Зәйтүнә апа кияүгә чыкмый, бар гомерен туганнарына һәм хезмәткә багышлый.
«Чибәр апа» — җан матурлыгының чагылышы Зәйтүнә апаны туганнары яратып «Чибәр» яисә «Чибәр апа» дип йөртәләр. Бу исем аңа бары тик тышкы матурлыгы өчен генә бирелмәгән. Ул үзенә аерым өй салып чыкса да, үз дөньясында, башкалардан аерылып яшәргә ашыкмый — гомер буе туганнары белән бергә була, һәр эштә ярдәм кулын суза.
Фәйрүзә Хәниф кызы Төхфәтуллина истәлекләреннән аңлашылганча, алар Зәйтүнә апа белән бербөтен булып, һәр эшне бергәләп башкарып үскәннәр. Ул гаилә өчен туганнан туган сеңел генә түгел, ә апасына үз балаларыдай якын, алтынчы бала кебек кадерле булган.
Хәтер — гомер көзгесе Бүген Зәйтүнә апа интернат-йортта тәрбиядә яши. Чаллыдан һәм башка төбәкләрдән кайтып йөрүче туганнары — аның өчен иң зур куаныч. «Бервакытта да зарланмады, һәрвакыт канәгать булды», — ди аның турында сеңелесе Фәйрүзә апа.
Юбилярның хәлен белүчеләр арасында Зәйтүнә апаны үз туганыдай якын иткән тәрбияче Лилия Камил кызы Галина да үзенең ихлас теләкләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклашты. Лилия Камил кызы бу йортта өч елга якын тәрбияче булып эшли һәм һәр өлкәннең күңеленә юл таба белә. Аның өчен Зәйтүнә апа — сабырлык һәм акыллылык үрнәге.
«Безнең Зәйтүнә апабызга 100 яшь, без аны чын күңелдән котлыйбыз! Ул — бик акыллы, бик чиста кеше. Бар нәрсәдән дә канәгать ул: элекке тормышыннан да, туганнарыннан да, мондагы шартлардан да. Бер канәгатьсез сүз ишеткән юк аннан», — ди Лилия ханым.
Комментарийлар