Татар Черкенендә яшәүче Рәхимә Гыймадиева – туган авылында бәхет тапкан акъәби. Тормыш ярын да ерактан эзләмәгән ул.
“Шушы авылда тудым, үстем, яшәдем, шушында тормышка чыктым, хезмәт куйдым, балалар үстердем. Озак еллар авыл кибетендә эшләдем. Гадел булырга тырыштым. Халык та яратты, үзем дә аларга яхшы булдым. Район кулланучылар җәмгыятенең Рәхмәт хатларын алдым, республикакүләм кооперация съездында катнаштым”, – ди Рәхимә әби.
Тормыш ярын бик яшьли югалта ул. Бу вакытта кечкенә баласы әле 11 айлык кына була. Шул көннән башлап тормыш йөген Рәхимә әби сыңар канат белән тарта. 4 кыз, 1 егет үстерә. Бүген балаларының, килен-кияүләренең, онык, оныкчыкларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яши. Йорт тирәсендә акрын гына йөри. Кош-кортлар асрый. Иптәшкә яныннан да китмәүче песие бар.
“5 бала белән тол калдым. Иң олы дигәне 10 класста укый иде. Тырыштым, тырмаштым, балаларымны аякка бастырдым, туры юл күрсәттем. Гел кайтып, хәлемне белеп торалар. Йортта үзем генә яшим. Ләкин ялгызлыгымны сизмим. Ашарларга пешерәм. Су ташыйсы, түгәсе, мичкә ягасы юк. Тормышларыбыз бик әйбәт бит”, – ди ул.
Шөкер итеп, канәгать булып яши белсә дә, Рәхимә әбинең дә үткәнендә авырлыклар мәңге җуелмас эзен салган.
“Безнең балачакка ачлыгы да, юклыгы да туры килде. Сугыш чоры балаларының уртак язмышы бу. Чабата киеп үскән балалар без. Ләкин чабатага тилмермәдек, чөнки әтиебез бар иде. Ул көннәрне бүгенге белән чагыштырып та булмый”, – ди әби.
Сәламәтлегеннән дә зарланмый Рәхимә әби. Гел булышып хәлен белеп торучы авылның шәфкать туташына, тирә-күршеләренә, үзен зур хасияттә яшәтүче балаларына рәхмәтен әйтеп, изге догада яши.
“Без 5 бала үстек. Әнкәй безне ач-ялангач итмәде. Барыбызны да тормышлы итте. Бик уңган, тырыш, булдыклы ул. Хәзер үзебез аны тәрбиялибез. Энебез йорт-җирне карап тора, кызлар әнине тәрбияли. Үзем олы яшьтә булсам да, әниле булу зур бәхет. Кайтканда ишегебез ачык”, – ди олы кызы Гөлшат Госманова.
Оныклар да әбиле йортта еш кунак.
“Җәйләребез авылда узды. Бу вакытта күп итеп терлекләр асрыйлар иде. Дәү әни безне хезмәткә өйрәтте. Иртән сепаратор тавышына уяна идек. Без торганда кабартмасы пешкән, чәй кайнаган була иде. Бик күңелле, рәхәт үстек. Дәү әнигә бүген дә рәхмәт әйтеп яшибез. Ул безнең бик бәхетле. Балалары исән-саулар, онык-оныкчыкларын сөя”, – диләр оныклары.
Ләйлә Шиһабиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар