гашыйкны алкышларга кереште Гөлия. Күңеле белән еласа да, күз яшьләрен тышка чыгармады ул.
Күзләренә хәйләкәр караш, ирен читенә мыскыллы елмаю элеп, тантана итеп басып торган әлеге хатынны бик тиз танып алды Гөлия. Теге вакытта да шушы юха елан бозган иде бит аларның арасын. Аерылышкач, Рөстәменең әлеге чәчби белән бераз вакыт очрашып йөргәнен белә иде Гөлия. Болай булгач, Рөстәме мәхәббәт уенын туктатмаган булып чыга түгелме соң?
Кичерә алмады Гөлия Рөстәменең хыянәтен. Алларына тезләнеп, гафу үтенсә дә, булдыра алмады. Әнисенең: “Бөкрене кабер генә төзәтә, кызым!” – дигән сүзләреннән соң, өченче мөмкинлек бирергә көче җитмәде Гөлиянең. Берничә айдан Рөстәменең шул чәчби белән бергә яши башлаганын ишеткәч, бөтенләй бәгъре катты. ...Үткәннәрен күңелендә яңарткач, туңып, калтыранып куйды Гөлия. -Туңасың мәллә, әни? Мин туңмыйм әле, - дип дәшкән Газизен кочып алып, улының өс-башына сарылган карларын какты да, юлын дәвам итте. “И, сабыем, тәннең туңуы нәрсә ул?! Җанның өшүе үзәккә үтә”, - дип, янә үткәннәренә “сәяхәтен” дәвам итте Гөлия. ***
Рөстәме белән аерылышуны авыр кичерде ул. Йөрәк ярасы бер хәл. Күрше-күләннең, дусларының, кайбер туган-тумачаларының аңа карата булган мөнәсәбәтләренең үзгәрүен, үзгә бер карашларын тою, төртмәле сүзләрен ишетүе күпкә кыенрак иде аңа. “Борчылма, балакаем, дүрт аяклы ат та абына”, - дип, үзләренчә юатырга тырышучылар да табылды. Гөлиянең күңеленә иң тигәне: күрше-тирә авыллардан ир-атларның, үзләрен димләргә килүе иде. Өйләнә алмый тилмереп, картаеп баручы егетләрне дә, эчүдән айнып торган арада, сүз катучыларны да, хатын аерып, терсәкләрен тешли алмый, кабат камыт кияргә теләүче ир-атларны да шактый борып җибәрергә туры килде Гөлиягә. Шул чакларда үзен үтмәс товарга санап, гарьләнеп, төннәр буе елап чыга иде ул.
Юкса, кырыкка җиткәч, төшеп калган хатын-кыз да түгел үзе. Әле утызы да тулмаган югары белемле, мәктәптә мөгаллимлек итүче укымышлы кеше. Авыру әнисен ялгыз калдырмау нияте белән, укуын тәмамлап, авылга кайткан иде Гөлия. Күрше авылда эше дә табылды Алланың рәхмәте.
Азат белән танышулары да әллә ничек: көтелмәгәнрәк килеп чыкты аларның. Үзләреннән шактый еракта урнашкан авылга туганнан туган абыйсының туена дәштеләр Гөлия белән Гамилне. Үз гомерендә берничә тапкыр гына күреп, бер кәлимә сүз алышмаган туганының туена барырга күңеле тартмады Гөлиянең. Әллә үзе яхшысынмады, әллә әнисенең: “Балакайларым, туганлык җепләрен өзмәгез әле сез. Әтиегез үпкәләп ятмасын”, - дигән сүзләре тәэсир итте, чакыруны кире какмады Гөлия.
Өстәл түрендә шаһит егет булып утырган Азатка игътибар итмичә кала алмады ул. Нәзек буйлы, янып торган сөрмәле яшел күзле, җор телле егет янәшәсендә шактый кызлар бөтерелгән иде ул чакта. Ара-тирә күзләре очрашып алса да, ул кичтә сүз алышмады алар.
Икенче көнне Гөлияне шаккаттырып, үзе килде Азат. Шул күрешүдән башка аерылмадылар алар. Мөнәсәбәтләрне дә озакка сузмадылар. Никах көне билгеләнде, мәҗлескә туган-тумачалар дәшелде.
Иртәгә никах дигән көнне төштә әтисен күрде Гөлия. Нигәдер моңсу иде ул. Уң күзен кулы белән каплаган да, ”Кызым, сызлый да соң шушы күзем!” – дип, Гөлиядән ярдәм сорый. Әтисенең моңсу карашын шактый оныта алмый йөргән иде Гөлия ул чакта. Әтисенең ике күзе – ике баласы булып, кызы өчен борчылуын шулай итеп үзенчә кисәтергә теләвен соңрак – ашка пешкәч кенә аңлады шул Гөлия. Ашыгуларның ялгышларга илтүенә дә шул вакытта гына төшенде ул.
Башта кайнанасы: “Кеше калдыгы”, - дип каһәрләде Гөлияне. Ул вафат булгач, Азат әнисенең сүзләрен кабатлап, хатынының йөрәген телгәли торганга әйләнде. Әллә әнисен югалту хәсрәтеннән, әллә булган бәхетенең кадерен белмәүдән, хәмер колына әйләнеп бара Азаты. Икәүләшеп, тырыша-тырыша матур оя кордылар, кеше арасында дәрәҗәләре бар. Булганына шөкер итеп, бердәнбер улы – Газизенең сау-сәламәт булуына куанып, үрнәк ата булып яшисе дә яшисе бит Азатка. Тик кая ул?! Теләсә нинди ямьсез сүзләр әйтеп, хатынын, улын елатудан ямь табып яши бирде ул. Соңгы тапкыр бергәләшеп күңел күңел ачканнарын, бер-берләренә бүләк бирешкәннәрен дә хәтерләми Гөлия. Уртак матур мизгелләрне бер ямьсез сүз, тупас мөгамәлә юкка чыгара ала, дисәләр, һич ышанмас иде ул. Әлеге сүзләрнең дөреслегенә үзенең ачы тормышы мисалында инанырга туры килде.
Азаты беренче тапкыр кул белән уйнап, биш яшьлек Газизе белән көзге салкын яңгырда чыланып, авырып ятканнан соң, моң-зарларын сөйләп, яклау эзләп, энесе Гамилгә шалтыраткан иде Гөлия. “Апай, үзеңне, Газизне мыскыл иттереп яшәмә. Берәр чарасын күрергә кирәк. Мин сезне ташламам!” – дигән тынычландырырлык сүзләр көткән иде ул энесеннән. Ә энесе йөрәккә уеп, мәңге онытылмаслык итеп, бер генә җөмлә әйтте: “Бу иреңнән дә аерылып кайтсаң, мин сиңа башка “Апай!” – дип дәшмәячәкмен!”.
Әнисе һич кенә мондый авыр сүзләр әйтмәгән булыр иде Гөлиягә. Тик, югын-барын әнисенә сиздерми, яшь аралаш көлеп яшәде шул Гөлия. Ара ерак булганлыктан, сөйләшүләре әлеге дә баягы шул кесә телефонына кайтып кала иде. Тавышы калтырап чыкса, “Авырып торам”, елаудан борыны мышкылдаган вакыты булса, “Суган әрчи идем әле”, көне буе телефонын алырга җае чыкмаса, “Дәрес вакытында кысып куйган идем, тавышы кысылган килеш калган”, дип алдашты. Елаудан шешенеп беткән күзләрен, битләрендәге күгәргән урыннарны күрми калгач, ярый ла. Кайчак, кызының ялганына ышанып та куйгандыр әни кеше, ышанган кыяфәт чыгарып, җанын кая куярга белми, төне буе ут йотып чыккан вакытлары да булмаган түгелдер. Энесенең йөзенә кызыллык китерүдән куркып, мыскыллауларына түзеп, улын да шул җәбер-золымга дучар итеп, яшь гомерен заяга үткәргән булып чыга түгелме соң ул?! Тырышып-тырмашып тудырган куышының рәхәтен күрми, Азатының йодрыгыннан качып, күршеләрдә төн үткәреп, билдән кар ерып, үзенең генә түгел, Газизенең дә сәламәтлеген куркыныч астына куеп яшәргә тиеш түгел лә ул ләбаса! “Үзеңне кызганмасаң, балаңны кызган ичмасам. Эт көнендә яшәтер өчен таптыңмени соң син аны?” Соңгы тапкыр шушы сүзләргә җан ачысын кушып озатып калган иде аларны Ләмига апасы. ...- Әни, әйдә икебез генә яшибез... Әтисез генә... Газизенең сүзләреннән Гөлия сискәнеп китте. Ул: “Улым, әйдә китик, икебез генә яшәрбез”, - дигән чакта һәрвакыт “Әтисез мин беркая да бармыйм!” – дип кырт кискән улының бу сүзләре Гөлиянең күңелендә якты матур киләчәккә ниндидер бер өмет чаткысы өстәде. Үз-үзеннән качып булмаса да, үткәннәрен үткәндә калдырып, улы белән янәшә матур, бәхетле киләчәккә хакы бар иде Гөлиянең. Газизенең әлеге сүзләре җитди адым ясарга тәвәкәллек өстәде аңа. Гөлиянең әлеге ниятен хуплагандай, күк гөмбәзе ачылып, һавада тулган ай балкыды. Кайчан гына битләргә, киемнәргә сыланып яуган җепшек карның әсәре дә калмаган иде. Караңгы төнгә нур өстәп, күк йөзендә күренгән ай Гөлиянең күңеленә дә бер яктылык булып кереп урнашты. Күңелендә йөрткән икеләнү, кимсенү, кеше ни әйтер, дигән уйлардан туган сәер хисләр дә, керфекләргә эленеп калган кар бөртекләре кебек, эреп юкка чыкканнар иде.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар