Яу кырында иптәшен 4 чакрым дәвамында иңбашына күтәреп алып чыккан Нәфис Хәбибуллин үзе дә дрон кыйпылчыгыннан яралана. Бу — Түбән Камадан махсус хәрби операциягә киткән егетнең батырлык тарихы.
«Беренче телефонын да үзе эшләп алды» 2024 елның ноябрендә, килешү төзеп, үзе яшәгән Түбән Кама шәһәреннән махсус хәрби операциягә китеп бара ул. Үзенә «Матрос» дигән позывной алуы очраклы түгел. Армия сафларында Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендәге хәрби-диңгез флотында хезмәт итә.
Нәфис тумышы белән Балык Бистәсе районының Чураш (Бикчурай) авылыннан. Бала чагыннан ук хезмәт сөючән булып үсә. Әти-әнисенең зур ярдәмчесе, таянычы була.
─ Улыбыз кечкенәдән гаилә җанлы иде. Урманда печән чабу, утын әзерләү кебек эшләрне әтисе белән бергә башкардылар. Мәктәптә укыган чакта, җәйге ялларында акча эшләү җаен да тапты. Көтү көткән акчага бозау алып безне шаккаттырган иде. Беренче телефонын да үзе эшләп алды, ─ дип сөйли әнисе Миләүшә ханым.
Абыйсы турында сөйләшкәндә сүзгә сеңлесе Нәфисә кушылды:
─ Кая гына барсак та, бәләкәйдән үк абый мине үзеннән калдырмады. Аңа 6-7 яшьләр тирәсе булгандыр, бервакыт уйнаган чакта, капка төбендә өелеп торган блокларны ялгыш аударып җибәрде. Шунда әти-әни кайтканчы өеп куярга кирәк, ─ дип урамнан кеше эзләргә чыгып йөгерде. Абый үзе һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырышты. Минем дә зур терәгем булды. Әгәр әни авырып китсә, тизрәк аны шәһәргә алып китеп, хастаханәдә дәваланырга сала иде.
Нәфис Зур Мәшләк авылы мәктәбен тәмамлый.
─ Укыганда тәртипле, тырыш бала иде. Мәктәптә үткәрелә торган чараларда һәрвакыт катнашты,─ дип искә ала аны укытучы Фәридә Гарипова.
Әтиләре махсус хәрби операциягә киткәндә 2яшь тә 7 айлык булып кала Егет мәктәптән соң Казанда һөнәр училищесында белем ала. Армия хезмәтеннән кайткач, Түбән Кама шәһәренә китеп, Эчке эшләр бүлегенә урнаша. Гаилә кору өчен үзенә насыйп ярны үзенең туган ягыннан сайлый ул.
Бервакыт ялга кайтып, күрше Котлы-Бөкәш авылына хоккей уйнарга барган җиреннән, уенны күзәтеп торган кызга күзе төшә аның. Сораштыра торгач, кызның исемен, кайсы авылдан икәнен белешә. Әмма Айгөл беренче күргән егет белән якыннан танышырга ашыкмый, үзен горур тота. Тора-бара аның белән чәчләре чәчкә бәйләнер, ─дип күз алдына да китерми. Бер елга якын очрашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр.
Шунысы кызганыч, мәхәббәт җимешләре булган сабыйларының 28 атнадан гына дөньяга аваз салуы борчуга калдыра аларны. Баланың сәламәт түгел икәнлеге 1 яшенә җиткәч кенә ачыклана. Уллары Айназны дәвалау өчен күп көч куярга туры килә, тик авыруны җиңеп булмый. Аннан соң дөньяга килгән кызлары Камилә, әтиләре махсус хәрби операциягә киткәндә 2яшь тә 7 айлык булып кала.
Нәфис разведчик буларак хәрби бурычын үти. Аларның часте Донецк өлкәсенең Покровское юнәлешендәге Волково авылы янындагы каты бәрелешләрдә катнаша. 2025 нче елның 21 нче гыйнварында чираттагы хәрби бурычны үтәгәндә, бер егетне иңбашына күтәргән килеш яу кырыннан алып 4километр читкә алып чыга. Икенче көнне иңбашы белән аягына дрон кыйпылчыгы эләгеп үзе дә яралана.
6нчы февральдә, (үзенең туган көнендә) туганнарына шалтыратып: «Мин исән, тик җиңелчә яраландым», ─ дип хәбәр итә. Хәрби бурычын үтәргә кергән саен әти-әнисе, хатыны, сеңлесе белән бәхилләшә торган була Нәфис. Шунысы кызганыч, соңгы вакытта хәбәрләшә алганнары юк. Әмма уллары кемнең дә булса төшенә керсә, аны яхшыга гына юрарга гадәтләнгән алар. Ни генә булмасын, адәм баласын өмет яшәтә шул.
Люция Хәбибуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар