16+

Хәбир Ибраһим «Арсури» бәяннең икенче өлеше

Бу коточкыч төш Гамилның һичкенә дә башыннан чыкмады. Тора-бара ул бер баштан чыкмас, бәйләнгеч идеягә әверелде.

Хәбир Ибраһим «Арсури» бәяннең икенче өлеше

Бу коточкыч төш Гамилның һичкенә дә башыннан чыкмады. Тора-бара ул бер баштан чыкмас, бәйләнгеч идеягә әверелде.

Башы: Хәбир Ибраһим «Арсури» бәян

КЫЗЫК АБЗЫЙ МЕНӘ НИЛӘР СӨЙЛИ

Түзмәде: “кызык абзый”ны эзләп китте. 

Хәләл җефете дә, туганнары да абзыйның музей эшләре белән мавыгуын бигүк кабул итеп  бетерә алмадылар. Бушлай бит әле, җитмәсә, керем дә юк, чыгым гына. Ә Гайҗан абзый, беркемгә дә карамыйча,  бар булган буш вакытын яраткан һөнәренә багышлады. Фанатизм җитәрлек иде абзыйда, хәер, мәзәге дә баштан ашкан иде. Ачыш ясыйм, дип көлкеле хәлләргә дә калгалады...

Гамил музей эченә атлап кергәндә, абзый бер борынгы  чүлмәк савытын кулында әйләндергеләп,  дөнҗасын онытып  утыра иде. Корымга каткан чүлмәкнең тышы кап-кара төстә, ә төбе тишек.

- Әхтәри китерде, түбән очтагы Әлүш Әхтәриен беләсеңдер - диде  ул  полиция хезмәткәре белән исәнләшергә дә онытып, - бу, энем, унсигезенче гасырлар тирәсе булырга мөмкин...чүлмәкне әйтәм...
-    Мөгаен, - дип килеште участковый. - Исәнме, абзый!
-    Исән...Ни өчен дисеңме?
-    Әйе?
-    Менә бу чүлмәк төбендәге тишек ярыгын күрәсеңме?
-   Күрәм, - диде участковый  чүлмәккә битараф калып, -шактый зур...
-    Эш бит тишекнең зурлыгында түгел, энем...
-    Ә нәрсәдә?

-    Хикмәт әнә шул тишекнең катлы-катлы булуында, сырларында, җәгни...
-    Аңламадым...
– Табылдыкның сырлары кат-катлы булган саен, аның елы да борынгырак, аңлыйсыңмы?
- Аңлыйм, - дип елмайды участковый, - имән агачы сымак име...Имәннең елын да әнә шулай сырыннан карап беләләр түгелме соң!?
- Дөрес, - дип тел шартлатты, -маладис, фикерле кеше икәнсең...Җарар, әйдә, төкле аягың белән! Син әле тәүге мәртәбә генәдер монда?
- Юк, бер мәртәбә булдым,  музейны ачканда, тантанада катнашкан идем...
 - Әй, ул чактагы белән чагыштырма инде син хәзер. Күбәйде бит экс..понатлар, база киңәйде, эзли торгач, дөнҗа хәтле әйбер таптык. Минем эш белән синең эш бер инде ул! Син җинаятчеләр эзлисең, ә мин экспонат...хе...хе...Керергә кирәк музейга, йөрергә кирәк. Тормышта таба алмаганны монда, музейда таба аласың. Әйдә, сабырлыгың җитсә, күрсәтеп чыгам мин сиңа...
-  Ярый, күрсәт!

Гамил музей-абзыйны сөйләттереп тормады. Ул белә, әгәр дә абзый сөйләсә, сәгатьләр буенча туктамыйча сөйләргә мөмкин. Шуңар күрә дә абзый күрсәткән экспонатларны күз йөртеп,   карап кына чыкты, өстән-өстән. Авылдагы халык  узган заманнарда нинди әйберләр белән эш итсә, нинди көнкүреш кораллары кулланса, шуларның күпчелеге музейда урын алырга өлгергән. Гади табагачтан алып, сабый балалар тирбәлгән тал бишеккә хәтле бар монда. Борынгы патефон, катушкалы магнитофон, совет заманындагы радиола, күмер белән ягылган җиз самовар кебек раритетлар -  музейның түр ягында.

Туган як темасына багышланган зур күләмле стенд исә төрле елларда төшерелгән аклы-каралы һәм төсле фотосурәтләр белән тулыландырылган. Фотоархивлар, отчет материаллары аша да кайчандыр миллионер колхоз булып саналган алдынгы хуҗалыкның үсеш тарихын  күзалларга, чамаларга мөмкин. Җирле шагыйрьләрнең, язучыларның һәм шулай ук сәнгать осталарының үз почмаклары бар: алар әлеге шәхесләрнең тормыш юлларына багышланган махсус стендлар белән бизәлгән. Кыскасы, бу чын музей. Әйе, ул, артык зур акчалар сарыф ителмиенчә генә,  үзешчән хезмәткәр тарафыннан җыйналган. Менә шул сәбәпле, аңа әле һаман да дәүләт статусы бирергә җыенучы юк иде.

Гамил музейны  мактады, аңа яңа уңышлар теләде. Мактауларны үлеп  яраткан Гайҗан абзый аны, ниһаять, авылдашын  үз бүлмәсенә алып керде. Ул мәктәптәге башлангыч сыйныф бүлмәсен хәтерләтә иде. Бар да таныш, бар да гади. Өстәл урынында - мәктәп партасы. Партаның бер башында хан заманыннан калган котсыз, дәү язу машинкасы тора. Цифрлаштыру заманында яшәүгә дә карамастан, ул музей материалларын әле һаман да шул “шак-шог”ында, ягъни язу машинкасында җыештырып маташа иде.

Гайҗан парта артына утырмады, бүлмә чатында торган сәләмә кәнәфидә урын алды. Участковый тәрәзә төбенә килеп сөялде һәм, тын калып. абзыйның сүз башлаганын көтте. Музей корты хәзер нинди дә булса дастан сөйләргә тотыначагын яхшы сизенгән  Гамил кәнәфигә кереп чумган карт әкиятченең сүз стихиясенә бирелергә әзер иде инде. Билгеле ки, ул аңардан үтерүченең кем икәнлеген белергә дип түгел, ә “..именны...”(Вавилов сүзләре!) әнә шул кызык абзыйны  тыңларга дип килгән иде. Хәер, Гамил Әскәров үзе дә шагыйрәнә җанлы кеше иде! Яшьтән үк шигырьләр, җырлар язгач, күпләр аны шагыйрь булып китәр дип өметләнделәр.  Берничә шигъри әсәрен хәтта район гәҗите битләрендә бастырып та чыгарды, ләкин иҗат эше шуннан ары узмады. Армия сафларыннан әйләнеп кайтуга ук, ул полиция хезмәтен сайлады. Шигырь язу түгел,  иҗат дигән нәрсәнең  барлыгын да онытты. Тик шулай да шигъри җанны үз эчеңдә яшереп саклап булмый, ул барыбер  бәреп чыга!

- Җинаять турында  сүз чәйнәп,  лаф оручылар җитәрлек! - дип сүзен башлады абзый.   - Әмма да ләкин җинаятьченең эзенә төшеп, гаеплене җәзага тартып, мәсьәләне җайга салучылар гына аз. Ие, аз алар, кәнишне...ыштучный тавар. Шуларның берсе, Гамил энем, син бит инде... – Бу һичшиксез участковыйның салпы ягына салам кыстыру иде.  Полиция хезмәткәре моны яхшы аңласа да, дәшмәде, әлеге мактау сүзләрен тыныч кына уздырып җибәрде. – Җәмилнең урман кырында явызларча  үтерелүен ачыклаганчы, мин сиңа иң элек бер ыстурия сөйләп китмәкче булам. Гади генә ыстурия түгел, ә канлы, куркыныч ыстурия. Бу вакыйгалар моннан берничә гасыр элек булган дип әйтсәк, ялган булмас. Ул иң элек качкыннар белән бәйле. Ә кем соң алар...качкыннар? Нәрсә беләбез соң без  алар турында? Әй, җегетләр, качкыннар турында бер нәрсә дә белмибез шул без, юк, белмибез! Патша җандармериясе тарафыннан эзәрлекләнгән, кыргый, киек җәнлекләр, ерткыч хайваннар тереклек иткән карурманда качып яткан, шахтер егет Булатның  сөекле Майсәрәсен ишан кулыннан тартып алып, качкыннар янына урманга алып кайткан трагик күренешләрне без бары тик театр сәнгате аша гына күреп беләбез. Ә бит алар үзгә халык, бөтенләй башка халык! Бер уйласаң, аларны да аңларга була. Сөргендә зынҗыр киеп, ирегеннән мәхрүм ителгәнче, ул  рәхәтләнеп урманда яши, җәнлек аулый, кеше талый...

 - Абзый, - дип туктатты аны Гамил, - мин качкыннарның кем икәнлеген әзрәк кенә чамалыйм, бәлкем, сүзне ыстурияңнән башларсың. ә?!
 - Ие, ие, дөрес, - дип җөпләде абзый, - мин сүлисе нәрсә әнә шушы качкыннар белән бәйле бит инде. Җарар, сүзне кыскарак тотам. Ул заманнарда  безнең Баба урманы бик зур булган, хәзер генә аны ун-унбиш минут эчендә әйләнеп чыгарга була. Сәет атлы бер бик усал, явыз качкынның әтрәде әнә шушы урманның уртасында качып яткан. Беравык боларның эшләре бик яхшыга киткәч, (таланган байлык та бар, азык-төлек тә җитәрлек!), Сәет ике качкын-яранын: “Өйләнәсем килә,  хатынсыз яши алмыйм, миңа авылдагы теге чибәр Нәсимәне урлап  алып кайтыгыз!” – дип шуларны авылга чыгарып җибәргән. Төнлә белән килеп керәләр болар шул авылга, Сәет башлык әйткән йортны эзләп табалар. Тик, ни кызганыч, Нәсимә күптән ярәшелгән, яраткан егете белән никахлашырга да өлгергән икән. Кыскасы, болар ирле-хатынлы булып, егет йортында яшәп яталар. Кызны урларга килгән шушы ике качкын егет йортына бәреп керергә кыймыйлар, эләгербез, дип куркалар. Әйдә, ярар, Сәетебез белмәс, аңламас әле дип, икенче берәүне эзләп китәләр. Эзли торгач, табалар да тагын! Төнлә белән коедан су алырга чыккан бер кызны эләктереп алалар. Ат сыртына салып, авызын бәйләп, моны урманга алып китәләр. Сөенә-сөенә кайталар. Ләкин качкыннар хозурына ниндидер кыска аяклы, калын күкрәкле, тәнгә бик нык җәелгән җәмсез ирдәүкә кыз килеп баскач, холыксыз Сәет ярсуын кая куерга белми, яраннарын эт итеп сүгеп, кыйнап ата. Башлык үзе төз гәүдәле, йөзгә дә шактый чибәр ир була. 

 “Кайда гүзәл Нәсимә? Сез миңа кемне алып кайттыгыз? Башыгызны чаптырам!” – дип яный-яный акыра  ул аларга. Тегеләр барысын да сөйләп, аңлатып бирәләр. Әмма бу хурлыктан  озак кына тынычлана алмаган Сәет аларны кабат Нәсимә артыннан авылга куып җибәрә. Ләкин бер көн, ике көн уза, теге ике качкын кабаттан әтрәдкә әйләнеп катмыйлар,  бераздан  бөтенләй юкка чыгалар...
-  Кулга алганнардыр аларны! – дип әйтеп куйды шулчак участковый. – Җә Сәеттән куркып, кайтырга курыкканнар...
- Бәлкем, бәлкем, - диде абзый һаман да үз уйларыннан чыга алмыйча. – Ул турыда без хәзер берни дә әйтә алмыйбыз...
- Шуннан...Сәет нәрсә?!
- Ә Сәет нишләсен! Инде шул күңеле ятмаган, сөймәгән кызны хатыны итә дә куя. Арубикә исемле була ул. Сазаган кыз. Анасы белән  яшәп яткан, атасын белми. Анасы байбакчы була...Маһруза исемлеме шунда, белмим, анысын әйтәлмыйм...

-   Кем ул байбакчы?
- Халыкта “духтыр”ны, җәгъни кеше дәвалаучыны шулай дип атыйлар. Үләннәр, төнәтмәләр белән дәвалый торган булган. Качкыннар  Арубикәне урлап алып киткәчтен, бу карчыкның да язмышы  аянычлы тәмамлана. Ул бер зур байның авыру баласын дәвалый. Бала  терелми, үлә. Әлеге бай  аны авылдан сөрдерә. Ә менә Арубикәнең качкын Сәеттән кызы туа. Сәет үзе, бу турыда әйттем бугай инде, ир кеше буларак, бик матур чырайлы, төз буйлы була. Кызы да нәкъ атасына охшап туа. Озак уйлап тормыйлар: анасы Арубикә исемле булгач, кызга да Бикә дип кушалар. Дүрт-биш яшендә үк әлеге кечкенә кызның сылулыгы, чибәрлеге күзгә ташланып тора. Атасы да кызын бик яратып өлгерә, аны әтрәдтә беркемнән дә рәнҗеттерми. Яшьли үк саф урман һавасын сулап, тау астынннан гөрләп аккан чишмә суларын эчеп, киек җәнлекләрне күреп баккан, иркен тормышта яшәгән кыз бала Табигать-Ананың, ирекнең кадерен белеп үсә. Тик һәрбер шатлыкның, бәхетнең кайчан да булса бер ахыры була шул. Сәет җандармнар кулына эләгә. Араларында сатлык табыла. Көнчелек тә булгандыр дим инде, җә булмаса, әбиженныйдыр берәр...Сәет тарафыннан...Менә шул сатлык җан качкыннар әтрәденең дискло...дислокас...эһем...

- Яшеренгән урынындыр...
- Ие инде...әйтеп бирә, сата боларны...Фәт, шул урысчам...начар инде...яшьтән кермәгәч...ие...качкыннарның кайсысы качып өлгерә, кайсысы кулга алына.  Арубикәнең качкыннар тарафыннан тоткынлыкка алынганлыгын аңлаган җандармнар үзенә дә, кызына да тимиләр. Арубикә, халык нәфрәтеннән куркып, янәдән авылына кайтмый, ә анасы Маһруза куылган чит авылга кайтып урнаша. Бездән ун гына чакрым ераклыктагы Кара Тауга кайта ул...

-Тукта! – дип бүлде аны Гамил. – Җәмил шул авылдан бит инде! 
- Ие...Бөтен хикмәт тә шунда шул, энем. Шуңар күрә сөйлим дә бит инде сиңа...ие...Явызларча җаны кыелган Җәмил именны шул Кара Таудан да  инде. Авыл читендәге бер сәләмә йортта көн күргән анасы инде бер өч ай элек кенә җан тәслим кылган була. Арубикә шул ташландык йортны,  ипләп-сипләп, яшәрлек хәлгә китерә. Ләкин авыл халкы (кешенең бер начар даны чыкса шулай инде!) аның анасын өнәмәгән кебек,  Арубикәнең үзен дә кабул итми. Анасына атап әйтелгән кимсетүле сүзләр хатынның үзенә  дә әйләнеп кайта. Убырлы, сихерче,  ыглаварь, бандит хатыны... һаман шул ук бер сүзләр. Башка юл калмый: ул кызы Бикә белән аерым тормыш алып барырга мәҗбүр була. Халык аны, ә ул халыкны сөйми.  Әйтик, авыл тормышында шатлыклы, сөенечле хәлләр килеп чыкса, барысы да Ходайны мактый, әгәр дә кара  кайгылар килеп, зур афәтләр кузгалса, авылның олысы вә кечесе  Арубикәне чәйни, шул гөнаһсыз җанны каргый.  Аналы-кызлы бу ике бәндә  гомерләрен, бәлкем,  шулай ялгыз гына уздырып, үзләренчә генә яшәгән дә булырлар иде дә бит. Тик! Кыз үсә! Причум матур, чибәр, сылу кыз булып җитешә. Билгеле ки, авыл егетләренең күзләре андыйларга төшмичә калмый. Бигрәк тә Афзал атлы егет аңа үлеп гашыйк була. Авыл старастосының малае була ул. Яшертен генә Бикәне күзләп йөри башлый бу. Бикә дә егетне какмый, аны үз итә. Авыл җирендә бер нәрсәне дә яшереп калып булмый. Афзал белән Бикә  йөриләр, күрешәләр икән, дигән сүз авылда бик тиз тарала. Гадәттә, ул чорларда  яшь-җилкенчәкләрне димләп өйләндергәннәр, яучы хатыннар, карчыклар үз эшләрен аңлап вә белеп башкарганнар. Бер-берсен яратып,   йөрешеп өйләнүчеләр әле сирәк булган.

Улының сихерче  кызы янына йөрүенә, билгеле ки, староста Шәйморза, аяк терәп, каршы чыга,  хәтта улын кыйнар хәлгә барып җитә. Шуның турында сүз чыккач ул: “Пычратма минем исемемне, нәселемне, мин бит авыл ыстарыстысы, авылны тәртипкә салып торучы!” – дип сөйләп тә, аңлатып та карый улына. Ләкин Афзал, атасына караганда да, ныграк тора, Бикәгә яучы җибәрүләрен таләп итә. Староста авылда иң абруйлы кешеләрнең берсе булып санала, алай гына да түгел,  аңардан күпчелек халык куркып тора.. Шуңар күрә бер генә яучы да, Шәйморза карттан узып, ата-анасы белән килешелмәгән килеш, кыз йортына яучы булып барырга риза булмый. Иң кызыгы шул, пырадукс димме... Арубикә үзе дә кызын староста малаена бирергә  атлыгып тормый. Ул үзенең  гамәлен, ниятен кызына: “Без аларга тиң  кешеләр түгел!” – дип кенә аңлата.  Шулай итеп,  ике гаилә дә яшьләрнең  кушылуына каршы,  ә яшьләр, өзелеп китеп,  бер-берсен сөяләр, сагыналар, янып-көяләр...

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading