16+

Банкрот банк кертемчеләренә акчаларын кайтару дәвам итә

Банкротлыкка чыккан “Татфондбанк” һәм “Интехбанк” банкларыннан зыян күргән кертемчеләренә 2020 елның 1 сентябреннән тагын 300әр мең сум күләмендә акчасын кайтарып түләү башлана.

Банкрот банк кертемчеләренә акчаларын кайтару дәвам итә

Банкротлыкка чыккан “Татфондбанк” һәм “Интехбанк” банкларыннан зыян күргән кертемчеләренә 2020 елның 1 сентябреннән тагын 300әр мең сум күләмендә акчасын кайтарып түләү башлана.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белән республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу хакта журналистларга хәбәр итте.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә 2017 елда Республика ярдәм фонды оештырылды. Зыян күргән кертемчеләргә 7453 гариза буенча инде 2 миллиард сум күләмендә акчасы кире кайтарып түләнде. Кертемчеләрнең 55 проценты – бу 3617 зат кайчандыр югалткан акчасын тулысынча алды. Ярдәм инде алты этапта оештырылды. Җиденче этапта 300әр мең сум бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге банкларның кертемчеләре булган Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына акчасын тулысынча кайтарып бирергә кушты, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

“Татфондбанк” һәм “Интехбанк” акционерлык җәмгыятьләре 2016 елда банкротлыкка чыккач 19 670 кертемче “янган”. Болар: 14 мең физик һәм 5 мең юридик зат. Җитмәсә, шушы ике банк кертемчеләренең бер өлеше законсыз рәвештә “ТФБ Финанс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә күчерелгән булган, иминият каралмаган. 2018 елның 16 ноябренә әлеге 378 кертемчене (гомум кертемнәре 485 738 501,96 сум) суд банк кертемчесе дип расламаган. Банкротлыкка чыккан банк кертемчеләренең яртысыннан күбрәге генә акчасын кире кайтаруда ярдәм сорап гариза язган. Гариза язарга өлгермәгәннәр дә игътибарсыз калдырылмаячак.

Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләгәнчә, республиканың кредит һәм финанс оешмалары эшчәнлегеннән зыян күргәннәргә ярдәм өчен Казанның Киров районыннан 700 мең гектар җир билгеләнгән. Әлеге җир кишәрлекләрен сатудан кергән акчадан банкрот банклар кертемчеләренә өлеш чыгарыла. Ярдәмнең җиденче этабыннан соң кертемчеләрнең инде 68 проценты акчасын тулысынча кайтарып алуга ирешәчәк.
– Коронавирус пандемиясе кече бизнеска тискәре йогынты ясады. Шунлыктан, кече һәм урта предприятиеләргә өстәмә ярдәм чаралары кабул ителде. Мәсәлән, салым түләүләре алты айга кичектерелде. Кече предприятиеләргә август аеннан микрозаймнар бирү башланды, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
 Ташламалы кредитлар мәсәләсендә республиканың Икътисад министрлыгы, “Гарантия фонды”, “Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм фонды” сайтларыннан танышырга була.
Язмада автор фотосы һәм https://pixabay.com/ru/ дан кулланылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading