Разведчик булып хезмәт иткән егет турында: “Соңгы тапкыр күзгә-күз күрештек”
Авылда төпләнергә, ихата тулы мал-туар асрарга, трактор, машина алып үз эшен алып барырга хыяллана Теләче районы Урта Мишә авылы егете Рәхимҗан Шингарев.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Авылда төпләнергә, ихата тулы мал-туар асрарга, трактор, машина алып үз эшен алып барырга хыяллана Теләче районы Урта Мишә авылы егете Рәхимҗан Шингарев.
– Иң матур табигать безнең авылыбызда. Кыш буе урамнан кайтып керү юк иде, чана тартып, кар тавы ясап гел тауда уйнау. Җәен елгада су керәбез. Авылыбыз кечкенә булса да, без үскәндә анда бала-чага күп булды. Без өч бала үстек, мин – олысы, хәзер күрше авылда кияүдә.Уртанчыбыз Рәхимҗан 1998 елның 14 февралендә туган, кечебезгә 15 яшь. – дип искә апасы Гөлия.
... Рәхимҗан дүрт ел буе авылдагы башлангыч мәктәпкә йөреп укый. Аннан соң күрше Олы Мишәгә йөреп укый башлый. Техникага һәвәслеге белән аерылып торган малай гел тракторчы, комбайнчы агайлар янында бөтерелә. Урта белем алгач, җиде юл чатында да аптырап басып тормый – 2014 елда Ленино-Кокушкино авылындагы һөнәри көллияткә юл тота. 2017 елда Тракторист – машинист” белгечлеге алып чыга.
Алга таба – армия еллары. Бер ай Иркутск шәһәрендә снайперга укыгач, Красноярск шәһәренә алып китәләр. Ил алдындагы бурычын үтәп 2018 елның 2 нче июнендә туган авылына әйләнеп кайта. Армиядән кайткач башта төрле эштә, аннан Саба районы Түбән Шытсу авылында тракторист, комбайнер булып эшли. Шулай ук Казан шәһәрендә ООО "КСК-ПЛАСТ" заводында да эшләп ала.
– 2022 елның 22 сентябрендә ике туган абыебызга повестка килгәнен ишеттем, – дип сөйләвен дәвам итә Гөлия Якупова. – Иртән аны озатырга дип киттек военкоматка. Сабан туендаагы кебек кеше җыелган. Беркем берни аңламый әле. Саубуллаштык. Карыйбыз авыл җирлеге башлыклары хәрби комиссариат бинасыннан кочак-кочак повестка алып чыгалар. Моңа гаҗәпләнсәк тә, артык игътибар бирмәскә тырыштык. Бермәлне урамда бакча тирәсендә йөрим. Төшке вакыт булгандыр, энем шалтырата: «Апа, повестка килде», ди. Баштан ышанмадым. Өйгә кердем, ирем дә кайтты. Ул авылда газовик булып эшли иде. Энемне юлга хәстәрли башладык, Шулай итеп 26сы Казанга озаттык аны. Ә 29ысы чират иремә җитте. Бер ай Теләче – Казан арасын узып үтте. 26 октябрьдә энем Украинага китте. 2 ноябрь көнне махсус хәрби операция барган җирлеккә керәләр.
“Шина” позывноен алган егет снайпер вазифасын башкарган. Ут эченә барып керергә мәҗбүр булган егетләр күңелендә нинди уйлар бөтерелгәнен үзләре генә белгәндер.
– Аның иң хәтәр эш башкаруын беләм бит, гел догада булдык. Ул үзе миңа борчылмасын диптер инде, берни дә сөйләми иде. Кайчак кына иптәшләре белән сөйләшеп утырганда колагыма чалынгалый. Күпме хәлиткеч мизгел булган, шундыйлардан да исән калган ул. «Хәлләрең ничек?» дип кайчан гына сорасаң да, «Әлһәмдүлилләһ» дия иде. Иптәшләре белән сөйләшеп утырганда да, өйләнгәч, боерса, сезне туема чакырырмын, дигән. Аралашкан кызы да булган.
Өч ел алгы сызыкта булу дәверендә Рәхимҗан бары ике тапкыр гына ялда була.
– Ялга кайткан саен бозаулар ала иде. Беренче кайтканында ике бозау алса, соңгысында 3не алып калдырды. Хәзер шуларны энебезнең бүләге дип әти-әни үстерә. Ул дини булды, нинди генә авырлыклар булмасын Аллаһы Тәгаләгә сыенды. Ә Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Без сезне, һичшиксез, курку, ачлык, фәкыйрьлек, үлем һәм уңышсызлык белән сынарбыз», – ди. 2024 елның 19 ноябрьдә Харьков якларында хезмәт итте. Алгы сызыкка кертеп җибәрделәр. Анда элемтәсез югалды. Моңарчы гел исәнлеген белдереп, тынычландырып тора иде. Биредә ләм-мим, телефоны дәшми.
Бигрәк тә снайперларның гомере минут саен кыл өстендә. Ә моны белеп-тоеп тору бик кыен, ашаулардан калдыра, төн йокыларын качыра.
– Быелның 8 мартында гына хәбәргә чыкты ул, –ди Гөлия. – Дүрт айга якын билгесезлектә яшәдек. Шул дәвер эчендә бетләп беткән. Үзе дә бетләр күземә керә иде дип сөйли иде. Шуннан да исән чыкты бит ул балакаем. 16 мартта ике атнага ялга кайтты. Күргәннәрем китап язарлык дип әйтә иде. Кайтыр алдыннан гына миңа маркетплейслар аша менә шуңа сылтама җибәрә дә, апай, шуңа заказ бирә алмассыңмы икән дип мөрәҗәгать итә, анда кием-салым тиз туза, ә бәяләрне әйтеп торасы да түгел.
Рәхимҗанның үләренә бер атна алдан яши торган блиндажлары янына дрон-разведчик очып килгән. Снаряд шартлавы аркасында бар нәрсә янып беткән. Шунда да үзләре исән калган.
– Шул янгын аркасында бронежилеты яраксызга чыккан. Бер иптәше аша яңа бронежилет алган булган, ләкин кертеп җиткерә алмаганнар. Чөнки көне-төне «кошлар» (дроннар) очып йөргән. Иртә белән алгы сызыктагы позициясен калдырып бронежилетын алырга дип чыкканда Рәхимҗанның янында снаряд шартлаган. Энемә аның ярчыклары эләккән. Иптәшенең хатыны миңа үлеме турында хәбәр итте. 26 апрельдә иртән һәлак булган безнең батырыбыз. Шөкер, тиз арада аның гәүдәсен тапканнар, иптәшләре төнлә алып чыкканнар да 27есе медикларга тапшырганнар. 9 май Ростовка килеп җитте дип хәбәр иттеләр миңа. 13 май көнне энем авылга кайтып җитте, 14 е җирләдек.
«Аллага шөкер», «Ходай гына саклап калды» дип гел-гел әйтә килгән Рәхимҗан үзе кебек үк алгы сызыктагы җизнәсенә. Бер гаиләдән чыгып киткән ике лачын ерак җирләрдә дә бер-берсенә терәк һәм таяныч булган.
– Баштарак икебез бер үк юнәлештә булсак та, – ди Илфат Якупов, – 2023 ел ахырында аны Харьковка күчерделәр. Безне Донецкка. Штурмнар башланса да снайперлар бер тәүлек алдан ук үз урыннарына барып ятарга тиеш. Гадәттә, иң алда алар, нинди генә хәл булмасын төп һөҗүм аларга килеп ирешә. Яшь булуга карамастан күпне күргән каен энем. «Лисья нора» дип аталган бернинди уңайлыкларсыз, агач кисәкләре астында чокырда позициядә торган ул. Әле анысын да дроннар очмаган вакытта казырга кирәк. Бөтен кеше дә снайпер була алмый. Моның өчен меңләгән тапкыр уяу, сизгер, сабыр булу, үткен күз кирәк. Ашау – 3-4 көнгә бер. Булса тушенка, кышын кар җыеп эреткәннәр. Яңгыр яуганда, су җыйганнар. Күлдән су ташыганнар. Шуларны искә алам да балаларыбызга, оныкларыбызга без күргәнне күрергә язмасын дим. Ниндидер бер ноктада хәрби припаслар китереп аударалар. Шул якка чаба-чаба чыгып аласы. Җиргә дә, һавага да, ян-якка да карыйсы бит әле. 2023 елның май ае булды микән, мин ялга кайттым, аңа китәргә ике көн калган иде. «Казань Арена»дан каршы алды ул мине. Соңгы тапкыр күзгә-күз күрештек. Болай телефоннан гел аралашып тордык. Җирләргә кайта алмадым...
Рәхимҗан белән Рәмис барлык авырлыкларны да шатлыкларны да бергә кичергән дус-иптәш булганнар.
– Сыйныфташлар без аның белән – дип сөйләде Рәмис Вәлиев. –. Бишенче сыйныфтан ук бергә. Ул - Урта Мишәдән, мин Түбән Саурыштан. Олы Мишәдә укыдык. Бер парта артында ничә класс бергә утырдык. Тугыздан соң ул Ленино-Кокушкинога китте, мин – Сабага. Әмма юлларыбыз аерылмады, мин Казанга тимер-бетон җитештерү заводына эшкә урнашкач, аны да бирегә чакырдым. Бергә тулай торакта яшәдек, бергә эшләдек. Гүя тормыш юлларыбыз үрелеп барды. Абый-эне кебек яшәдек. Мобилизация игълан ителгәнче үк, ул контракт нигезендә китимме икән дип уйлады, шул арада повестка да килеп төште. Үлеме турында укытучыбыз хәбәр итте, аннан соң апасы шалтыратты. Мин әле ышанмыйча, Рәхимҗанга шалтыратып алдым. Бергә укыган егетләр җыелып кабер ташы куярга уйлыйбыз.
«Җиңү белән кайтырбыз» дигән Рәхимҗан. Килер бер көн бу афәтне каһарманнарча җиңеп чыгып кайтыр безнең егетләребез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
-
#Язмалар
Йорт иясе дигәнгә сез дә ышанасызмы ул!?
-
#Шоу-бизнес
Асылъяр: “Сәгатьләр буе кармак тотып, балык күзләп утырган кешеләргә шаккатам...”
-
#Кыскача яңалыклар
“Алтын мөнбәр” XXI Казан кинофестивален ачу фильмы булып МХО турындагы картина сайланды
Комментарийлар