16+

Хәрби диңгезчеләргә – Яшел Үзән «күчтәнәче»

Россия ашыгыч рәвештә үзенең кораллы көчләрен ныгыта. Ул инде моңа, җиң сызганып, 2012 елда тотынган иде. Илне яңача коралландыру иң беренче чиратта Һава космик оборона гаскәрләре, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре, Хәрби һава көчләре һәм, әлбәттә, Хәрби диңгез флотына кагыла.

Хәрби диңгезчеләргә – Яшел Үзән «күчтәнәче»

Россия ашыгыч рәвештә үзенең кораллы көчләрен ныгыта. Ул инде моңа, җиң сызганып, 2012 елда тотынган иде. Илне яңача коралландыру иң беренче чиратта Һава космик оборона гаскәрләре, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре, Хәрби һава көчләре һәм, әлбәттә, Хәрби диңгез флотына кагыла.

Мәсәлән, Хәрби диңгез флотын яңарту өчен генә дә 2020 елга кадәр 4,7 триллион сум акча тотылачак. Элегрәк хәрби флотны үстерүгә акчаны бүтәннәрдән калган өлешен генә биргән булсалар, хәзер илдә суднолар төзү буенча махсус зур программа гамәлгә кертелде. Әлеге программа нигезендә, 2020 елга кадәр Хәрби диңгез флоты 8 стратегик атом су асты крейсеры, 20 күпмаксатлы су асты көймәсе, 50 зур хәрби корабль белән тулыландырылачак. Кыскасы, Оборона министрлыгы Хәрби диңгез флотына «бәлешнең» зурысын бирергә булган. Шунысы куанычлы, әлеге «бәлештән» безнең Яшел Үзәндәге суднолар төзү заводына да саллы гына өлеш чыга.
Татарстан судно төзүчеләре әлеге акчаны үзләштерә башлаганнар да инде. Алар хәзер Каспий хәрби флотилиясе өчен Буян-М тибындагы катерлар ясау белән мәшгуль. Узган ел азагында завод стапеленнән «Грачен»ко (безнеңчә «кара карга баласы» була инде) дип исемләнгән җиңел катерны суга төшерделәр. Ул су асты диверсантларына каршы көрәшү өчен кулланылачак.
Гомумән алганда, быелның беренче кварталында Каспий диңгез флотилиясе 10 хәрби кораб белән тулыландырыла. Алар арасында шулай ук Яшел Үзәндә төзелгән «Град Свияжск» һәм «Углич» кече ракета катерлары да бар. Әлеге судноларга инде дәүләт сынаулары үткәрелде. Алар хәзер сугышчан бурыч үтәргә тулысынча әзер.
Заводта «Великий Устюг» дигән тагын бер кече ракета катерын җыю эшләре төгәлләнеп килә. Инде аның экипажы да билгеләнгән. Диңгезчеләрнең барысы да - контракт нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр. Хәзер алар шул ук типтагы «Углич» һәм «Град Свияжск» катерларында судно белән идарә итәргә өйрәнәләр. Шулай ук катерны кыска вакыт эчендә сугышчан әзерлеккә китерү, гадәттән тыш шартлар килеп туганда аны саклап калу, су асты диверстантларына каршы көрәшү курсларын да үтәләр.
Яшел Үзәндә төзелгән әлеге катерларга Каспий флотилиясе корабльләрен чит ил портларына кергәндә һәм ачык диңгездә озатып бару, аларның тулы иминлеген тәэмин итү бурычы йөкләнә.
Сугышчан катерлардан тыш, заводта шулай ук Каспий флотилиясе өчен 7 ярдәмче судно да төзелә. Алар башлыча, янгын сүндерү, водолазлар хезмәтен оештыру, елга һәм диңгез акваториясендә эзләү һәм коткару операцияләрен үткәрү һәм башка шуның ише эшләр башкару өчен кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading