Тукта мин әйтәм, әнинең хәлен белеп алыйм әле. Без аның белән Апаска барып килербез дигән идек, ул Караборнаш авылында яши. Күрше егетен яллап, сеңлемне утыртып безгә киләләр дә, сеңлем минем балалар янында торып тора, ә без кирәк-яраклар алып кайтасы идек. Әни белән сөйләшкәндә, ишетәм, эт ишекне тырный. Өйгә керәсе килә моның, дим әле. Түзмәдем барып ачтым, әрлим имеш. Ишекне ачсам чоланда кап-кара төтен. Эт ук шикелле өйгә атылды. Веранда ягына күз салсам, янып ята. Әнигә, янабыз икән ич, дим. Куркып калдым.
Тиз генә өйгә кереп, балаларны алдым да мунчага чыгарып куйдым. Эт минем арттан, бөтенесен дә аңлый үзе. Тик кенә утырып торыгыз, беркая чыкмагыз дим балаларга. Су алып, веранда ягын сүндерергә тырышып карадым. Ничек кенә тырышсам да, ялкын басылмады, бик тиз күтәрелеп китте, өйгә кереп, документларны да алып чыгарга җитешмәдем, — ди Гөлназ.
Янган йортның элек тә ут күргән булуы ачыкланган
Эт исә шул арада өрә-өрә күршеләргә кереп йөгерә. Үзенчә аларны ярдәмгә килергә эндәшә.
— Каршысына безнең эт кереп баскач, күрше апасы куркып калган. Артыннан йөгереп керсә, шушы хәл. Карап торып яндырдык, әле ныгытып янып китәргә дә өлгермәде кебек, йорт түбәсендәге шифер шартлый да башлады. Янгын сүндерү хезмәте дә бик тиз килеп җитте кебек, ләкин саклап кала алмадылар. Без бу йортны 2021 елда ана капиталы акчасына сатып алган идек. Яңа йорт түгел түгелен, шулай да үз куышыбыз дип бик сөендек, йортымны да ярата идем.
2023 елда гына белдем, бу йорт безгә кадәр элек тә бер тапкыр янган булган икән. Нәк менә янгын чыккан ягы дөрләп янган. Аны кабат төзекләндергәннәр. Борынгыларның сүзе хак, янган урынга йорт салырга ярамый, барыбер ут үчләшә, үзенекен итә диләр. Ут бер каныккан икән, юкка чыгармыйча туктамый инде, менә теләгенә барыбер иреште, дим. Төпчеген бик авыр тапкан идем, реанимациядә ятып, чак өйгә кайтып егылгач, ике елны үземнең әниләрдә яшәдек. Балаларны карашты булышты ул.
Яз көне генә бу йортны юып, үзебезгә кайтып яши башладык. Ут чыбыкларын алмаштырырга кирәк иде, әти, үзем кереп карыйм, үзем эшлим, бөтенесен дә яңартам дигән иде, өлгермәде генә. Рәхмәтем зур ярдәм иткән кешеләргә, туганнарга, авылдашларга аеруча зур рәхмәт. Тимур улым беренче сыйныфка укырга керде, бөтен киемнәрне алган идек инде, янып юкка чыкты бит. Халык ярдәм иткән акчага аны алып барып киендердек. Инде менә йорт юнәтәсе. Кайларга гына барып карамадык, ярдәм итә алмыйлар. Район хакимияте дә булыша алмады. Без кышка каршы урамда яшәргә тиешбезме икән инде? — дип борчыла Гөлназ ханым.
Комментарийлар