«Көндез улым хәбәр бирде, юбилеең белән әни, диде. Шул көнне һәлак булган балакаем»
Хоккей җанатары ул! Зәңгәр экраннар аша хоккейчыларга көч биреп утырулары, күңеле белән “Ак барс” командасы капкасына калкан булулары, хикмәт!
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Хоккей җанатары ул! Зәңгәр экраннар аша хоккейчыларга көч биреп утырулары, күңеле белән “Ак барс” командасы капкасына калкан булулары, хикмәт!
Ул көнне ашавын да оныта хәтта. Туксанына җитеп тә, бүгенгәчә яшьлек дәрте белән гомер итүче Сания әби Ганиуллина белән Мамадыш районының Уразбахты авылында күрештек.
“Мин дә гол тибәм...”
Картаерга ашыкмый димим, юк, гомер йомгагының инде шактые сүтелгән. Бүгенге көне сырхауламыйча, ипле генә үтеп китсә дә, шөкер итәр иде. Ләкин шулай яшәргә ярата, һәммәсен дә үз күреп, күршеләрен дә, авылдашларын да канат астына җыя, әле безне – үтеп баручы юлаучыларны да сыйлап чыгарды. Иркенләп сөйләшеп утырдык. Рәхәт булды. Кермәсәк үпкәли иде. Сәлимә әби хакын хаклап керүебезгә сөенәбез генә, үзеннән яшәргә көч алдык, никадәр киңәшле сүз ишеттек, сабырлыгын үрнәк иттек.
– “Ак барс” җиңсә, бик сөенәм. Барабанов кына күп кертә анда. Кайчагында шайба артыннан ни кадәр йөгереп тә, берне дә кертә алмыйлар, әй сүгәм шул чакта. Мин дә гол тибәм бит боз өстенә керсәм дим. Киявем Вәриснең бөтенләй ихласы юк хоккейга, исләрем китә. Ир булып ничек җаның түзә синең, дим. Кулын гына селти. Раунт ахырында карап ала имеш, алай нинди кызыгы бар? Йөрәкне меңгә тетеп уйнауларының тәмен белми, – ди Сания әби.
93 нче яше белән бара икән. Гасырны куып килә, шөкер. Мамадышта яшәүче Фирая апа – безнең коллегабыз, никадәр генә үзләренә алып китәргә кыстаса да, бирешми әле, үз нигеземнән чыкмыйм, ди. Кунакка алданып баргач та кайтармыйча тилмертүләрен дә әйтеп алды. Ике якны да аңлап була анысы, кемнең генә үз әнисен рәхәттә яшәтәсе килми дә, кайсы гына әнинең үз нигезендә үз көенә тиенәсе килми икән.
– Безнең әни бик сабыр, киң күңелле кеше. Гомергә безнең өй авылда тукталыш булды. Районга баралармы, шәһәргәме, кайтуынча безгә хәл алырга керәләр иде. Авыл очына йомыш белән төшсәләр дә юллары безнең аша үтә. Әни сыйлый, көйли тегеләрне. Әти менә кырыс кеше иде мәрхүм. Берәр нәрсәсе югалса, өйдә кем бар бөтенебез кырылып китеп эзлибез, кулына эзләп тоттырмыйча әти тынычланмый иде. Әни бер генә мәртәбә дә зарланмады үзеннән, безгә дә, күршеләргә дә әтине яманлап бер сүз әйтмәде. Әтине җирләгәч, инде бу дөнья кешесе түгел үл, мәрхүмнәрне яманлык белән искә алмыйлар ди дә сүзне өзә, – ди кызы Фирая ханым.
“Алтыннарына кадәр шарт-шорт янды”
Сугыш чоры баласы ул, сабырлыкны үз итүе дә әнә шул еллардан. Ачлык, авырлык, кыенлыкны күп күргәннәр.
– Ашаган ризыгыбыз кычыткан да алабута иде димәсәң... Әле бит аларын да табып булмый иде, бөтен кешедә бер хәл, капканы ачып чыгалар да кычыткан эзләргә керешәләр, һәммәбез дә чукып торгач, үсәргә дә җитешмиләр! Алай да түздек. Әти сугышта үлеп калды. Әни җиде баланы берүзе үстерде. Мин Бурсык авылында туганмын. Аннары безнекеләр Алан авылына күченгәннәр. Бишенче сыйныфка кадәр генә укыдым, эшкә җигелми хәл юк, тормышлар бик авыр иде, сеңлем. 20 яшемдә Нәгыймулла абыегызга кияүгә чыктым. Килеп сорады да, алып кайтып та китте. Әллә кияүгә чыгам, әллә кунакка гына барам, белештермәдем дә кебек. Тигез тормышка килеп кердем. Кайнанамны авылда саран Сабира дип йөртәләр иде, саранлыгы да зур, эшкә дә батыр, дигәндәй. Пәри кебек эшчән. Бергәләп зур йорт җиткердек. Бүген-иртәгә күченәбез дигән көнне яңа йортыбыз янып китте. Күрше карчыгы эссе җәй көнендә миченә ягып, ипи салган. Мичем артык кызды дип, үзенчә көндез стенасына сулар да сибеп йөргән. Йортлар кечкенә ул заманда, стенага терәп диярлек эшләнгән. Төнлә ут капкан. Чәчү беткән көн, Нәгыймулла төн үзәгендә уянмаса һәммәбез дә янып үләбез икән. Өстә ни бар, шуның белән йөгерешеп чыктык. Иске йорт та, яңа йорт та көлгә әйләнде. Авыл халкы шул чакта, Сабираның алтыннарына кадәр шарт-шорт килеп янды, дип карап торганнар. Кайнанамның бер уч алтыны булган дип сөйләделәр, үземнең күргәнем дә булмады, алтын түгел, ризыкны да яшереп куючан иде мәрхүмә. Нәгыймулла бик акыллы иде, йортны страховкалаган булган. 6 000 сум акча чыкты. Ә без, колхоз рәисе сатам дигәч, аның йортын алдык – 5 500 сумга. Авыл халкы тагын бер шаккатты шул чагында. Нишлисең инде, Аллаһы сынавын да, байлыгын да бирә, бәрәкәтен генә сорарга кирәк. Гомергә шәл бәйләдек бит. Кызлар йон аялады, тарады, мин эрләдем, бәйләдем, кызларга читен үрергә куша идем. Гомерне кыл ашап үткәрдек инде. 12 кәҗәбез генә бар иде. Әле кәҗәне дә күп асрарга ярамый, штраф салалар. Тикшереп йөрүчеләр кергән саен 5 мең сумны чәпи торганнар иде. Нәгыймулла, тикшереп йөрүчеләр күзеннән качып, мин бәйләгән шәлләрне урыс авылына алып барып сатты. Яшәдек инде, сеңлем, тырмаштык, – ди Сания әби.
Балаларны эшләтеп үстерүләре дә зур файда биргән, әлбәттә. Фирая апа да, шул хакта сүз чыккач, күңелендәге хәтирәләрен яңартты.
– Әни безне пристаньга җиләк сатарга җибәрә иде. Башта тау башына куа, икенче көнне пристаньга. Көянтәгә ике кәчтрүлне элеп китәбез. Стаканын 15 тиеннән сатабыз. Без бит яшүсмерләр генә, авыл апалары телгә остарак, алар сатып бетерә башласа, калышмыйсы дип, сигез тиенгә төшерәбез. Бер баруда 80 шәр сум акча эшләп кайта идек. Мәтрүшкә, шомырт җыеп киптерә идек. Шомырт берәр капчык булыр иде. Әни шуны кыш буе фермага, эчләре китә дип, бозауларга ташыды. Гомере буе фермада эшләде ул. Әни көзләрен күп итеп чикләвек җыя, кышын рәхәтләнеп ашый идек. Бер ишен язгы якка бүлеп куя, сөлге җыярга кергәч, аларга тагылган балалар кесәсенә салып чыга иде, олының да, кечеләрнең дә күңелләрен күрүчән ул, – ди Фирая апа.
“Киткәнен дә белмәдем”
Нәгыймулла абый белән алар 8 бала үстерәләр. 90 яшен каршылаган көннәрдә бәхеткәйләре түгәрәк була әле Сания әбинең.
– Төпчегем Айрат хәрби иде, Перьм якларына китеп барды. Язмышы. Шунда өйләнеп гаилә корды, балалары туды. Мин оныгымны Марат дип йөрим, киленем рус кызы, оныгыма исемне үзенә охшаганын кушты, без каршы килмәдек. Җаныннан яралган бала, исем кушуда ана хакы олырак. Улым махсус хәрби операциягә җибәрелгән. Киткәнен дә белмәдем. Балалардан сорыйм, хәбәр бармы энегездән дим, ул күпер төзелешенә китте, көне-төне эшлиләр, шуңа шалтыратырга да вакыты юк, диләр. Ышандым. Моңарчы берсенең дә өйгә кайтып ялган сөйләгәне булмады бит. Дөрес, сирәк булса да шалтыратты ул. Әле 90 яшем тулган көнне балаларым кайтып, йортта Коръән ашы үткәрделәр. Көндез Айрат улым хәбәр бирде, юбилеең белән әни, диде. Кайтасыңмы, дидем. Җайсызрак чак, диде. Шул көнне һәлак булган балакаем. Яралы офицерны яу кырыннан алып чыкканда үзенә төбәп атканнар. Гомереннән өзелгәнен дә әйтмәделәр, – ди Сания әби.
Әйтерләр дә иде, шушы мәлдә балалары аның гомере өчен борчылалар. Авыр кичерер дип куркалар. Әгәр дә төпчеге йортына табут белән кайтып керсә, йөрәге күтәрә алмас дигән уй белән, киленнәре сүзен хуплыйлар – Пермь шәһәрендә җирләргә ниятлиләр. Сания әби бу хәлләрне белми кала. Әмма җитә бер көн, улының батырларча вакытсыз өзелгән гомере өчен пенсия билгеләнә. Хат ташучы аның кулына 40 мең сум акча сузгач, Сания әби аптырап кала. Серне ачмый кала алмыйлар.
– Әнине намазда булуы, зирәклеге коткарды. Эчеп тә, асылынып та үлмәгән, улым илне яклаган бит, герой булган. Ирләр якламыйча кем якларга тиеш ди безнең илне? – диде. Энебезнең 2024 елның ноябрендә җирләдек, үтә вакыт, – ди Фирая апа.
Әнисенең кайгылы халәтен Фирая ападан да ныграк аңлаучы юк кебек балалары арасында. Ник дисәң, 12 оныкчык, 15 онык сөйгән әби, намазлыгында кылган гыйбадәтеннән соң, улы артыннан Рәмис оныгы рухына да дога кыла.
– Ирем Вәрис белән ике бала үстердек – Венера белән Рәмис. Улыбыз табиб булырга укый иде. Армиягә дә барып кайтты. Бишенче курста укып йөргәндә машина бәрдерде. Аның эштән чыгып, җайлап кына өйгә кайтышы булган. Рәмис һичкайчан куып йөрмәде, гел сак булды, тәртипле иде. Каршысына килгән машина йоклап китепме, моның өстенә барып менгән. 50 яшьлек ир. Таксист. Машинасыннан чак алганнар балакаемны. Ул үләр алдыннан дустым төш күргән. Бер бүлмәне яшелдән обойлаганмын икән. Ифтар үткәргән идем, шул кабул булган дип юрадык... Юк шул, тагын да яманрак хәлләр киләсенә ымлаган. Венераның баласын, Мамадышта үзебез балалар бакчасына йөртербез дип, алып калган идек, мин бала белән йоклап киткәнмен. Улымның юл һәлакәтенә очравын телевизордан да күрсәткәннәр. Рәмискә шул көнне үк башына операция ясаганнар, үлем көчлерәк булып чыкты – иртәгәсен балакаем өзелде... Ул көннәрнең авырлыгын әйтеп аңлатырлык түгел. Су сөлеге сыман балаңны кабергә алып кайтып сал әле. Җидесен үткәргән көннеме икән гаепле ир каршыбызга килде. Тезләнепләп гафу үтенде. Өстәлгә акча салды. Туганнар шул чагында бер миллион сорагыз, дип пышылдадылар. “Үз улым өчен үзем сүз сөйлим, сатулашырга өйрәтмәгез, безгә дип кредит алып, миллионлаган бурычка батырасым юк чит кешене. Гаепле булса да ул элмәккә кертмәм, гөнаһысыннан куркам. Безгә дә күп калмагандыр инде, улыбыз янына барып ятасы”, – диде Вәрис. Ә мин аңым җуеп егылганмын. Киявебез бик каты торган иде дә, Вәрис аны да туктатты, әле кияү үпкәләп тә йөрде үзенә. Судка да бармадык, утыртмадык та, аңа шул гөнаһысы белән яшисе. Дөрес, безнең хәлне дә килеп белгәне юк аның, өмет тә итмибез. Улыбыз юк бит, аны кайтарып булмый. Намазда булгач, мин кайгыны сабырлык белән кичердем. Улымның гәүдәсе янында еларга да курыктым. Аның җаны, әни монда елый, ә мин кая барыйм дип, тилмерер ди. Улымның җанын авырлыкта калдырасым килмәде. Вәрис бик авыр кичерде. Ел саен бер хәл: җәй җитсә зират юлыннан кайтып керми. Рәмиснең каберенә чәчәкләр утыртты, көн дә шуларга сулар сибә. Чәчәк атсалар миңа төшереп җибәрә. Ә мин алай еш бармыйм шул, йөрәккә бик авыр. Әни кеше баласын җирләргә тиеш түгел, безне соңга юлга балалар озатсын икән лә, – ди Фирая апа.
Сүзләрен исә Сания әби дә хуплый. Авылда Инсаф исемле улы белән ... кызы яши икән, атна ахырында алар әниләре йортыннан өзелмәсә, атна ахырында Фирая апа Мамадыштан кайтып җитә. Әниле йортның, әлбәттә, үз тәме! Менә шул тәмнән әле өзелмәсеннәр иде алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар