16+

Казан декабрьдә ял итү өчен Россия шәһәрләре бишлегенә кергән

Казан декабрьдә ял итү өчен популяр туристик юнәлешләр арасында бишенче урынны алган.

Казан декабрьдә ял итү өчен популяр туристик юнәлешләр арасында бишенче урынны алган.

Бу хакта ТВИЛ.Ру сайты хәбәр итә. Сервис мәгълүматлары буенча, тулаем Россия буенча ял итү өчен торакны броньга кую нык популярлашкан һәм кышның беренче аенда 12 процентка арткан.

Ноябрь аенда иң популяр юнәлеш Санкт-Петербург шәһәре булган, анда туристлар уртача дүрт төнгә туктала икән. Шулай ук ТОП-3кә Мәскәү һәм Сочи кергән, анда россиялеләр өчәр төн ял итәргә планлаштыра. Бу шәһәрләргә декабрьдә барлык броньлауларның 14, 13 һәм 11 проценты туры килгән.

Популярлык буенча дүртенче урында Ялта, биредә, гадәттә, туристлар алты көнгә туктала. Ә бишенче урында Казан. Татарстан башкаласына кунаклар дүрт көнгә килә икән. Казанда яшәү, сервис мәгълүматлары буенча, бер төнгә уртача 4937 сумга төшәчәк.

Топ - 10га шулай ук Геленджик, Кисловодск, Краснодар, Пятигорск һәм Калининград кергән. Краснодарда броньлау бәясе барыннан да арзанрак — бер төнгә 3453 сум, ә Мәскәүдә иң кыйммәтлесе-5669 сум.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading