Гомеремнең яртысын үземнең туган җирем Төркмәнстанга, яртысын әби-бабаемның кендек каны тамган Татарстанга багышладым, дип шаяртырга ярата Рәис ага Яруллин.
Көрәшеп яшәргә кирәген аңладым
Сугыштан соң, бәхет эзләп Апас районының Борнаш авылы егете Ибраһим Төрекмәнстан якларына чыгып китә. Шунда Буа районы Кырык Садак авылы кызы Асия белән таныша. Чит җирләрдә очрашкан ике яшь йөрәк гаилә кора. Ибраһим йөртүче машинист, Асия мәктәптә техничка булып эшләп, ике малай үстерәләр. Уллары уку алдынгылары булу өстенә, әтиләре кебек, спортта да үзләрен сынатмый. Дүртенче класста укыганда Рәис иптәшләренә ияреп грек-рим көрәше түгәрәгенә йөри башлый, ә үзенең күңеле футболда. Футбол уйнап туйгач, вакыт уздыру өчен генә көрәш түгәрәгенә кереп чыкса да, спортның бу төрендә уңышларга ирешә башлавын үзе дә сизми кала. СССРның спорт остасы булып таныла.
–1939 елда әти Апас Сабан туенда көрәш батыры була, – дип искә ала Рәис абый. – Геннар үзенекен иткәндер, 11 яшемнән көрәш белән ныклап шөгыльләнеп, Советлар Союзының төрле шәһәрләренә ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый башладым. Бу тормышта нәкъ менә көрәштәге кебек тырышлык кирәген кечкенәдән аңлап чыныктым. Көрәш миңа бик зур тормыш сабаклары бирде.
Үзе туып үскән Небит-Даг шәһәрендә нефтьчеләр әзерли торган техникумны тәмамлаган егет, бораулаучы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть, химия һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган егетнең хезмәт баскычлары акрынлап өскә күтәрелә башлый.
1978 елда, Ибраһим ага белән Асия апа, Рәис Апас районы Борнаш авылына кунакка кайта. Шул кайтуда Рәис Зәйнәп белән таныша. Ике арада ярты ел хатлар йөргәннән соң, 1979 елның 25 гыйнварында егет кабаттан авылга кайтып, Зәйнәпнең әти-әнисеннән сөйгәненең кулын сорый. Авылда никах мәҗлесе, Төркмәнстанда туй уздыралар. Бер-бер артлы балалар туа. Гаилә башлыгы көн-төн җаваплы эштә. 11 ел Небит-Даг шәһәрендә (хәзер бу кала Балканабад дип атала) яшәгәннән соң, тормыш иптәше Зәйнәп белән уртак фикергә киләләр дә, яхшы эшен, якын дусларын, элемтәләрен калдырып, билгесезлек офыгына - Татарстанга күченергә карар кылалар.
Яңадан башланган тормыш
Апас район үзәгеннән кишәрлек алып, япан кырда, казыксыз җиргә казык кагып, йорт төзи башлыйлар. “Кайтырга уйлагач, туганнарга йорт салу эшен оештырырга куштык, бик нык ярдәм иттеләр, барчасына да зур рәхмәт, – дип искә ала ул чакларны Рәис абый. – Сентябрьдә кайтып төштек, 7 ноябрьдә кукуруз кыры уртасындагы үз йортыбызга күчендек”. Бу вакытта кечкенә уллары Вәгыйзьгә биш кенә ай була.
– Татарстанга кайтып урнашуыбызны мин дә яхшы хәтерлим, – ди уллары Ленар. – Өйгә су керттеләр, ә суның басымы юк, безгә кадәр килеп җитми. Без шәһәр фатирында уңай шартларга ияләшеп үсүче малайлар. Сусыз интегүебез шулкадәр күңелемә кереп калган. Безнең әти максатчан кеше, нинди эшкә тотынса, шул эшне башкарып чыгу сәләтенә ия. Татарстанга кайтканнан соң да үзенә юл ярды, эше, хезмәте, тырышлыгы белән дан яулады. Кайда гына җитәкче булып эшләмәсен, ул хезмәткәрләренә шартлар тудырырга, аларга ярдәм итәргә, күңелләрен күрергә тырышты. Хәтеремдә, 8 март бәйрәменә җыештыручыга хөрмәт йөзеннән махсус чәчәк букеты әзерләтте. Ә ул чакта букет бүләк итү бик сирәк күренеш иде.
“Төркмәннефть” инженер-технологик хезмәт үзәгендә урынбасар булып эшләгән Рәис Ибраһим улы Апас районына кайткач та төрле җитәкче постларда эшли. Иң авыр елларда дүрт ел Буа шикәр заводын җитәкли. Татарстаннан читтә Сергач шикәр заводы һәм шул ук вакытта агрофирма директоры була...
Туганлык кадере
Әти-әнисе, энесе Төркмәнстанда, Рәис гаиләсе белән Татарстанда. Ике арада хатлар йөрсә дә, аларны да бу якларга кайтарту уе күңеленнән китми. Гомер буе читтә яшәгән әти-әнисе аның тәкъдименә шатланып ризалаша. 1995 елда шушы планын тормышка ашырырга йөргәндә аны райондагы ПМК 72гә җитәкче итеп куялар. Район башлыгы янына керә дә, читтә яшәүче әти-әниемне алып кайтырга уйлыйм, йөк машинасы белән алырга китсәм каршы төшмәссезме, ди. Район җитәкчесенең ризалыгын алып, изге сәфәргә кузгала. Әти-әнисен үз йортына алып кайта. Бер түбә астында җиде кеше яши башлыйлар.
Әти-әнисе бирегә кайткач, энесенә дә бу якларга күченергә киңәш итә. 1996 елда алар Апаска кунакка кайтып, тормыш шартлары белән танышалар. Бу вакытта Яруллиннар яши торган җир кыр уртасы кебек, асфальт юлы булмаган урам була. Ә Төркмәнстанда исә бөтенләй башка шартлар. Биредә дә бөтен уңайлыклар булачак, кайтыгыз, бергәләп яшәрбез, дип күндерергә тырышса да, энесенең гаиләсе кайтмый. Еллар узгач, Апас урамнары танымаслык булып үзгәргәч, алар ялгышуларын аңлый. “Энем гаиләсе белән шунда яшәп калды, пенсиягә чыктылар. Уллары гаилә корды, ике оныклары бар. Икебезнең дә тормыш җитеш. Тик бердәнбер туганың янәшәңдә булмагач, балачактан бер җан, кан булып үскәч, энем белән телефон аша сөйләшеп торсак та, бер-беребез белән күрешү җитми, иң кыены шул”, – ди Рәис абый.
Аның каравы әти-әнисен яннарына алып кайта алуына сөенә. Картаймыш көннәрен туган туфракта, улының гаиләсендә, оныклары янәшәсендә уздыра алуларына шөкер итә.
- Әти-әни көн-төн эштә булды. Без әби-бабай тәрбиясендә үстек. Бабай безне әтиегез кебек максатыгызга ирешә белүче ир-ат була белегез, дип үстерде, - ди Ленар. – Мин эшли башлагач әти әйтте, эштән курыкма, тәртип белән алып барырга өйрән, нәтиҗәсен үзең дә сизәрсең, диде. Нәкъ ул әйткәнчә булды. Без әти-әни, әби-бабай тәрбиясен алып үсүебез белән дә бәхетле.
Өздереп гармуннарда уйнаучы Ибраһим абый 2006 елда вафат була. 2022 елның 9 маенда 99 яшендә дә шигырьләр сөйләп оныкларын шаккатыручы Асия апа мәңгелеккә китә. “Мин Зәйнәпкә чиксез рәхмәтле. Әнием гомеренең соңгы елында урын өстендә ятты. Шул вакытта мин үзем дә олы яшьтә инде, димәде, әниемне яхшылап карап соңгы юлга озатты. Әни вафат булгач, язган хатын таптык. “Зәйнәпкә дә, улым сиңа да мең рәхмәт, бар балама бәхиллегемне биреп мәңгелеккә китәм, барыгызны да үбеп калам. Кабер ташыма “Гаязетдин кызы Асия”, дип язарсыз”, – дигән. Бу хатны иң кадерле истәлек итеп саклыйбыз, - ди Рәис абый.
Дуслар дөнья буйлап таралган
Дусларым элеккеге Советлар Союзы буйлап таралган, дип әйтергә ярата Рәис абый. Буа театрында директор урынбасары булып эшләгәндә бик күп сәнгать әһелләре белән таныша.
– Күптән түгел дустым Рәиснең өендә булырга туры килде, – ди Грузиянең данлыклы актеры, Телави шәһәрендәге театрның сәнгать җитәкчесе Вано Янтбелидзе. – Соклангыч өч баһадир егет үстергәннәр. Кеше тормыш юлын ничек узган бу аның гаиләсендә чагыла. Рәиснең гаиләсе менә дигән. Бу - иң зур бәхет. Кешелеклелек сыйфаты көчле булган кешеләрне хөрмәт итәм. Миңа да кунаклар күп килә. Алар белән бергә Грузиянең истәлекле урыннарында булам. Рәис тә нәкъ шундый. Дусларын кунак итәргә, уңышларына сөенеп күзәтеп барырга, ихластан аралашырга ярата.
Рәис абый 1966 елдан бирле “Спартак” футбол командасының җанатары. Футболчылар Галимҗан Хөсәенов, Виктор Колотовның (чыгышы белән Яшел Үзән егете) уңышларына сөенә. Татарстанда яши башлагач, “Рубин” командасы өчен җан ата башлаган. “Бу команда белән якташым, дустым Корбан Бердыев җитәкчелек итте, минем өчен ул иң яхшы тренер. Олимпия чемпионы Шамил Хисаметдинов, берничә тапкыр дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры, Монриальдә узган Олимпия уеннары призеры Борис Крамаренко, дзюдочы Самара егете, Европа чемпионы Хабил Бикташев минем белән бер чорда спорт ярышларында катнашкан кешеләр, мин аларның уңышына гомерем буе сөенәм”, - ди ул.
Күңеленә рухи ял кирәк булганда Мөслим Магомаев, Алексей Чумаков башкаруындагы җырларны тыңлый. Татар җырчылары арасында иң яратканы - Раяз Фасыйхов. Танылган шагыйрьләр Рәсүл Гамзатов, Эдуард Асадов, татарлардан Фәнис Яруллин иҗаты аның күңеленә дәва бирә.
Сүз уңаеннан, 46 ел гомер иткән хатыны Зәйнәп ханым да каләм тибрәтә. Вакытлы матбугатта язмалары басылып тора. Нәселе турында китап та язган. Киләчәктә “ШК” укучыларын да язмалары белән сөендерергә ышандырды.
Язмыш сынавы
2014 елның декабре. Яруллиннар Апастан Казан шәһәренә юл ала. Югары Ослан районында каршыларына “Нива” машинасы килеп чыга. Шул вакытта, шөкер, машинага нык зыян килә, ә Рәис абый белән Зәйнәп ханым исән калуларына сөенә. “Бу хәлләрдән соң, әти белән очраштык. Күңелсезлекләр турында искә алмыйк, башка темага гына сөйләшик, диде. Тик сиздерергә тырышмаса да, аның күзләре сагышлы иде. Нәкъ бер елдан соң, әтинең хәле начарланды. Башында шеш таптылар. Бу безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Йөгереп, җиң сызганып эшләп йөргән җиреннән бит. Ул көннәрне искә алырга да куркыныч. Әти йөри алмас хәлгә килде. Аның белән узган МКДЦ коридорлары әле дә күз алдымда. Бу шеш элек тә булган, акрынлап үскән, диде табиблар. Әллә авариянең шаукымы булып, шеше кисәк зурайган... Шул вакытта безгә бик күпләр ярдәм кулы сузды. Чит ил табибларына кадәр чыктык. Бу хәлдә аны самолетка утыртырга ярамый, тиз арада операция ясарга, диделәр. РКБ табиблары биш сәгатькә якын әтинең гомере өчен көрәште. Аллага шөкер, анализы яхшы килде, әтиебез акрынлап аякка басты, тулы канлы тормыш белән кабат яши башлады. Үз гомерендә берничә тапкыр катлаулы операция кичереп, авыруларын җиңә алды. Әниебез белән бергәләп, безнең уңышларга сөенеп, картлык көннәрен парлап уздырырга язган булса иде”, - ди Ленар Рәис улы.
Бүген аларның иң зур шатлыгы - җиде оныклары үсеп килә. Шушы көннәрдә тагын бер нәсел дәвамчысының дөньяга килүен көтәләр.
Комментарийлар