Россиянең милли валютасы - рубль - доллар һәм еврога карата чиктән тыш көчсезләнде. Бу хәл кемнәрнедер сөендерә, кемнәрнедер куркуга калдыра. Бу хәлнең ахыры нәрсә белән тәмамланыр, чыгу юллары бармы, алга таба нәрсәгә өметләнергә? Шушы сораулар белән без Татар инновацион икътисад идарәсе академиясе җәмгыяте генераль директоры, икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Илдар Аблаевка мөрәҗәгать иттек.
- Илдар Мансурович, илдә бүген нинди икътисади вазгыять хөкем сөрә? Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина, рубльне «ирекле йөзүгә» җибәрдек, дигән сүзләр әйтте. Бу нәрсә дигән сүз?
- Россиядәге икътисади ситуация бик катлаулы. Безнең илебез әле Украина вакыйгаларына кадәр үк стагфляция халәтендә иде. Бу - җитештерү күләме түбәнәя, икътисади үсеш исә аска тәгәри, нуль дәрәҗәсенә төшә дигән сүз. Әле моңа инфляция дә өстәлде. Мәсәлән, азык-төлек, электр энергиясенә бәя артты, шулай ук башка нәрсәләргә дә бәя күтәрелде. Җитештерү күләме түбәнәеп, инфляция үсү - бик куркыныч нәрсә. Менә без бүгенге көндә шундый ситуациягә эләктек. Бу ситуация дөньяда нефтьнең кирәгеннән артык күп булуы белән тагын да катлауланды. Ягъни дөнья базарында ниндидер товарны тәкъдим итүчеләр күбәеп китә икән, бәяләр аска тәгәри башлый. Бу мисалны безнең җирлеккә күчерсәк, мондыйрак күренеш килеп чыга. Әйтик, бәрәңге сатарга базарга берничә генә кеше чыгып басмый, ә унбишләп кеше берьюлы күп күләмдә бәрәңге алып чыгып сата башлый икән, бәянең төшми хәле юк. Бу - базар законнары. Инде 23 ел капитализм төзибез һәм базар икътисады шартларында эшлибез. Теләсә нинди базарда теләсә нинди продукцияне күп итеп китереп өяләр икән, бәяләр үзеннән-үзе төшә. Бу Путинга да, Миңнехановка да бәйле түгел. Бу - объектив сәбәпләр һәм базар законнарын әле беркемнең дә юкка чыгарганы юк. Менә хәзер дөнья базарына сатуга чыгарылган нефть кирәгеннән артып китте. Ни өчен?
Беренчедән, элек америкалылар импортчы ролендә иде, ягъни нефтьне сатып алалар иде. Хәзер алар яңа технологияләр ярдәмендә сланц нефте табу белән шөгыльләнә башладылар. Аның белән элек беркем дә шөгыльләнмәде. Нәтиҗәдә, америкалылар импортчыдан экспортчыга әверелде. Алар үзләре нефть сата башлады, элек исә бик күп күләмдә нефть сатып алалар иде. Икенчедән, Ливия янәдән нефть базарына әйләнеп кайтты һәм нефть сату белән шөгыльләнә башлады. Ирак та нефть базарына кире кайтты. Иран да нефть сатуга кереште. Ул элек беркайчан да нефть сату белән шөгыльләнмәде, чөнки аларга санкция чикләүләре куелган иде. Европа, Россиягә үч итәр өчен, Иранга нефть белән сату итәргә рөхсәт бирде. Шул рәвешле, дөнья базарына иксез-чиксез күләмдә нефть агылды һәм, әлбәттә, шуның нәтиҗәсе буларак, бәяләр төште. Нефть бәясе төшү белән, рубль дә төшә башлады. Россия бюджеты нефть һәм газ сатуга бәйле. Укытучылар, табиблар, полиция хезмәткәрләренең, чиновникларның һәм, гомумән, барлык бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы, бюджет хезмәткәрләренә түли торган акчаның 65 проценты нефть һәм газ саткан акчадан гыйбарәт. Шуңа күрә нефть бәясе төшү белән, безнең бюджет 30 процентка кими. Үзәк банк, рубльдән керемне күбрәк алу максатында, рубльне бәйдән ычкындырабыз, дигән карар кабул итә. Нефтьне долларга саткан вакытта нефть бәясе төшә, ләкин рубль кереме үсә. Безнең өчен рубль арзаная, ә доллар кыйммәтләнә. Шуңа күрә Үзәк банк, саткан нефть һәм газның һәрбер тоннасыннан күбрәк безнең акча (рубль) керсен өчен, долларны күтәрә. Элек бер доллар 34 сум булса, хәзер 46-47 сум. Ягъни без нефть һәм газның һәрбер тоннасыннан күбрәк акча алабыз, һәм шуның нәтиҗәсендә безнең бюджет үзгәрми, шул килеш кала дигән сүз. Бу ситуациянең плюс яклары шул - без бюджетны югалтмадык, бюджетның тулылану дәрәҗәсе шул ук калды. Бәлки әле күбрәктер дә, чөнки нефть компанияләре - Татнефть, Сургутнефтегаз, Лукойл, киресенчә, зур күләмдә рубль кереме ала башлады. Рубльне төшерү Россия бюджетын саклап калу максатында махсус китереп чыгарылган чара.
- Ничек уйлыйсыз, Россиядә бу вазгыять озак дәвам итәчәкме?
- Бик озак. Әйткәнемчә, Россиядә ситуация катлаулы.
Комментарийлар