16+

Хәбир Ибраһим «Арсури» бәяннең өченче өлеше

Әйе, теле теленә йокмаган тарихчы абзыйның “борын-борын замандагы” әкиятне шулай оста итеп сөйли алуына ул бер дә шикләнмәгән иде.

Хәбир Ибраһим «Арсури» бәяннең өченче өлеше

Әйе, теле теленә йокмаган тарихчы абзыйның “борын-борын замандагы” әкиятне шулай оста итеп сөйли алуына ул бер дә шикләнмәгән иде.

Башы: Хәбир Ибраһим «Арсури» бәян

Хәбир Ибраһим «Арсури» бәяннең икенче өлеше

– Ну, шулай дип әйтик инде, - дип ихластан көлде иптәш участковый, - эх, яратам да соң шундый күңелле әкиятләрне тыңларга! - Участковыйны, беренче очракта,  качкыннарның, убырлы карчыкларның тормыш  тарихлары түгел, ә Җәмил атлы бәндәнең үлем сәбәбе кызыксындыра иде. Шундый авыр җинаятьтән соң, ниндидер буш уйдырмалар, әкияти дастаннар тыңлап утыру кирәк идеме соң аңарга? Ул шул рәвешле хөкүмәт эшенә хилафлык  китерә иде түгелме соң?! Шулай да ул, кискен авыр сүз әйтеп,  абзыйны сөйләгән сүзеннән бүлергә ашыкмады. Ул авыл халкының: “Без абзый янына  керергә тырышмыйбыз, керсәң, әкият сүләп, музей мактап мокчыта!” – дигән сүзләрен ул яхшы хәтерли иде. Инде менә хәзер үзе дә шул ук нәрсәне  татый иде түгелме соң!?

- Һәр әкиятнең үзенчә олуг, зур мәгънәсе вә матур эчтәлеге бар, энем! – дәвам итте абзый. – Ашыкма син, каударланма, иң элек тыңлап бетер! Афзал белән Бикә, бәлкем, беркайчан да  бергә була алмаслар иде. Әгәр дә шулвакыт бер бәла, бер аянычлы хәл, бер зур фаҗига килеп чыкмаган булса. Болай була ул... Язгы ташу вакытында Арубикә, коры чыбык-чабык җыярга дип, су буена төшеп китә. Утын җыйнарга, утын ташырга карчыкның аты да, чанасы да булмый. Бик җарлы яши чөнки. Мичен дә ул шулай чыбык-чабык җыйнап кына җылыта торган була.  Әнә шул чыбык-чабыкларны җыйнап, аркасына бәйләп сала да, икенче ярга боз аркылы чыгарга ниятли. Ләкин язгы бозга ышанырга ярый димени инде! Шулчак  боз ярылып, Арубикә, чыбык-чабыклары белән бергә, салкын су эченә барып төшә. Су агымы, аны бөтереп алып, читән үрелгән ярга китереп сылый. Ул шул читән чыбыгына ябышып, ярга күтәрелмәкче була. Ләкин ярга менәм дигәндә генә, кабат суга килеп төшә. Ярдәм итүче юк. Нәкъ шулчакны яр кырында әлеге читәнле ярның хуҗасы (йортлары шул тирәдә генә!)  Азамат атлы бер ир заты пәйда була. Арубикә, сөенеп, аңа таба кулын суза. Ләкин карт абзый аңа  ярдәм итми. Шул кирәк сиңа  сихерче тәресе, дигән сыман, шомлы  елмаеп, карчыкның суга батканын тыныч кына күзәтеп тора. Беравык карчык кулы белән читән чатына ябышырга өлгерә,  бар көченә тартылып, акрын гына ярга үрмәли башлый. Ул, бәлкем, шул хәлдә исән дә калган булыр иде. Тик шулчакны үтә дә кырыс, үтә дә кешелексез адәм аны аягы белән суга тибеп төшерә. Аны батыра. Әйе, Арубикә үз үлеме белән үлми, аны суга батыралар,  үтерәләр җәгъни...

- Үтерәләр?!
- Ие...үтерәләр...бөтен хикмәт тә  шунда шул, энем! Ә ул Азамат дигәннәре, беләсеңме, кем?
-    Кем?
-    Җәмилләрнең борынгы бабалары...
-    Җәмилнең бабасы?
 -Ие,  шулай. Җәмил әлегә тиклем шул бабаларыннан калган йортта, шуларның нигезендә яшәде бит инде...
 -Кызык, - дип әйтеп куйды Гамил, - карчыкны коткармаган, күрәсең...
- Ие, коткармаган. Карчык бик озак азаплана  суда, яр буенда озак тыпырчына. Азамат карт кара күн итеге белән әнә шул ярдәм сорап тыпырчынган мескен хатынның  башына баса. Ниһаять ул, хәле бетеп, яшәүгә өмете сүнеп,  салкын су төбенә китеп бара. Мәетне  ташу узгач кына, бер юшкынлы яр кырында табып алалар. Иң аянычы шунда, карчыкның мәетен авыл старостасы зират эченә күмдерми, зиратка керттерми.  Хәтта халык та шуны хуплый. Җен карчыгы үз-үзенә кул салган дигән сүз авыл халкының теленнән төшми, ә ул заманнарда мордар китү  зур гөнаһ булып саналган.  Аны зираттан бер ун чакрымнар ераклыкта, үләксә базы кырынарга җирлиләр. Мәетен, догасыз-нисез, терлек күмгән сыман, җир астына тыгып куялар. Ә көчләп үтерелгән, догасыз җирләнгән адәмнәрнең хәләл җаннары, беләсеңме, кемгә күчә?

-    Кемгә?
-    Арсурига...
-    Кемгә!?
-    Урман иясе Арсурига...
- Арсури!? -  Гамил Гайҗан карт авызыннан әнә шундый шомлы сүзләр ишеткәч,  кинәт  сагаеп калды. Сүз – коточкыч мифик зат турында бара иде түгелме соң?!  Шулчак тәненә, гәүдәсенә җанны көйдереп, ниндидер җылы агым бәреп кергәндәй булды,  һава җитмичә, сулышы кысылгандай тоелды. Ул тиз генә муен астын кысып торган күлмәк сәдәфен бушатып җибәрде һәм ябык торган тәрәзәне ярты сырга гына булса да ачып, бүлмәгә җиләс һава өрдерде. -  Арсури бар ул, энем, бар. Көчләп үтерелгән, догасыз-нисез җирләнгән Арубикәнең  җаны әнә шулай итеп бала җанлы урман иясенә,  каты бәгырьле Арсурига күчә. Нәкъ шул елны, шуны раслагандай, мәетләр бик күп булган, диләр. Иң беренче булып, Арубикәне суда батырып үтергән Азаматның җаны кыела. Нәкъ шундый ук картина, нәкъ шул Җәмилне үтергән сымак. Мәетнең башы ярылган, тешләре суырылган була. Убырлы карчыкның явыз рухы  әнә, шул рәвешле, үзенең  җәберләүчеләреннән үчен  алган, диләр. Ә менә ыстарыста малае Афзал, атасы-анасы каршы торуга да карамастан, барыбер үз теләгенә ирешә: Бикә белән никахлаша. Кыз аңа ябышып чыга. Атасы егетне мал-мөлкәттән мәхрүм итә. Егет Арубикә өендә, Бикәдә яши башлый. Йортка керә...дөресрәге...Явыз ыстарыстының әмере буенча булса кирәк, халык хәтерендә шулай сакланып калган, бер көнне кара киенгән кешеләр кызны, җәгъни Бикәне, ире урман эшенә чыгып киткәч, көчләп диярлек йортыннан алып чыгып  китәләр.  Афзал үзенең сөекле хатынын атна буе эзли һәм аны күрше урман эчендәге бер ташландык землянкадан табып ала. Кыйналудан карарлык җире калмаган, үлем хәлендә яткан Бикәне ул, ат арбасына салып, өйгә алып кайта. Ике атна буе хатынының үлгәнен көтеп яткан Афзал беравык шундый могҗиза күреп, шаклар ката: Бикәсе аңына килә, күзләрен ача һәм, акрын гына торып, берни булмагандай, агач идән буйлап атлап китә. Шул көнне үк ниндидер гаҗәеп могҗизага тарган хатын үзенең көндәлек эшләренә керешә, иренә чәй куя, аш пешерә. Шулай итеп, бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр Арубикә өендә матур гына яшәп китәләр, аларның мәхәббәтен бер нинди дә кара көчләр җимерә алмый...Тик...- Абзыйның соңгы сүзе Гамилны бер кадәр сискәндереп куйды. Чөнки (аның уйлавынча!) абзыйның бу хыялый әкияте бер ничек тә яхшы финал белән төгәлләнергә тиеш түгел иде кебек. -Авыл халкыннан: “Хатының өендә торасың, оят түгелме сиңа!?” – дигән сүзләр ишетеп түбәнсенгән ир  яңа йорт салып чыгарга ният кыла. Атасы ыстарыста булудан файдаланып, ул урманнан урман бүлеме, ягъни “делянка” сатып ала. Өлкән углын кичерергә өлгергән ыстарыста улына  хәтта акча белән дә булыша. Көннәрдән бер көнне гаилә башлыгы, ат җигеп, урманга юл ала. Нияте – “делянка”ны егу. Ирен өзелеп яраткан Бикә, нәрсәдер сизенеп, сөеклесен үзен генә урманга җибәрергә теләми, үзе дә аңа иярә. Үзен җәфалап үтерә язган кара киемле кешеләрне дә, үлем белән көрәшеп яткан караңгы җир асты базларын да ул әлегә оныта алмаган, күрәсең... 

Ире, билгеле ки,  хатынына  каршы килә алмый, аны  үзе белән ала. Тик берничә көннән Афзалны, үтерелгән килеш, урман кырында табып алалар. Шул ук күренеш, шундый ук картина: башы ярылган, тешләре суырылган. Афзалның   җиккән алашасын, бик нык беткән, талчыккан хәлендә, икенче көнне су буеннан табып алалар.  Кемдер төне буе чаптырган шул мескен атны, төне буе чыбыркылап куган. Җәмилнең матае янында да тапканнар дип ишеттем әле мин ниндидер ат эзләрен. Атлар бер урында таптанып торганнар, дип ишеттем...
-    Ә кыз нәрсә?
-    Нәрсә кыз?
-    Бикә дим...Афзалның хатыны кая югалган?
- Ә менә аның кая югалганын инде беркем дә белми. Эзләп-эзләп караганнар, ни үзен, ни мәетен таба алмаганнар. Халыкның сөйләве буенча, ул шул кайгыдан тирән чокырга сикергән, шунда һәлак булган.  Нәкъ шул урында изге чишмә бәреп чыккан, Баба чишмәсе, беләсең инде син, анда су эчкәнең бардыр... Баласын сөйгән анасы кызын үз янына алгандыр, күрәсең, башкача әйтеп тә, аңлатып та булмый...

-    Бәлкем, үлгәндер...куркуыннан...
-    Мөгаен...әллә кайчан булган хәлләр бит инде болар...
-    Ә бәлкем, булмагандыр да!?
- Сүземнең башы Шүрәле дигәндәй...- Гайҗан абзый кабат үз фәлсәфәсенә кереп китте. Ул акрын гына, ипләп кенә үз сүзен, үз фикерен тормышка артык реаль караган  участковыйның аек акылына шуны ничек тә  сеңдерергә тырышты. – Татарыбыз турында минем нәрсә әйтәсем килә..Без татарлар үзебезне бик нык чикләргә өйрәнгән. Безнең туган телебез, Сабантуебыз, татарча көрәшебез, Шүрәлебез, Тукаебыз бар дибез дә, шуның белән тынычланабыз. Бу бит, энем, тамырдан дөрес нәрсә түгел. Үзен-үзе чикләгән милләт һәрчак фаҗигага тарган.  Сүз дә юк, бары тик татар халкына  гына хас рухи кыйммәтләрне сакларга  кирәк, алар бездә җитәрлек, ләкин безгә һич кенә дә аның белән генә чикләнеп калырга ярамый. Нишләп соң без әле, ылакмус кәгазе сымак, иң мөһим әйберләрне, әһәмиятле нәрсәләрне үзебезгә сеңдермибез. Ә үзгә милләтләр, бигрәк тә урыслар, бу очракта шактый остардылар, ничәмә гасырлар чит халыкларның мәдәниятен, сәнгатен, тарихын йота килделәр. Шүрәле дибез...ие...сүземнең башы шул иде...Төрки телдә, тарихчы буларак әйтәм, “шәр” дигән төшенчә бар. Аңар иң элек “явызлык”, “зыян” дигән шомлы мәгънә, төшенчә өретелгән. Шүрәле, ягъни явыз куллы. Куркудан “шөр” җибәрде, дип сөйлибез бит, менә шул инде ул. Шүрәлебез...Тукайга рәхмәт! Шүрәле күптән инде безнең кавемнеке, безнеке ул!  Каты куллы, яман холыклы булса да, без аны үзебечә яратабыз һәм үзебезчә кызганыбыз да. Ә шулай да, атап әйтәм, безгә фәкать бер  Шүрәлене генә күтәреп, аны пидисталга куеп  сөйләү  бер дә дөрес нәрсә түгел. Ә менә аның туганы, нәсел-нәсеп җебе  Арсури турында матбугатта  бер кәлимә сүз дә күрмәссең, әйтерсең ул юк безнең өчен, юк...

-    Кем, кем? – дип кабатлап сорады Гамил.
-    Арсури..ие...Арсури...
-    Беренче ишетәм...

- Наданлыктан килә бу безнең, энем, ахмаклыктан, тарихны белмәүдән. Иң элек каләм тибрәтүчеләр гаепле моңа, шулар. Алар Шүрәледән башка бер нинди җен затын күрергә теләмиләр. Әдипләр гаепле моңа, бик беләсең килсә, әдипләр...Әйе, ул чуаштан кергән безгә, чуашлар аны “үзепез”неке, диләр...Шүрәле белән дә шул ук хәл. Ә бит нәкъ аның кебек үк, Арсури да безнең кавемнән, ул да безнеке. Шүрәленең туганы.. Шүрәле кешене кытыклап, җәфалап үтерсә, Арсури кешенең башын ярып, авызын вата, тешләрен суырып ала...”Сюр”, “шүр”, “сур...болар барысы да, энем, әле генә мин сүләп узган явызлык төшенчәләре...
- Явызлык кылучылар бу дөньяда болай да җитәрлек, абзый, - дип көрсенде участковый Гамил Әскәров, - яхшы күңелле, саф җанлы затлар, әйтик,  безнең кавемнән булса, әйбәтрәк булмас иде микән...

- Ә кем Шүрәлене начар ди соң әле!? Кайбер милләт үзенең вампирын да, вурдалагын да милли герой дәрәҗәсенә күтәрә, әле шуларга дан җырлап, әсәрләр тудыра. Аңлыйм...Арсури, ие, явыз...Ул бит урман иясе, урманны саклаучы. Беркайчан да тик торганнан гына үтерми  кешене. Инде тәмам тәкате калмагач, түземлеге беткәч кенә,  хәтәр адымга бара. Урман иясенә урманның агачы, җиләге, куагы гына түгел, хәтта аның ташы да, суы да, туфрагы да кадерле.
-   Ташы? 
- Ие...ташлы җир ул  кайчандыр шул ук  урман җире булган. Безнең авыл борын заманнарда урман эчендә утырган. Сазлык эчендә. Кешеләр урманнарны кисеп, иген җирләре ясаганнар. Ә ташы калган...
     -Тукта, тукта, - дип эндәште аңа Гамил, - син моның белән нәрсә әйтмәкче буласың? Урман кырыннан таш җыярга  дип килгән Җәмилне шушы син сөйләгән Ар...су..кем әле?

-    Арсури.
-    ...әйе, шул зәхмәт үтергән дип әйтмәкче буласыңмы?
- Таш өчен генә түгел, билгеле! -дип серле генә елмайды абзый. - Үче дә булган, күрәсең, нәсел үче...Җәмил бит ул, бер гаепсезгә кече улын имгәткән  Җәмил, әйткәнемчә,  Азаматлар нәселеннән...ничәнчеме буыны шунда...Әдипләргә, мәйтәм, җазар өчен,  зур бер әсәр инде ул...
- Ха-ха-ха! – дип сәерсенеп көлде шулчак  участковый. – Барып җиттек! Ха-ха!

Гайҗан абзый дәшмәде, кисәк кенә сүссез калды. Юк, ул артык үпкәчән кеше түгел иде. Ул гомумән кешегә үпкәли белми, ул аларны аңламый иде. Үзе сөйләгән нәрсәгә үзе  чын күңелдән ышангач, инангач, ул күңеле белән башкаларның да шуңа ышануларын, инануларын тели иде.  Ә бит ничек матур сөйләде абзый, ышандырылык итеп! Ә юк! Ышанмады аңа участковый! Күңел өчен генә булса да, ышанган булып, аның бу ошбу хикәятен хупламады.
- Эй, Гайҗан абый, Гайҗан абзый, - диде Гамил тәрәзә ягыннан музей хезмәткәре янына авышып, - миңа синең әдипләрең дарым да кирәкми. Язсыннар, аларга Ходай каләм көчен биргән икән, язсыннар...Шүрәлесен дә, су анасын да, һәммәсен дә...Мине хәзер бөтенләй икенче нәрсә кызыксындыра. Мине иң элек  җинаять эше борчый, Җәмилнең  үлеме...

- Ие, - дип кабат сүз  алды абзый, астыртын киная белән, - Җәмил атлы адәмнең шундый котычкыч үлемгә дучар ителүе бер полисияне генә түгел, барчабызны  да борчый, энем. Кем үтергән аны? Кем эше бу? Синең тормыш мәшәкате белән буталган тынычсыз башыңда, энем, һаман да әнә шул кахәр суккан сораулар бөтерелә. Мин аңлыйм, бу иң элек синең профессияңә, һәм дә ки, синең һөнәреңә бәйле. Тик мин сиңа алдан ук әйтеп куям, үпкәләмә мин әйткәнгә! Ачалмыйсыз сез ул җинаять эшен, табалмыйсыз сез ул җинаятьчене!

-    Ай...- дип аваз салды Гамил, - әгәр дә тапсак!?
-    Та-бал-мый-сыз!
-    Нигә?
- Гади  җинаять эше  түгел бу, шуны аңла...
 - Ә нәрсә соң?
- Монда, энем, югары көчләр буталган, беләсең килсә, күктә хәл ителгән болар...
- Арсури!?  - Участковый кабат елмайды. Тарихчы аның елмаюын күрмәсә дә, сизде, шуңар тагын сүссез калды. – Абзый, - диде ул әзрәк кенә карт кешенең күңелен күтәрергә теләгәндәй, - без инде Шүрәлене рәсемнәрдә, китапларда күреп, укып беләбез, ә менә Арсури дигәннәре кемгә охшаган соң? Ниндирәк җен заты  ул?

-    Беләсең киләме...
-    Әйе, килә...

Гайҗан абзый озак кына уйланып торды. Аның өчен сөйләшүнең тәме, кызыгы беткән сымак тоелды. Ул урыныннан торып, кулына бер экспонатны алды. Ул күселәр, тычканнар аулый торган таза тимер капкын иде.

- Нәрсә генә юк бу музейда, - дигән булды Гамил, тимер капкынны капшап - әле тиздән Арсуриның мумиясен күрергә дә туры килмәсме дим!?
 - Беләсең килсә...
- Әйе?
- Хатын-кыз җенесеннән ул...Арсури...көчләп үтерелгән Арубикәнең рухын үзенә җыйган нәүмиз  җан. Кемгә охшаган  дип сорадың, шуңа гына әйтүем...Озын буйлы, чәчләре җиргә тиклем төшкән. Шәрә килеш йөрергә ярата,  җенес әгъзалары ачык. Хәер,  ул аларны яшерми дә! Тулы, мул күкрәкләре корсак астына хәтле салынган булыр...Кешене куганда,  күкрәкләрен сыртына салып йөгерә торган гадәте дә бар...

Абау! Шапылдатты Гайҗан абзый! Гамилның йөрәге өшеп киткәндәй булды. Җанына шом  керде. Тәненә тир бәреп чыкты.   Тарихчы абзый тасвирлаган җен затын шундый кыяфәттә  төнлә төшендә күрде түгелме соң ул? Күрдеме? Күрде! Гамилның аптырап һәм гаҗәпсенеп калганын күреп, тарихчы, ирексездән:
-    Нәрсә боегып калдың? – дип сорарга мәҗбүр булды.
- Юк...болай гына...- Гамил төш турында берни дә  сөйләмәде. Сөйләп-аңлатулар артык иде. – Кара ле, абзый, рәхмәт, шундый матур итеп сөйләдең име, дөресен генә әйткәндә, минем ул Арсурины инде үз күзләрем белән күрәсем килә башлады...
- Алла сакласын, - дип хәйләкәр елмайды абзый, - Әгәр дә бик күрәсең килсә, Җәмилне үтергән җиргә барып кайт кичкырын, туганың Арсури каршы алыр сине анда, шәт...хе...хе...
 

- Минем туганым түгел ул, бәхеткә...
- Арсури...Шүрәленең туганы...Ә без кешеләр...барыбыз да Шүрәлеләр...әз генә...Геннар бер безнең, энем, хәйләкәр дә, явыз да, шат күңелле дә без...
-    Яхшы, - дип килеште Гамил, - мөгаен, бармыйча булмас...
 - Тик кара аны! -Абзыйның кисәтүе иде бу үзенчә. Чын күңелден, шуңа ышанып. – Очратсаң әгәр,  шундук су буена кач!
-    Нигә?
-    Судан курка Арсури...судан...
              
    ИКЕ ДУС 
    Вавилов белән алар авылда очраштылар. Гамилның кабинетында. Тикшерүче башта Җәмилнең авылына барып, аның туганнары, якыннары, балалары белән сөйләшеп чыккан. Тик, үзе әйтмешли, криминаль “җеп”нең очын гына булса да эләктерерлек дәлилләр таба алмаган.
    -Висяк булыр, ахры, бу, - дип уфтанды Вавилов һәм кабаланмыйча, үзенең дәрәҗәсен белгәндәй, ипләп кенә тәмәкесен кабызды.
-    Бернәрсә дә юк дисең инде?!
    -Юк...Җәмил абзыйның өченче малае Тимер белән сөйләшеп тордык. Дошманнары, аны сөймәгән кешеләре юк идеме дип сораштым.
-    Нәрсә диде?
    -Юк диде...Атасы соңгы тапкыр урманга барыр алдыннан зарланып торган, бик шомлы урын, артымнан кемдер күзәткән сымак тоела дип сөйләгән. Ул соңгы барышында Тимерне дә үзе белән алырга булган, ләкин, кирәк бит, нәкъ шул көнне егетнең бергә армиядә  хезмәт иткән служагы кайтып төшкән. Ә служакны ничек ташлап китәсең ди! Атасы нишләсен, үзе генә киткән...
    -Җәмил абзый...кемдер күзәткән сымак тоелды, дип сөйләгән дисең. Ничек сизгән ул аны? Күрмәгәнме шунда берәрсен?
    -Беркемне дә күрмәгән...бары тик еракта ат, айгыр кешнәгән тавыш кына  ишеткән.  Эт улаган, дуңгыз чинаган авазлар да ишетелгән. Күрәсең, ул аңа артык игътибар да итмәгән...
    -Кызык, - дип шуңа басым ясап әйтте Гамил, - урманда нинди дуңгыз чинарга мөмкин? Кабан дуңгызы чинаса гына инде...
-    Белмим, дускай, нәрсә дип әйтергә дә белмим...
    -Висяк дигәннән...Мин бүген  музейда Гайҗан абзый белән күрешкән идем.
-    Сәер абзый.
    -Сәернең дә сәере. Шулай да кызык кеше. Ул миңа җинаятьчене ни хәтле генә эзләсәгез дә табалмыйсыз, диде. Аны гади кеше үтермәгән, моңа ниндидер югары көчләр сәбәпче дигән була...
-    Кемнәр ул? Шайтаннар? Җеннәр?
-    Шулар тирәсе...Арсури...
-    Кем, кем?
-    Арсури...Шүрәленең дусты диме шунда, туганы.
    -Әйе, безнең халыкта бар ул, - дип кул селтәде Вавилов. -  Шул инде...сездә Шүрәле, бездә Арсури. Тик шулай да безгә милләтне аерырга ярамый. Бездә, беләсең килсә, кече милләтләр арасында нигәдер бердәмлек җитеп бетми. Кече милләтләрме әле без?! Уйласаң, бер дә алай түгел. Олы булмасак! Тарихлы халык бит без, тарихлы. Чуаш та, татар да. Ә  Шүрәле, Арзюри ул сезнеке дә һәм безнеке дә.
-    Арсури гына кешене шулай үтерә ала, ди.
    -Ә ул хаклы...бер караганда...Әйтик, мифологиягә ышансак. Арсуриның бөтен параметрлары, үтерү манералары әлеге җинаять эшенә  туры килеп тора. Билгеле, көндәлек тормышта мондый хәл бер ничек тә була алмый. Хәзер без нәчәлстве каршында аны кеше түгел, ә ниндидер мифик зат, рух, җен үтергән дип йөрсәк, без шундук көлкегә калачакбыз. Зинһар, бу турыда берүк авызыңны ача күрмә! Безнекеләр кушамат тагырга мастерлар. Гомерең буе Арсури кушаматлы булып калырсың аннары. Ә бездә, беләсеңме, нинди кешеләргә Арзюри диләр!? Оятсыз хатыннарга! Ул да бит хатын-кыз җенесеннән. Оят җирләрен яшерә белми торган  затсыз бер хатын-кызга охшаган ди ул. Әйе, ул шулай ук   эт булып өрергә, дуңгыз кебек, ат сымак кешнәргә дә мөмкин...
-    Җәмил абзыйга да шул ук тавышлар ишетелгән ди түгелме соң инде?!
-    Әйе, ишеткән..малае сөйләде.
     -Димәк, - дип елмайды Гамил, - ул Арсури белән очрашкан, ләкин аңардан качып котыла алмаган. Качып котылып буламы диме соң аңардан? Бу турыда чуашлар ни сөйли, сезнекеләр?

 -Теләсә кемнән качып котылып була, тик көчең генә җитсен. Арсури кешене куганда җитез куян,  исәр сарык, янган ут, печән эскерте кыяфәтенә дә керергә мөмкин. Андый вакытта аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә, ягъни эндәшергә кирәк, диләр. Ул шундук югала, ди. Ул яшәгән урман эчендә бик каты итеп сызгырган, йөрәкне өзәрлек акыру-бакыру авазлары яңгырый башлый. Әгәр дә син шулчакны ат өстендә утырып барсаң, атыңны бер ничек тә тыя алмыйсың. Ат бик нык куркып, тиктомалдан гына, кушаяклап чабып китәргә мөмкин. Арсури шулвакыт җүләрләнеп чапкан ат каршына килеп чыга да,  җайдакны (бер генә селтәнеп!) җиргә бәреп төшерә. Аннары инде атны хәле бетеп егылганчы куа. Кайвакыт ул ир һәм хатын-кыз кыяфәтендә пәйда була, юлчы янына якынлашып, аны кытыкларга тотына һәм  үтерә...
-    Кешене яратмый, димәк, бу җен заты...
    -Алай димә, балаларны ярата,  аларга беркайчан да тими, алар белән уйный...
    -Монстр, димәк...беркемнән дә курыкмый, беркемгә дә баш ими...
    -Юк, дускай, ялгышасың, Арсури кызган тимердән курка, уттан, судан, чыбыркыдан. Әгәр син урманда шомырт агачыннан учак яксаң, ул синең яныңа килмәячәк, качачак.
-    Әгәр дә  аның юлына очрасаң, нишләргә?

-Безнең чуашларыбыз бу очракта  болай диләр...Әгәр дә юлыңда Арсури очраса, аңа: “Тауга!” – дип эндәшергә кирәк. Шулай итсәң, ул синнән калышачак һәм сине куып җитә алмаячак. Әгәр дә  Арсурины су буенда очратсаң, агым уңаена барганда: “Агымга каршы!” – дип, ә агымга каршы барсаң: “Агым уңаена!” – дип кычкырырга кирәк. Шулвакытта ул синнән кала. Ә иң гадие: юлына бер кисәк кипкән сохари ташласаң,  ул шундук югала...
     -Хе! – диде дустының белдеклегенә исе киткән Гамил. –Кайдан беләсең  боларның барысын да?
    -Сездә Шүрәле, бездә  Арсури, - дип белемле генә  елмайды тикшерүче, - ...мәгълүмат җитәрлек...
-    Яшәсен чуаш халкы! – дип аваз салды Гамил Әскәров.
    -Яшәсен халыклар бердәмлеге! – дип аның кулын кысты Саша Вавилов. Дуслар кочаклашып, бер-берсенә матур теләкләрен җиткерделәр. Гамил өстәл шүрлегеннән уймак хәтле генә кечкенә коньяк шешәсе тартып чыгарды. 
-    Тотасыңмы?
-    Служба....ну, ярый, әйдә, сал!

Кабымлык юк иде, өстәл өстендә катып яткан ике карамель конфетны эшкә җиктеләр. Уймак хәтле коньяк, җүнле кабымлыгы булмагач, закон сагында торучыларның башларын әзрәк иләсләндереп җибәрде. Хәмер эчемлек Гамилга илһам вә яшәү дәрте өстәде.
    -Кара ле, дустым, әйдә, безгә өйгә кайтык әле, ә! – диде ул чуаш дустына. - Хатын мантый пешереп куйган, әйдә, бер кешечә ашап-эчик инде...
    -Юк, ярамый, - дип каршы төште Саша, - минем эш сәгатем егерме дүрт тәүлек, беләсең син...Шуны уйлап торам әле, син бит башковитый мужик, ә һаман да участковый булып утырасың. Теләсәң, син күптән безнең отделда утыра идең инде, коеп куйган тикшерүче бит син...
     -Рәхмәт, җылы сүзең өчен, миңа шушы хезмәтем дә бик җиткән. Менә бит...Җәмил абзыйның эшен хәзер ничек тә ябарга кирәк, а вот ни как...
-    Хе...мин беләсеңме нәрсә уйлап куйдым хәзер генә!?
-    Әйе...

-Чыксын иде шундый закон...хе...хе...- дип көлде әзрәк кәефләнеп алган Саша, - әйтик, үтерүчене, җинаятьчене табалмадык ди...Юк! Үтер! Табып булмый! Тикшерү комитеты вердикт чыгара, әйтик...Кем үтергән?! Ә кем? Арсури үтергән...хе...хе...әйбәт бит, име,  и дело закрыт!
-    Әйбәт...

 -Аның үтерүендә бер нинди дә шик юк, дәлилләр ярылып ята, – дип күтәреп алды Гамил дустының бу сүзләрен. Билгеле, бу уен иде, мәзәк, пафос. -   Кешенең авызын ватып,  тешләрен суырып алган җинаятьче бармы бу дөньяда?! Юк, була да алмый! Аны фәкать бер генә  зат, рухи зат,  ул да булса, Арсури гына кыла ала...Шулай булгач...судка Арсурины!
-    Әйе...судка...
    -Их, яратам мин сезнең бер җырыгызны! – дип хисләнде шулчак чуаш, -ничек әле...
-    Әйе...кайсысы икән ул?

- Айкала суларыгыз, - дип таныш җырны сузды Вавилов, - чайкала суларыгыз, кайсы йолдызлар астында йөрегән юлларыгыз...- Түзмәде, аңар Гамил да кушылды, ямьсез, моңсыз калын тавышы белән чуаш дусты башлаган җырны сөйрәп алып китте. - Айкала суларыгыз...
  Ике дусның, ике тугандаш халык тарафдарының сөйләшүе, бәлкем, әле шактый озакка сузылган, өйгә кайтып сыйланулар, күңел ачулар белән тәмамланган  булыр иде, тик шулвакыт Вавиловның  кесә телефоны җанга килде.
-    Гафу ит,  киттем,  начальник чакыра...
-    Нәрсә булган?
-    Җинаять эше буенча яңа дәлилләр табылган...аннан ни...
-    Әйе?
-    Атасын җирләргә дип, Себердән теге гарип баласы Фарих кайткан...

Дәвамы бар. 
                       

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading